поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.08.2016 Шоу-бизнес

“Мунча ташы” артисткасы, җырчы Айзирә Хадиева белән ИНТЕРВЬЮ

Актанышта кояш яктырак дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Актаныш районы, Иске Сәфәр авылы кызы Айзирә Хадиева шулай ди. Айзирә җырчы да, шагыйрә дә һәм юмор остасы да дияргә батырчылык итәм, чөнки аны тамашачылар шулай ук “Мунча ташы” юмор театры артисткасы буларак таный ала.

Актаныш ягы Әлфия апа Авзалова, танылган шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың туган ягы да. Айзирә дә шул якның талантын җыеп үскән кыз. Беренче сөйләшүдән үк үзенә җәлеп итәрдәй сөйкемлелеге бар аның. Артист кешегә көләч, ачык булу килешә бит. Һәръяклап үзен үстерүче кыз белән танышу яңа чыккан «Туган көн» җыры аша башланып китте.
 
— Айзирә, «Туган көн» синең беренче җырыңмы? Аны синең сәхнәдә башкарган тәүге җырың дип атарга буламы?
— «Туган көн» беренче җырым түгел. Аннан алда язылган «Бәхет өчен син кирәк», «Соңгы кыңгырау», «Югалтырмын диеп белмәдем» җырлары аша халык мине таный башлады.

— Син җырның сүз һәм көй авторы да. Тагын кемнәр бу җыр өстендә эшләде?
— Бик зур рәхмәтемне Рөстәм абый Сәрвәровка һәм миңа аранжировканы нәкъ мин теләгәнчә итеп эшләгән, үз эшенең остасы Ильяс Киньягуловка әйтәсем килә. Ул чыннан да профессионал, аның белән эшләве дә рәхәт.
 
— Үз репертуарыңа җырлар язасыңмы?  Алар инде тупландымы?
— Үз репертуарымны киңәйтәм, әлбәттә. Язылган берничә җырым бар.Тукталып калмаска иде. Яңадан-яңа җырлар язу үзе бер бәхет.
 
— «Туган көн» дип аталса да, җыр махсус кешегә багышланган. Айзирә, бу кем өчен язылган җыр?
— Махсус кеше өчен дип әйтмәс идем. Шундый чараларга җырларны сайлау мөмкинлеген киңәйтәсем килә. Бу, беренчедән,  банкетларда җырлар өчен яхшы, ә икенчедән, котлау итеп жибәрергә, тәбрикләү өчен бик уңайлы.

— Музыкаль белемне Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә алгансың. Алга таба бу өлкәдә белемеңне арттырырга телисеңме?
— Кечкенәдән үк җырларга, шигырьләр язарга яраттым. Җырга гашыйк икәнемне күрә белделәр, талантны вакытында танып алу да зур этәргеч булгандыр инде. Балачак хыялым – җырчы булу иде. Шуңа бу хыялымны тормышка ашыру нияте белән, белемемне тагын да арттырыйм дип мәктәпне тәмамлауга Казанның Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә вокал бүлегенә укырга кердем. Моның белән генә чикләнеп калмаска иде. Бүгенге көндә КФУ ның педагогика бүлегендә музыка буенча белем алам.
 
— Җыр —  ул синең өчен хоббимы яисә син профессиональ җырчы булырга телисең?
— Профессиональ җырчы булу теләге күңелдә яши, әлбәттә. Тик ул зур тырышлык сорый бит. Әгәр дә инде халык минем иҗатымны яратып кабул итсә, этәргеч бирсә, Ходай язган булса, бәлки берничә елдан Айзирә Хадиева дигән танылган җырчы да барлыкка килер, кем белә.
 
— Кайсы концертларда, чараларда чыгыш ясыйсың?
— Төрле концерт-чараларда чыгыш ясыйм.Үткәрелгән кастингларда да үземне сынап карарга тырышам. Узган ел «Мунча Ташы» юмор театры кастинг оештыра дигәч бармыйча булдыра алмадым. Анда мине бик ошатып сайлап алдылар, бу минем өчен бик зур шатлык булды. Ләкин җырлау теләге үзенекен итте — киләчәгемне театр белән түгел, җыр белән дәвам итәсем килде. Талантлы артистлар белән 1 ел дәверендә эшләү киләчәк өчен миңа зур омтылыш булды. «Мунча ташы» коллективына бик зур рәхмәт!

— «Туган көн» интернет челтәрендә дә таралып, уңай бәя алырга җитеште. Бу җырга клип төшерү теләге бармы?
— Әйе, Аллага шөкер, җыр популярлаша бара. Киләчәктә Алла бирса «Туган көн» җырыма да төшерермен. Бүгенге көндә әле бөтенләй башка характердагы җырыма клип төшерергә йөрим. Аны өлкәннәр һәм яшьләр өчен дә кызыклы булган, сыйфатлы клип итеп ясыйсы килә. Хыялымда төрле ел фасылларын кертеп төшерү теләге бар. Бу минем тәүге клибым булачак Алла бирса.

— Шигырьләрне күптәннән иҗат итәсеңме? Күңел халәтеңә кайсы темалар якын?
— Шигырьләрне мин 5 яшемнән иҗат итәм. Беренче язган шигыремне әле дә хәтерлим:
Безнең этнең исеме
Казбек була, белегез!
Ишек алдына кергәндә
Сөяк алып керегез.
 
Ул чакларда шундый шигырьләр язган булсам, үсә төшкән саен үзгәрешләр барлыкка килде. Аннан соң инде кеше күңелендәге иң матур хис — мәхәббәт темалары йөрәгемә бик якын була башлады. Күпчелек шигырьләрем нәкъ менә шул турыда.
 
— Бармы синең янга килеп, «Айзирә, бер җыр язып бир әле» диючеләр? Кайсы җырчылар белән иҗатташлык итәсең?
— Сораучылар бар, бик күп Аллага шөкер. Күпчелек төрле темаларга шигырь сорыйлар, ә мин бик теләп язам. Җырчылар белән дә иҗатташлык итәм. Минем шигырьләрдә танылып килүче яшь артистлар да аз түгел бүгенге көндә.

— Шигырь генә түгел, син шулай ук көйләр дә иҗат итәсең. Кайсысы күңелгә якынрак? Яисә шигырь язганда көй туамы һәм киресенчә?
— Аерып әйтә алмыйм, тик шигырьләрне күптәннән иҗат иткәч, шигырь язу дип әйтер идем. Ләкин менә көй язу да соңгы арада зур кызыксындыру уята башлады. Җыр өчен шигырь язганда мин шигырьне җырлый-җырлый язам. Шигырьне укыганда көй үзеннән-үзе килеп чыга, җырлыйсы гына килеп тора.
 
— Ә шигырьләрне кайчаннан язасың? Илһамны каян аласың?
— Шигырьгә илһамны минем иҗатымны яратучылардан алам. Яңадан-яңа шигырьләр язасым гына килеп тора. Сорап язалар, шалтраталар.Үзеңнең иҗат җимешеңә рәхмәт сүзен ишетү әллә нинди байлыктан да кадерлерәк, татлырак икән ул.Төрле темаларга язарга туры килә. Араларында бик авыр вакыйгалысы да бар. Шул вакыйгада үземне күз алдыма китереп язам. Гомумән, бар шигырьләрдә дә үземне күз алдыма китерәм. Шигырь бит ул чын күңелдән чыкса гына халык аны аңлап кабул итә. Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата дигән бит халык. Һәм инде мәхәббәт, ярату да үзенекен итәдер. Мәхәббәт кешене яшәтә диләр бит.
 
Шигырьләрем тупланган «Бәхет өчен син кирәк» дип аталган беренче китабым да дөнья күрде. Икенчесенә шигырьләр туплау өстендә эшлим.
 
— Алга таба үзеңә нинди максатлар куйдың?
— Омтылган – зурга омтылыр, омтылмаган – онытылыр, диләр. Максатлар күп, йөрәк чыдасын гына. Тагын да бик күп җырлар иҗат итәргә һәм аларны башкарырга насыйп итсен иде Ходай. Ничек туганыңны белү кызык түгел, кем булып үләчәгеңне белү кызык, дигән кебек, без бу дөньядан киткәч тә, “карале, шундый эчтәлекле жыр язылган булган икән” дип яратып тыңласыннар иде. Кеше күңеленә үтеп керсен иде жырларым.
 
 
 
Фотолар Айзирә Хадиеваның шәхси архивыннан.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 10.08.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»