поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
09.08.2016 Җәмгыять

Ялганмы, чынмы?

Русиядә күпме кешенең хәер соранып яшәвен берәү дә белми. Урамда, метрода, мәчет-чиркәү тирәләрендә кул сузып торучыларны санап-исәпләп бетерү һәм шулай ук хәер сорашуны тыю да мөмкин эш түгел. Ник дигәндә, закон кечкенә балаларны “кулланып” хәер сорашучыларга карата гына җинаять эше ачарга һәм узып баручыларга артык каныгучы теләнчеләргә генә штраф салырга рөхсәт итә. Рәсми булмаган статистика мәгълүматларына караганда, хәер сорашучыларның 70 проценты бу “эшкә” үз теләге белән чыкмый икән.

Халыкның социаль яктан якланмаган әлеге катламын төрле “хуҗа”лар бу эшкә яллый яки мәҗбүр итә. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә “эшләүче” һәр хәерче үз хуҗасына елына 7 миллионнан 12 миллионга кадәр табыш китерә ди. Хәерченең үзенә күпме “хезмәт хакы” түлисен “хуҗа” хәл итә, кайберәүләргә көнлек кеременең 30 процентына кадәр эләгә, ә кемдер бер шешә аракыга риза-бәхил.
 
Беркөнне Казан үзәгендәге тукталышта автобус көтеп торам. Яныма җыйнак-пөхтә генә киенгән ир килеп, сүз катты. Башта юл сорый ахры дип уйлаган идем, әмма бу акча сорый икән.
 
– Бөтен булган акчамны документларга тотып бетердем. Юлга акчам калмады. Ә миңа Түбән Камага кайтырга кирәк. Автобуска билет 400 сум тора. Хәзер менә юлга кешеләрдән җыям, кем күпме бирә ала, шулай ярдәм итүен үтенәм. Юлга акча бирегез әле... – ди.
 
Тышкы кыяфәте белән үзебезнең тирә кешеләргә охшаган булса да, акценты кавказ халкыныкына тартым үзенең. Дәшми генә тыңладым. Бик үк ышандырмады моның сөйләнүе. Әмма шулай да, дөнья хәлен белеп булмый, бәлки чыннан да авыр хәлдә калгандыр дип, кесәмдәге 100 сумны (юлыма дип әзерләп куйган идем) чыгарып бирдем. Алды, рәхмәт тә әйтмәде. “Тагын 50 сум бир инде”, – ди. Дәшмичә генә “юк” дип башны селектем, чөнки үз-үзен тотышыннан ук бернинди дә авыр хәлдә калмавы аңлашыла иде инде. (Соңыннан белештем, Түбән Камага автобус билеты 450 сум икән).
 
Ул тукталыштагы башка кешеләр янына китте. Һәркем янына бармый. Ниндидер үзе генә белгән принцип буенча сайлап ала да кешене, янына барып кыйссасын кабатлый. Бераз күзәткәч, ялгыз гына басып торган хатын-кызларны яки парлап торган егет белән кызны сайлавы ачыкланды. Кемдер акча чыгарып бирә, бөтенләй тыңлап тормаучылар да бар. Ә бу тукталышны әйләнеп чыкты да, каядыр китеп барды.
 
Әлеге хәлдән бер-ике көн алдарак кына хезмәттәшебез дә шундый ук очракка юлыккан булып чыкты. Шулай ук чиста гына киенгән бер абзый татар акценты белән Апаска кайтырга акча сораган. “Сырхауханәдән чыктым, юлга акчам юк”, – дигән. Ә тагын бер-ике көннән әлеге хезмәттәшемнән тагын юлга дип акча сораганнар. “Бу юлы тыңлап та тормадым”, – диде.
 
Хәер, мондый акча сораучыларны үземнең дә беренче тапкыр гына очратуым түгел. Кайберләре ышандыра, кызгандыра, андыйларга 10-20 сум булса да бирмичә калып булмый. Чыннан да, төрле хәл булырга мөмкин бит. Үземнең дә транспорт өчен бер тиен дә акчам калмаган чак булды. Әллә берәрсеннән сораргамы икән дип уйланып торганым да хәтердә (автобус билеты – 15 сум, ә сумкам бик авыр иде ул чагында). Әмма сорый алмадым, ярты Казанны җәяүләп кайттым.
 
“Кыен хәлдә калдым”, “юлга кирәк иде” дип урамда, тукталышларда акча сораулар мошенниклыкның яңа бер төре микән, бу хакта Эчке эшләр министрлыгында берәр төрле мәгълүмат бар микән дип, МВДның матбугат хезмәтенә чылтыраттым. “Әгәр зыян күрүче гариза бирми, зарланмый икән, полиция хезмәткәрләре тиктомалга гына бер кешене дә тоткарлый алмый. Бездә мондый очраклар турында бернинди дә мәгълүмат юк”, – диделәр матбугат хезмәтендә. Хәер, чыннан да, алар хакында нинди мәгълүмат була алсын ди инде. Бәлагә тарган кешегә ярдәм итәм дип аңа үз кулларың белән акча чыгарып тоттыргач, мине алдадылар дип зарланып булмый бит. Аннан соң төгәл генә алдаумы-юкмы икәне дә билгесез. Алдау икәнен төгәл белсәң дә, 20-30 сум өчен гариза язу сәер кебек.
 
Ә менә интернетта мондый ялганчылар турында мәгълүмат гаҗәеп күп. Интернетта әлеге тема буенча фикер алышулар, форумнар бар. Анда язылганнарга ышансак, бу аферистлар урамнарга кечкенә балалы чегәннәр урынына чыккан икән. Ник дигәндә, тегеләренә акча бирүчеләр кимегән ди. Болары итагатьле, чиста, уртача гына киенгәннәр, һәрберсенең ниндидер кызгандыргыч “тарихы” бар. Әмма эш принцибы чегәннәрнеке кебек үк – беркатлы кешеләрдән акча саву.
 
Мондый ысулларны көндәлек тормышта кулланучылар да юк түгел икән. Монысы да интернеттагы бер форумнан: “Минем бер танышым бар, ул транспортта беркайчан да түләми. Эшли дә кебек инде, гаиләсе дә яхшы... Ул шулай экономияли! Аның транспортта “куян” булып йөрү буенча тулы бер стратегиясе бар. Берсендә кондуктор моны маршрут автобусыннан куып төшерә башлаган. Танышымның үзе белән акчасы булса да, түләмәгән, коляскалы бер хатыннан билет алып бирүен сораган. Һәм тегесе алган!..”
 
Кыскасы, мондый очракта ышаныргамы-юкмы икәне турында төгәл генә әйтү, ниндидер киңәш бирү мөмкин түгел. Чөнки дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин. Акча бирү-бирмәү дә һәркемнең үз эше. Бирәсең икән, беркемне гаепләп тә, зарланып та булмый.
 

Чулпан ФӘТТАХОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.08.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»