поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.09.2009 Мәдәният

БӘХЕТ, ОҖМАХ КЕБЕК, ҺӘРВАКЫТ АЛДА

ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил ВӘЛИЕВ белән әңгәмә.

– Сорауларыгызга җавап бирә башлаганчы, рубрикагыз турында берничә сүз әйтим әле. Ул миңа бик ошады. Бик оригиналь исем. Гомумән, урындагы кеше – киң мәгънәле сүз. Әйтик, авылдагы кеше җитәкчене урындагы кеше ди. Әмма ләкин урындагы кеше зур кеше булмаска да мөмкин әле. Мин үз урынындагы кешене зур кеше дип саныйм. Син үз урыныңдамы, үз урындыгыңда утырасыңмы? Чиновникларның, гомумән, кешеләрнең язмышы кайсы юлдан китәсенә, нинди файдалы гамәлләр кыласына шушы ике сүз бик нык тәэсир итә. Кеше һәрчак үз урынында булырга тиеш. Югыйсә адәм баласы әллә кемнәр булырга тырышып, әллә нинди кәнәфиләргә утырырга омтылып, ялгыш юлдан китә. Шулай үз урынында булмаганга күрә, үз язмышын, гомер юлын көйли алмыйча, бик зур уңайсызлыкларга, бәхетсезлекләргә тап була, башкаларны да шуңа дучар итә, бәрелеп-сугылып йөри.

 

– Яхшы сүзегез өчен рәхмәт. Сорауларга күчик. Заманында "Иске сәгать дөрес йөри" дигән повестегыз басылып чыккач, бер тәнкыйтьченең сораштырганы истә калган. Үткәнне, буржуйлар заманын сагыну дип бәяләгән иде ул аны. Ул ялгышмаган ахры?

 

– Үткән заманны сагынумы, буржуазиянеме – белмим. Теләсә кемнең теләсә нинди фикер әйтергә хакы бар. Бу әсәрне язганда мин бүтән нәрсә турында уйладым. Халкыбызның гасырлар буена тупланган тәҗрибәсенә таянып яшәү кирәклеге турында әйтергә теләгән идем анда. Чөнки дөньяга килгән һәр кеше, дөньяны мин ачтым, җиһан миннән башлана, дип уйлаган, фикер йөрткән шикелле. Әйтерсең лә, безгә хәтле берни булмаган. Ниндидер ахмаклар, наданнар яшәгән. Имеш, революциягә хәтле татар халкы укый-яза белмәгән. Минем фикерем башка төрле. Мин күпләребез кебек үк әби-бабай тәрбиясе алган кеше. Әти-әни эштә, әби-бабай белән бер түбә астында яшибез. Беренчедән, аларның вакыты күп, икенчедән, искиткеч бай тормыш тәҗрибәсе бар. Мин ниндидер тәрбия алганмын, акыл туплаганмын икән, моның өчен иң элек бабайга, әбигә бурычлы. Билгеле, әткәй-әнкәйне дә читкә куя алмыйм. Аларның минем язмышта тоткан урыны бик зур.

 

– Әтиегезнең кушаматы "Зур Исмәгыйль" бугай?

 

– Әйе, озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, искиткеч чибәр кеше иде ул. Буе 187 сантиметр.

 

– Ул чагында сез әнкәегезгә охшагансыз?

 

– Әйе, мин әнкәйгә охшаган. Әнкәй ягы – Зөлфәт Хәкимнәр ягы инде ул. Зөлфәтнең бабасы Хәкимхан бабай белән әнкәйнең әнисе Хәбибә әби – бертуганнар. Мин шул нәселгә тартканмын. Әткәй ягы эшлекле, булдыклы, бик шәп оештыручы. Әтием 34 ел дәвамында агроном һәм колхоз рәисе булып эшләде. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Әнкәй ягындагылар – лириграк, хыялыйрак. Әнкәй ягыннан бабамның уллары авылда иң оста гармунчылар иде. Үзләре гармун, скрипка ясаган. Әдәбиятка, сәнгатькә мөкиббән талантлы кешеләр иде.

 

– Илһам килми торганда нәрсә эшлисез? Үзегезне мәҗбүрләп эш өстәле янына утыртасызмы?

 

– Илһам килгәнен көтеп торсаң, гомер буе көтеп утырырга мөмкинсең. Илһам каршына барырга кирәк. Ул ике яклы хәрәкәт булырга тиеш. Син аңа бер адым атласаң, ул да сиңа таба бер адым атлый. Илһам күктән төшә диюләре бәлкем дөрестер дә. Әмма ләкин ул бик сирәк төшәргә мөмкин. Бәлкем төшмичә дә калыр. Соңгы вакытта мин язмыйча түзә алмаганда гына язам. Кайвакытта машинада барганда да язып куясың. Менә Җөри сабантуена барырга җыенып йөрибез. Гәрәй Рәхим, Туфан Миңнуллин, мин. Шунда сабантуй хакында сөйләшеп киттек тә, кинәт кенә дүртьюллык шигырь туды.

 

Сабантуйда карап тордым

 

Татар-башкорт көрәшен.

 

Татар-башкорт

 

хәлдән тайды,

 

Батыр калды керәшен.

 

Керәшен дустыбыз Гәрәй Рәхимгә бик ошады ул.

 

– Язучылар берлеге үз әһәмиятен югалтты дип уйламыйсызмы? Сер түгел: совет заманында Язучылар берлеге партия өлкә комитетының идеология бүлегенә карый иде. Хәзер берлек рәисе депутатлар составында да күренми.

 

– Бу хәл безне дә борчый. Мин иҗат берлеге кирәк дип саныйм. Дөрес, хәзер дөньяда, Россиядә элеккечә укмашып яшәгән, Советлар Союзындагы кебек эшләгән иҗат берлекләре юк. Алар күбрәк клуб яисә иҗат остаханәсе формасында эшли. Фикердәшләребезнең "Пен-клуб"ы бар. Хәзер заманалар үзгәрде. Элек язучылар партиягә хезмәт итәргә чакырылса, инде бүген, минемчә, беренче чиратта милләткә хезмәт итәргә тиеш. Билгеле, дәүләтне дә онытырга ярамый. Дөрес, бүген Язучылар берлеге эшен тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Элеккечә эшләп булмый. Без француз, алман илләренең форма-ысулын да ала алмыйбыз. Башка шартларда тәрбия алган, бүтән менталитетлы кешеләр. Иң төп бәлаләребезнең берсе – ныклап аякка баскан дәүләтчелегебез булмау. Дәүләтчелеге булмаган халыкны оештырып, туплап торучы көч зыялылар, иҗат берлекләре булырга тиеш. Без шушы вазифаны үз өстебезгә алырга, халыкка юл күрсәтергә, аның әхлакый юнәлешләрен билгеләүче оешма булырга тиеш. Билгеле, моны аерым-аерым да эшләргә мөмкин. Әмма бергә булганда без көчлерәк. Безнең берлек татар халкы дәүләтчелегенең бер моделе булырга тиеш. Әгәр без язучылар бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итеп әдәбиятыбызны үстерә, алга җибәрә алабыз икән, халык та безгә иярер, милләтебезнең башка катлаулары да бер-берсенә якынаер иде. Берлек рәисенең депутат булуына килгәндә, без әле һаман да язучылардан күпне өмет итәбез, күпне таләп итәбез. Иң әүвәл язучыларга дәүләт мөнбәрендә урын бирергә, эшләр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу иң элек язучыларның китапларын чыгару, аларны халыкка җиткерү, китап сәүдәсен ныгыту, ул китапларны китапханәләргә тарату, гонорар түләү системасын тәртипкә салу. Билгеле, бу – дәүләт бурычы.

 

– "Бер алманы бишкә бүләек" дигән мәшһүр җырыгыз бар. Әдәбият-сәнгать әһелләре белән бүлешегез дисәләр, сездән кала дүрт кеше кемнәр булыр иде икән?

 

– Бу бик катлаулы сорау. Алманы бүлеп караганым бар. Дүрткә, сигезгә бүлеп була. Бишкә бүлү бик авыр икән. Әмма кулдан килмәслек эш түгел. Дусларым шактый күп. Аларның һәммәсенә бирерлек. Икенчесе, өченчесе дип санап китсәм, бишенче-алтынчылары нишләп миңа бирмәде дип үпкәләр кебек.

 

– Башкортстан татарлары, Татарстан җитәрлек ярдәм итми, дип үпкә белдерә. Үзебезнең сәясәтчеләр исә, алар үзләре актив түгел, үз хокукларың өчен үзеңә көрәшергә кирәк, диләр. Боларның кайсы хаклырак?

 

– Икесе дә хаклы. Чынлап та, үзләре активлык күрсәтмәсә, ул халыкка ярдәм итәргә ашкынып торып булмый. Еламаган балага имезлек бирмиләр. Елау гына да җитми, таләп итәргә дә кирәк. Шактый нәрсә безгә дә бәйле түгел. Мәскәүдә Александр Дугин дигән билгеле сәясәтче бар. "Бүген Россия өчен иң куркыныч нәрсә – татар белән башкортның бер-берсенә якын булуы. Әгәр дә без Россияне киләчәктә дә саклап калырга уйласак, татар белән башкортның якынаюына юл куймаска тиеш", – дип яза ул күптән түгел генә басылган геополитикага багышланган хезмәтендә. Димәк, Башкортстандагы татар-башкорт мөнәсәбәтләре – зур сәясәт ул. Без – шул сәясәтнең "тәҗрибә куяннары". Бүгенге хәлебез – шул сәясәт нәтиҗәсе.

 

– Ардым бүген, дөньядагы барча сәгатьләрне туктатып, бер йоклыйсы иде, – дип язган идегез. Мондый халәт еш буламы?

 

– Шактый еш. Кайвакытта бөтенләй күңел төшкән чаклар була. Дәүләт Советындамы, башка җирдәме бер проблеманы күтәреп чыгасың, хәл итә алмагач, стенага башың белән килеп бәрелгәндәй буласың. Кәеф төшә, күңел сына. Нәрсә эшләргә белмичә, аптырап, йөдәп йөргән чаклар шактый еш була. Әмма ләкин вакыт уза, фикердәшләрне күрәсең. Алар белән аралашканнан соң, бераз гына күңел тынычлана. Шуннан соң торып басып тагы алга таба китүдән башка чара калмый. Чөнки кемдер безгә булышыр дип көтеп утырсаң, бер эшебез дә барып чыкмаячак. Бердәнбер таянычыбыз – үзебез, милләттәшләребез.

 

– Нуретдин бабагыз мәчет төзеткән, әтиегез аны мәктәпкә әйләндергән. Сез аны 1979 елда, үзгәртеп кору дәвере башланыр-башланмас, манарасын тергезеп, кабат мәчеткә әйләндерүгә зур өлеш керткәнсез. Нәселегездә муллалар булган ахры. Күңелегездә мондый хис булгач, хаҗ кылырга уйламыйсызмы?

 

– Әйе, әнкәй ягыннан бабаларым арасында дин әһелләре шактый күп булган. Әле күптән түгел күрше авылда да бер туганыбыз имам иде. Әнием дә бик диндар кеше булды. Гомере буе намаз укыды. Әткәй – кып-кызыл коммунист. Алар гомер буе бәхәсләште. Кайсы хаклы икәнлеген мин башта аңламадым. Кайсына иярергә белмичә бик аптырап йөрдем. Бу идеологик көрәштә әнкәйнең фәлсәфәсе барыбер җиңеп чыкты. Хаҗга бару дигәннән, мин инде өч мәртәбә хаҗга барырга талпынып карадым. Аның икесендә инде виза да, билетлар да алынган иде. Төрле сәбәпләр аркасында бара алмый калдым. Миңа бәйле булмаган сәбәпләре дә бар. Димәк, мин әле бүген хаҗга барырга әзерләнеп җитмәгән. Моның өчен күңелеңнең әзер булуы кирәк. Әгәр инде син хаҗга барып, аннан соң кемнәрдер кебек кайтуыңны кафе яки ресторанда "юып" утырасың икән, андый хаҗның нәрсәгә кирәге бар?! Киләчәктә, һичшиксез, хаҗга барырмын дип уйлыйм.

 

– Электән нәшер ителеп килгән барча матбугат чаралары "Татмедиа" агентлыгы карамагына кереп бетте диярлек. Монополиягә юл куябыз булып чыга түгелме? Дәүләт Советына да үз газеталары артык йөк ахры?

 

– Чыннан да, бик катлаулы мәсьәлә бу. Мин, нигездә, газеталарны бер түбә астына туплауга каршы идем. Хәзер дә моны тулысынча кабул итеп бетерә алмыйм. Бәлки, икътисадый яктан караганда бу үзен аклыйдыр. Мәсәлән, кәгазь алганда ун тонна алганчы, мең тонна аласың. Аны 20-25 процентка арзангарак саталардыр. Полиграфия мәшәкатьләренә килгәндә, 460 мең данә тиражны басу 4 мең данәне басуга караганда отышлырактыр. Әмма ләкин сүз иреге булган вакытта, күңел хөрлеге турында сүз алып барганда, моның зыянлы яклары файдасына караганда күбрәктер. Һәрбер газетаның тоткан юлы, үзенчәлекләре бар иде. Менә болар инде күпмедер дәрәҗәдә юкка чыга. Мин моны вакытлы чара дип карыйм. Киләчәктә барыбер матбугат элекке эзенә төшәр, бәлкем яңа сыйфатлар алыр. Иреккә, хөррияткә ни җитә?! Дөнья тәҗрибәсендә гавәми мәгълүмат чараларын шушылай бер йодрыкка туплаган демократик ил юктыр дип уйлыйм. Әгәр матбугат иреге, мәгълүмат төрлелеге хакында сүз алып барабыз икән, һәр мәгълүмат чарасы мөмкин кадәр мөстәкыйль булырга тиеш.

 

– Сезнеңчә, бәхет нәрсә ул?

 

– Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 199 | 30.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»