|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2016 Шоу-бизнес
Булат Бәйрәмов Иж-Бубыйда әтисенә багышлап кичә уздырды (ФОТО)Танылган ди-джей Булат Бәйрәмов һәм аның бертуган абыйлары Искәндәр һәм Марат Әгерҗе районындагы туган авыллары Иж-Бубыйда күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән, аннан “Ялкын” колхозында партком секретаре вазифасын башкарган әтиләре Рөстәм Җиһангәрәевның тууына – 70, вафат булуына 20 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе уздырдылар. Бу көнне бертуган Җиһангәрәевлар авыл мәчетендә Коръән укыттылар. Аннан мәрхүмнең рухына багышлап дога кылдылар. Мәдәният йортында уллары тырышлыгы белән әтиләренә багышлап төшерелгән бик тә эчтәлекле фильм күрсәтелде. Рөстәм Җиһангәрәевнең хатыны Әлфия, сыйныфташлары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары аның турында хатирәләр яңарттылар.
Соңыннан Булат белән аның җәмәгате Ләйсән Гыймаева тамашачыларга бик матур концерт күрсәттеләр. Ә Ләйсән башкаруында заманында Рөстәм әфәнденең иң яраткан җыры “Китәсез дә мени, аккошлар?”ны зал аягүрә басып тыңлады.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА |
Иң күп укылган
|