|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2009 Мәдәният
САКЛА, ШАРТЛАМАСЫН!Курыкмагыз! Беркем дә, бернәрсә дә шартлатырга җыенмый, бары шундый исемле спектакльне Кәрим Тинчурин театры әзерләп ята. Театрның үз исеме дә, чыгасы спектакльнең авторы да татар халкының күренекле драматургы Тинчурин үзе. Баш режиссер РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин әлеге авторга бик теләп мөрәҗәгать итә. Театрда эшләү дәверендә ул “Йосыф-Зөләйха”, “Сүнгән йолдызлар”, “Хикмәтле доклад”, “Американ”, “Назлы кияү” кебек әсәрләрен сәхнәләштерде.
“Сакла, шартламасын!” – жанры буенча комедия. Әсәр ХХ гасыр башында 1918 елда иҗат ителсә дә ул бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Хакыйкать һәм мәхәббәтнең мәкердән өстенлек итүе, изгелекнең, хаклыкның дөньяда тантаналыгы спектакльдә төп сызыклар булып тора. Төп каһарманнарның берсе бозык бай улы дус-ишләре белән татар баен талау өчен мәкерле план коралар. Шул рәвешле яшьләр җиңел генә кулларына акча төшермәкчеләр... Вакыйгаларның алга таба ничек узгәрүен спектакльне карагач белерсез.
Баш рольләрдә РФнең атказанган, ТРның халык артистлары Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов, ТРның халык артистлары – Хәлил Мәхмүтов, Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, Нурия Валиева, артистлар Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Айгөл Әхмәтова һ.б катнашалар.
Премьера спектаклен тамашачылар 26 октябрь көнне Г.Камал театры бинасында кичке сәгать 6-да күрә алачаклар.
Ландыш ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|