поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2016 Криминал

Кеше гомере ...900сум?!

Мәетне соңгы юлга озатканда, һәркем: “Урыны җәнәттә булсын!” – дип тели. Ә бер гаепсезгә кеше кулларыннан үтеп, якты дөньядан киткән апамның җеназасында исә һәр кеше бу теләккә кушылып тагын: “Үтерүчене тапсалар иде, ходаем!” – дип теләде. Апамның өчесен, җидесен уздырганда да дога дога укып шуны теләдек. Әллә инде безнең ялварулар Ходайга барып җитте – үтерүче дип фаразланган кеше бүген сак астында.

Шул канлы иртәдән соң Буа полициясенең тынычлыгы бетте, алар да үтерүчене ничек булса да табу, тоту уе белән яшәделәр. Очраклы рәвештә күреп калучыларның сөйләве буенча, шик белдергән кешенең фотороботын ясаганнар иде. Аны полиция хезмәткәрләре Буаның һәр кешесенә диярлек, күрсәтеп йөргәннәр. Берничә кеше берүк төрле сөйләп биргәч, шикләнгән кешене ныклап эзли башлаганнар. Баксаң, ул адәм актыгы, апамның оныклары белән бергә уйнап үскән, күрше урамда яшәүче 31 яшьлек егет, үзенең канлы эшен эшләгән дә шәһәрдән үк чыгып качкан икән.
 
Башта Казанга, аннары Краснодарга ук. Ул элек тә анда эшкә киткәләгән булган. Ул шәһәрне әйбәт белгәч, шунда качып калырмын дип уйлаган күрәсең. Үзенең язмышы өчен курку аны шулай еракка җибәргән. Үз җаны кадерле шул. Ләкин һәрбер кылган гамәл өчен җавап бирергә туры киләсен оныткан булып чыкты ул. Аны барып алып кайттылар инде. Ул гаебен таныган, диләр. Җинаять кылган урынга алып килеп нәрсәнең ничек булуын да күрсәттергәннәр. Салмыш булган, имеш. Баш төзәтергә акча юнәтеп булмасмы дип кергән булган ялгыз карчыкның өенә. (Без бу хакта “Вәхшәт” дигән язмада тәфсилләп язган идек). Ләкин үзе әйтүенчә, 900сум акча гына ала алган.
 
Әгәр дә аның бөтен гаепләре дә расланса, ул 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк, диләр. Тик менә апамны гына берничек тә кире кайтарып булмый шул инде. Кеше гомере 900 сум гына торамы инде хәзер?!

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»