|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2016 Хәвеф-хәтәр
Казанда көчле яңгырдан соң күпкатлы йортның лифты душка әверелгән (ВИДЕО)Казанның Сафиуллин урамында урнашкан 6нчы йортның 2нче корпусында гомер кичерүчеләр лифт кабинасында су акканы күреп аптырышка калган. Әлеге йортта яшәүчеләрнең берсе социаль челтәргә видео урнаштырган. Видео авторы су лифт шахтасына кергән һәм шуңа да кабина өстеннән аккандыр дигән фаразын язган. Су шахтага кичә кичке көчле яңгыр аркасында эләккән булырга мөмкин.
Искәртеп узабыз: кичә көчле яңгыр аркасында Казандагы Көньяк трассаны су баскан иде.
Видеоны монда карарга мөмкин.
Гөлшат ГАНИЕВА |
Иң күп укылган
|