поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.08.2016 Язмыш

Ике бөртек роза чәчәге...

Ничә ел үтсә дә, дустым Идилиянең үлемен мин әле дә булса бик авыр кичерәм... Әйе, без алдан белгән идек аның үләсен, ул да белде. Шуңа соңгы көннәрен бик шатлыклы, бәхет эчендә үткәрергә тырышты. Тик... Тик эчтәге сызлануы аны һаман битәрли иде. Сулыш алуы көннән-көн авырая иде. Бу авыру аның йөрәгендә диделәр... Яман чир... Һәм аның белән берничек тә көрәшеп булмый... Моңа да карамастан, ул көрәште. Бервакытта да үзенә кыен, авыр икәнен сиздермәде. Тик без барысын да сиздек. Соңгы көненә кадәр аның янында булырга тырыштык.

Менә бүген дә мин дустым янына, дөресрәге, аның кабере янына килдем. Өч ел рәттән киләм инде... Онытылмый бит... Онытылмый...Килгән саен кабер өстендә ике бөртек роза чәчәге була иде... Кем калдыра икән аларны? Минем кебек Идилияне тагын кем шулай сагына икән? Сорауларыма җавапны мин менә шушы көнне таптым...
 
Озак утырдым мин дустым янәшәсендә... Исемә төшердем күңелле мизгелләрне... Күз яшьләремне сөртә-сөртә, аның кабере өстендәге чүп үләннәрен алып аттым. Инде кайтыр юлга чыкмакчы идем. Арттан берәү әкрен генә:
 
-Исәнмесез, сез Идилия янынамы? – диде.
 
Мин торып бастым да, бу сакал-мыек баскан, йөзләрен җыерчыклар каплаган кешене башта танымадым. Аннан аның кем икәнен абайладым. Бу бит Идилия үлеп гашыйк булган Ленар иде. Шундый картайган, йөзләре качкан. Ни булган моңа?
 
-Исәнмесез. Әйе, мин Идилия янына. Минем ул иң якын дустым иде... Әле хәзер дә ул иң яхшысы...- дидем мин Ленар каршысына басып.
 
Ул берни дәшмәде. Кабер янына килеп утырды да, кулындагы ике бөртек роза чәчәкләрен Идилиянең кабер ташы өстенә куйды. Менә кем куйган икән һәрвакыт ул роза чәчәкләрен... Менә кем сагынган һәм юксынган икән минем Идилиямне... Мин читкәрәк китеп, аны күзәтеп тордым. Ул Идилия белән нидер серләшә иде кебек... Хәер, аның җаны белән...
 
Идилия белән танышуыбыз да бик кызык килеп чыкты. Уку йортына кергәндә бер көнне документлар бирдек. Һәм экзаменнар үткәннән соң, билгеләрен белер өчен килгән көнне шушы мөлаем тәбәнәк кенә буйлы, озын кара чәчле кыз белән тагын очраштык. Ул үзенә сихри елмаюы белән җәлеп итә иде. Бу юлы инде мин сүз дәшәргә булдым:
 
-Нихәл? Менә тагын очраштык, - дидем мин.
 
-Мин Идилия. Әйе, язмыш күрәсең...- диде ул.
 
-Эльвира булам. Химия кафедрасына. Син кайсына?- дидем мин сүзне дәвам итеп.
 
-Мин татар теле һәм әдәбияты кафедрасына. Билгеләр әйбәт. Димәк, мин укыячакмын. Мине алганнар,- диеп сөенде Идилия.
 
-Мине дә алганнар. Димәк, очрашулар әле күп булачак. Әйдә әйт телефон номерыңны, хәбәрдә торырбыз,-дип мин аның номерын телефоныма теркәп куйдым.
 
Ни кызык, хәтта, тулай торакта да без икебез бер бүлмәдә тордык. Уку мизгелләре иң кызык, студент өчен иң сынаулы минутлар иде. Укуда авыр вакытлары да, бик тә рәхәт мизгелләре дә күп булды. Тик күңелдә уелып калганы – Идилиянең гашыйк булып, очынып йөрүләре...
 
Ленар – физика кафедрасында укучы киң, тазарак кына гәүдәле, озын гына буйлы, сары чәчле егет иде. Әллә ни ис китәрлек җире дә юк иде кебек тә. Тик йөрәккә кушып булмый бит. Идилия шушы егеткә бар булган җиһаны белән тартылды. Тик егет кенә һаман кызлар арасында иң матурын, чаясын сайлый иде кебек.
 
Студентлар кичәсе булган көннән башланып китте аларның бергә очрашулары... Бу кичәдә Идилия үзенең яраткан җырын җырлап, барысын да таң калдырды. Сихри тавыш...Күпме сагыш...Күпме наз...Күпме моң...Шулкадәр дулкыланудан сәхнәдән төшеп килгәндә аның кулыннан телефоны төшеп китә. Ленар моны күреп, Идилия янына килә. Анын телефонын алып бирә. Әйтерсең, Идилия нәкъ шушы мизгелне көтеп торган...
 
Дустым мәхәббәт дулкынында йөзде. Сөю белән тулы шигырьләрен Ленарга - сөйгәненә багышлый иде. Алар янәшә торганда гел бер-берсенең күзләренә туры карыйлар иде. Керфекләрен дә селкенмичә бик озак шулай бер-берсен өйрәнә иде алар. Менә бу мәхәббәт дип уйлый идем мин... Шундый сөенә идем дустым өчен...
 
Тик шатлыклы мизгелләре озакка бармады... Идилиянең авыруы үзен сиздерә башлады...Ул төнлә йоклый алмас булды, сулышы кысылды... Шуннан без аның авыру икәнен аңлап алдык...Кыен икән лә дустыңны – якын кешеңнең авырып ятуын күрү. Берни белән дә булыша алмагач бигрәк читен... Аллаһы Тәгаләмә ялынып, аңа исәнлекләр теләдем. Тик анда да яхшы, изге күңелле кешеләр кирәк икән шул...
 
Идилия ничек кенә авырып ятса да, сөйгән яры турында онытмады. Хәле бик авыр булса да, аңа ул сиздермәде. Һаман елмайды, көлде. Тик күзендәге сагышы аны барыбер сата иде. Миңа соңгы бүләге итеп ул ачкычлар куела торган брелок ясаткан иде. Бу брелокның бер ягында минем исем, икенче ягында “Алла сакласын” дигән язу. Бу бүләк минем кулымнан бервакытта да төшми...Шундый ук бүләкне ул Ленарга бүләк иткән. Бер ягында матур итеп “Ленар” дип язган, икенчесендә шулай ук “Алла сакласын” диелгән... Дустым безнең өчен алдан ничек кайгырткан. Алдагы тормышыбызда Алла Тәгалә ярдәменнән ташламасын дигән...Ничек онытып булсын инде шундый дусны... Әле дә исемә төшергәндә күзләремнән яшьләр тама...
 
Үз уйларымнан үзем сискәнеп куйдым... Ленар әле һаман Идилия кабере янында иде. Бик ерак та торсам да, аның сүзләрен мин ишетеп алдым:
 
-Җаным, ничек син җитмисең җанга... Синсез көнем көн түгел. Нигә сине алдан белмәдем? Үземне хәзер ничек кенә битәрләсәм дә, мин инде сине кайтара алмыйм...Алдагы тормышымны да ничек үткәрергә белмим...Җаным, төшләремә кереп булса да, миңа ни эшлисе икәнен эйт инде...
 
Егет кеше елаганын гомер буе күргәнем юк иде. Ленар елый иде...Үрсәләнеп, йотлыгып...
 
Чын мәхәббәт юк дисез сез... Менә бу мәхәббәт. Кеше булмаса да, аны күңел түрең белән гомер буе яратырга була. Шулай ук чын дуслык та бар әле җир йөзендә... Дустым минем янәшәмдә юк... Тик йөрәгемдә, күңелемдә ул гел минем белән... Кеше исән чакта аның кадерен белеп калыгыз. Бәлки сез аны берникадәр мизгелдән күрә дә алмассыз...
 
Чыганак: apastovo.ru

Лия МӨХӘММӘТГАРИПОВА
Матбугат.ру
№ --- | 12.08.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»