|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2016 Шоу-бизнес
Виталий Агапов Равил Галиевка бик нык ярдәм иткән!Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевнең туган ягы Азнакай районы Камышлы Күл авылында Сабан туе гөрләп узды. Быел бәйрәм авылның 90 еллыгына багышланды. Милли бәйрәмебез биредә тәүге тапкыр 2006 елда - Камышлы Күлнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән булган. – Мин үскәндә, авылыбызда нибары 13 кенә хуҗалык бар иде. Хәзер 25кә җыела торгандыр. Башта Сабан туен үзем генә оештырган булсам, соңгы елларда авыл советы җитәкчелеге дә ярдәм итә башлады. Милли көрәш үткәрелмәде, чөнки иганәчеләребез юк. Аның каравы башка уен-ярышлар һәм ат чабышы булды. Быел ат чабышында 10 ат катнашты, ярышны хәтта икегә бүлеп үткәрергә туры килде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Равил Галиев.
Камышлы Күл Сабан туена ел да Равилнең якын дуслары – эстраданың популяр артистлары кайта. Быел Газинур Фарухшин, Гөлдания Хәйруллина, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Шәфәгать Салихов, Виталий Агапов, Ринас Әхмәтов һәм башка артистлар катнашкан. "Иң элек кунакларны өемдә каршы алам. Аллага шөкер, төп нигездә әти-әнием яши. Мунча ягып куям. Чәй эчеп, ял итеп алганнан соң гына мәйданга барабыз", – ди Равил. Аның әйтүенчә, һәр кайткан кеше үзе белән Сабан туе бүләге алып кайта икән. "Сарапулдан татар-иҗтимагый үзәге әгъзасы, эшмәкәр Өлфәт Арслановның кайтуы бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Бик күп бүләкләре бар иде. Дусларымның мине якын итеп кайтуына чиксез рәхмәтләремне белдерәм", – диде җырчы.
Шуны да әйтергә кирәк, Камышлы Күл авылында авыл халкы ярдәме белән мәчет сала башлаганнар. Равил Галиевнең да бу төзелешкә керткән өлеше зур. Хәер, авыл халкы гына түгел, күңеле киң булган кешеләр дә ярдәм кулы суза икән. Сабан туена кайткан җырчы Виталий Агапов та мәчет төзелешенә 10 мең сум акча тапшырган.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|