поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.09.2009 Мәдәният

РАМИЛ ТӨХФӘТУЛЛИННЫҢ "БӨРКЕТЛӘР" ФИЛЬМЫ 3 ОКТЯБРЬДӘ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК

30 сентябрьдә Казанда V «Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Тантаналы ачылыш кич белән башкаланың “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. “Пирамида”ның ишек алдына түшәләчәк келәмнән гадәттәгечә Россия һәм дөнья күләмендә танылган кино йолдызлары атлап үтәчәк. Фестивальнең бәйге һәм бәйгедән тыш программасына кергән нәфис һәм документаль фильмнар исә 1 октябрьдә Казанның Бауман урамындагы “Родина” кинотеатрында күрсәтелә башлаячак. Билгеле булганча, бишенче "Алтын мөнбәр"нең бәйге программасына 36, ә бәйгедән тыш программасына 26 кино әсәр сайлап алынды.

Шулай да “Алтын мөнбәр” фильмнарын 30 сентябрьдә үк күреп булачак. Бу көнне фестиваль кысаларында тәүге тапкыр үткәрелгән “Әл-Бидая” һәвәскәр кино фестиваленә йомгак ясалачак. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында сәгать көндезге 12дән 4кә кадәр әлеге фестивальгә килгән иң яхшы 10 фильмны тәкъдим итәчәкләр һәм җиңүчеләрне бүләклиячәкләр. Монда ук быелгы “Кинотавр” Россия кинофестивалендә иң яхшы оператор исеменә лаек булган Дмитрий Яшонков операторлык осталыгы дәресләрен дә бирәчәк. Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Татаркино” дәүләт учреждениясе, Татарстан Кинематографистлар берлеге, “Казан киностудиясе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган I “Әл-Бидая” фестиваленә Казан, Чаллы Түбән Кама, Әлмәт, шулай ук Санкт-Петербург, Кемерова шәһәрләреннән барлыгы 70кә якын фильм кабул ителгән булган.

 

Алда әйткәнчә, 1 октябрьдә иртәнге сәгать 10да “Родина” кинотеатрында берьюлы өч залда фестивальнең бәйге программасындагы нәфис һәм документль фильмнар күрсәтү башланачак. Бу көнне биредә Иран , Иордания, Үзбәкстан, Россия кинорежиссерларының нәфис, Греция-Норвегия, Венгрия, Франция, Швейцария, Россия режиссерларының документаль фильмнары тәкъдим ителәчәк. Бәйгедән тыш “Халыкара программа” дип аталган кинопрограмма кичке сәгать 7ләргә билгеләнгән. Бу кичтә Бахрейн Корольлегеннән Аммаль Әл-Кухеджның “Кичә”, Индонезиядән Ханунг Брамантюның “Хиҗаб кигән хатын-кыз”, Россиядән Ольга Чекалинаның “Җир шары гражданины”, Иван Головневның “Петр карт”, Тофик Шахвердиевның “Хәйләсез дөнья”, Таҗикстаннан Рәшит Нематовның “Минем исемем – Клоун” исемле нәфис һәм документаль фильмнары күрсәтеләчәк. Россиянең Ауропа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең 50 яшьлек юбилеена багышлап та бу кичтә (19.30 сәгатьтә) “Мөселман булырга аталган” исемле документаль фильм күрсәтү ниятләнә.

 

“Мир” кинотеатрында исә кичке сәгать 7дә Россия режиссеры Валерий Николаев һәм Валерий Рубинчикның “Аю ауы” исемле боевигын карап булачак.

 

1 октябрьгә билгеләнгән кинопрограмма әле шуның белән генә тәмамлана дигән сүз түгел. Бу көнне Казанның “Киномечта” кинотеатрында Төркия кинолары барачак. Кичке сәгать 4тә, 6да һәм 8дә биредә “Хыял”, “Мемо”, “Нокта”, икенче көнне – 2 октябрьдә, шушы ук вакытларда “Мемо”, “Юләр”, “Адэмо поезды” исемле төрек фильмнары күрсәтеләчәк. Алар рус теленә титрлар белән тәрҗемә ителгәннәр.

 

1 октбярь шулай ук көндезге сәгать 2дә Казанның Петербург урамындагы Лев Гумелев һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән дә истә калыр дип көтелә. Лев Гумелевка багышланган тантаналы кичә исә 3 октябрьдә башкаланың С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. “Мин халыклар һәм гасырлар юлын күрдем” исемле әлеге искә алу кичәсендә Лев Гумелев турында фильм күрсәтеләчәк. Кичәнең концерт өлешендә “Яңа музыка” ансамбле, Дәүләт камера хоры, Татар дәүләт филармониясе солистлары чыгыш ясаячак.

 

1 октябрьдә Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында көндезге сәгать 2дә “Милли мәдәниятләрнең бердәмлеге һәм төрлелегендә Россия кинематографиясе” дигән темага “түгәрәк өстәл” дә оештырылачак. Аны Россия кинематографистлары берлеге рәисенең беренче урынбасары Сергей Лазарук алып барачак. Шулай ук бу сөйләшүдә Россиянең Дәүләт фильмнар фонды генераль директоры Николай Бородачев, Россиянең халык артисткасы Нина Русланова, “Киноактер театры” директоры Сурен Шаумян, профессор Кирилл Разлогов та катнашыр дип көтелә.

 

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында исә 1 октябрьдә “Бөтенроссия дәүләт кинематография институты көне” үтәчәк.

 

2 октябрьдә дә фильмнар “Родина” кинотеатрында сәгать 10да күрсәтелә башлаячак. Быел бәйге программасына Татарстаннан Рамил Төхфәтуллинның “Бөркетләр” фильмы керде. Бу фильмны иртәнге 10да карарга мөмкин. Шулай ук бәйге программасында бу көнне Индонезия, Израиль, Иран, Босния һәм Герцеговина нәфис фильмнарын, Россия, АКШ, Нигерия, Италия, Сирия режиссерларының бәйге программасындагы кыска метражлы һәм документаль фильмнары, кичке сәгать 7дә “Халыкара панорама” программасы кысаларында Иран режиссеры Али Варзирианның тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Кич белән сәгать 7дә Казанның “Мир” кинотеатрында тагын бер тапкыр Рамил Төхфәтуллинның “Бөркетләр” фильмы, “Кортсон” кинотеатрында Индонезия режиссеры Ханунг Брамантюның “Мәхәббәт шигырьләре”, “Органик” кинотеатрында Израиль режиссеры Дрор Захавиның “Минем әти өчен” нәфис фильмы тәкъдим ителәчәк. “Киномечта” кинотеатрында исә Төркия кинолары барачак.

 

Шимбә көнне, 3 октябрьдә, “Родина” кинотеатрында иртәнге сәгать 10нан кичке 7гә кадәр Марокко, Мисыр, Франция, АКШ кинематографистларының фильмнары, кичке 7дән соң бәйгедән тыш программада Судан режиссерының “Дөньялар рәхимлеге” исемле нәфис фильм булачак. Иртәнге 10нан кичке 4кә кадәр Россия, Согуд Гарәбстаны, Канада, Польша режиссерларының документаль фильмнарын да карап булачак.

 

Татарстан фильмнары көне дә 3 октябрьгә билгеләнгән. Бу көнне 16.40 сәгатьтә Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” (“Өч аршин җир”) исемле тулы метражлы нәфис фильмының премьерасы узачак. Аннан соң бер-бер артлы Салават Юзеевның, Рифат Юсуповның, Ринат Юзаевның, Әнвер Габдрахмановның һәм Борис Максимовның документаль фильмнары барачак.

 

Кичке 7дә Казанның “Мир” кинотеатрында Мисыр режиссеры Рами Имамның “Хассан һәм Маркос”, “Корстон” кинотеатрында Израиль режиссеры Дрор Захавиның “Минем әти өчен”, “Органик” кинотеатрында Индонезия режиссеры Ханунг Брамантюның “Мәхәббәт шигырьләре” нәфис фильмнары, ә “Киномечта” кинотеатрында төрек фильмнары күрсәтеләчәк.

 

Бишенче “Алтын мөнбәр” фестивале 4 октябрьдә ябылачак. Бу көнне “Родина” кинотеатрында көннең беренче яртысында фестивальнең бәйге программасындагы кыска метражлы фильмнар тәкъдим ителәчәк. Кинотеатрда бер-бер артлы Россия, Әзербәйҗан, Италия, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Венгрия, Алмания, Бахрейн Корольлеге режиссерларының фильмнары барачак. Шунда ук күрше залда иртәнге 10нан көндезге 4кә кадәр бәйгедән тыш программа кысаларында Кавказ кинолары да күрсәтеләчәк.

 

Тантаналы ябылыш, фестивальнең җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү кичке сәгать 5тә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк.


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 29.09.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»