поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.08.2016 Хатлар

Без ничек йөзәргә өйрәндек

Ямьле дә соң авылыбызның тирә ягы! Бигрәк тә җәй көннәрендә. Яшел палас җәйгән су буйларын, урман-кырларын, тәмле чишмәләрен әйтәсе дә юк инде. Ә авылны, берсеннән - берсенә кушылып, зурая барып, уратып алган дүрт елга тагын кайда бар? Кыскасы, берни белән дә алыштырып булмаслык матур урыннар! Ә инде Чия тавы?! Без шул тау башына менәргә бигрәк тә яратабыз. Аның иң биек җиренә менеп, авылга карасаң, искиткеч хисләр кичерәсең. Нинди биек бит ул безнең Чия тавы!

Узыша-узыша менеп җитеп, тау буйлап йөгергәндә, кулларны сузып, кош кебек талпына-талпына күккә омтылганда ак болытларга якынайган кебек буласың...
 
Җәй айларын быел да түземсезлек белән көтеп алдык. Менә, ниhаять, каникул көннәре дә килеп җитте. Быел мин - 3нче сыйныфны, ә Зөhрә апам 4 сыйныфны тәмамладык. Икебез дә яхшы укыйбыз, минем “4”ләрем дә юк хәтта. 
 
Мин үземне апасыз күз алдына да китерә алмыйм. Гел аңа охшарга тырышам. Без аның белән бер генә минутка да аерылып тормыйбыз. Эшләгәндә дә гел бергә, уйнаганда да.
 
Менә әле дә, йортка иртәрәк чыктым да, апаны көтеп торам. Тышта шундый җылы, кояшлы матур иртә. Челләнең беренче көне бүген. Шуңа да Мута буена барырга кирәк. Әнә, апалы-сеңелле Фирүзә белән Хәнүзә дә киләләр, күрше Сәрия дә күренде. Ишектән апа чыгу белән, без дә капкага юнәлдек.
 
Җәйге иртәнең рәхәтен тоеп, сөйләшә-сөйләшә елга буена килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Алдыбызда - Мута елгасы. Биек текә ярдан аска карап торабыз. Ә Мута боргаланып-боргаланып тыныч кына ага да ага гына. Безне су керергә Танып елгасына җибәрмиләр әлегә.
 
Ул Мута ише генә тугел, шундый киң дә, тирән дә. Шулай берчак әнидән:
- Таныпка су керергә барыйк әле, - дигәч, әни безгә:
- Нинди Танып ди ул, сезгә Мута да бик җиткән. Йөзә дә белмисез әле, - дигән иде.
 
Безнең әни белән бәхәс¬ләшеп торып булмый, әйттеме - бетте. Бик күп сөйләнсәң, Мутадан да коры калуың бар.
Тик Хәниф абый гына, безне кызыктырып, Таныпка су керергә йөри. Ул быел 8 сыйныфны тәмамлады. Аның зур велосипеды да бар. Башта ул велосипедын җентекләп юа-чистарта. Аннан соң көзге каршына килеп, кара бөдрә чәчләрен бик тырышып тарый да, матур күлмәген киеп, ашыкмыйча гына зурлар кебек атлап, чыгып барышлый:
- Ауфвидерзеен, мелкота!- дип елмаеп күз кыса.
 
Ә безгә “Мута да җитә”, имеш.
Беләм инде, әни безне суга батырырлар дип курка, шуңа да җибәрәсе килми. Ярар инде, әнә бит бәләкәй энекәшем Әнфисне Мутага да җибәрмиләр әле. Әни, безнең су керергә киткәнне күреп алып, кул селтәп калды.
 
Менә шушы инде ул, безнең су коена торган урын. Зөhрә апа чишенде дә суга кереп китте.
- Әй, нәрсә бу?! Күрдегезме? - дип кычкырган сүзенә борылып карасак, аптырап катып калдык. Апа тездән суда басып тора иде.
- Карагыз әле, су саеккан бит, без су керә торган урынга язгы ташкын ком тутырган! Әйе, хәзер без дә күрәбез. Менә сиңа мә, су кердек, ди! Ә нинди шәп урын иде бит! Әйе, мондый сюрпризны беребез дә көтмәгән иде.
 
Мута елгасы бик тирән түгел ул. Иңе өч-дүрт метрлар булыр. Сайрак урыннары да, тирәнрәк җирләре да бар.
- Әйдәгез, эзләп карыйк әле, бәлки тирәнрәк җире дә бардыр, бәхетебезгә берәр урынны ташкын казып куйгандыр әле, - дидем мин.
- Әлфирә дөрес әйтә, әйдәгез, карыйк,  - дип ашыктырды апам да.
Салган киемнәрне күтәреп, елга эченнән су буйлап аска таба атладык. Бер егерме метр да үтмәгәнбездер, алдан атлап баручы апа билдән суга кереп тә китте.
 
- Әһә, монда тирән икән, - диде ул шатланып.
- Ә озынлыгы бер метрдыр?! - дип көрсенде Хәнүзә.
Чокырның озынлыгы бер генә метр түгел иде. Озынлыгы биш-алты метр, ә киңлеге елга уртасына кадәр икәнлеген ачык¬ладык. Бу урынны ошатып, киемнәрне ярга ташладык та, рәхәтләнеп су коена башладык. Баягы күңелсез хәлләр дә онытылды.
 
Су буе яңгырап торды.
Бервакыт безнең шау-шуны басып, апаның көр тавышы ишетелде:
- Ура-а! Мин йөзәргә өй¬рәндем!!!
 
Минем күңелгә кылт итеп май аенда булган вакыйга килеп төште. Апа белән йорт¬ны себергәндә, ул бөтерелә-бөтерелә сикергәләп:
- Ә мин быел йөзәргә өйрәнәм! Зур велосипедта йөрергә дә өйрәнәм! - дип биеп киткән иде.
Мин ул турыда бөтенләй онытып җибәргәнмен. Ә ул онытмаган. Менә ни өчен ул ашкына-ашкына беренче булып бу урынны тапкан! Аның йөзәргә өйрәнүендә минем шигем юк иде.
 
Тынлыкны Фирүзә бозды:
- Алдыйсың, - диде.
- Менә карагыз! - апа елмаеп елганың сай ягыннан җитез генә узып, тирән урынның башына барып басты да, җиңел генә йөзеп тә китте. Сай урынга барып җиткәч, торып басты.
 
Мин сокланып hәм бераз көнләшеп карап тордым. Минем дә хәзер үк йөзәргә өйрәнәсем килде. “Булыр микән миннән? Апа бит миннән бер яшькә зуррак”,-  дип уйладым көрсенеп.
- Куллары белән таянды, - дип кычкырды Фирүзә.
- Хәрәмләшмә, бер аягы белән гел таянып барды, - дип кушылды Хәнүзә.
 
- Алайса, яхшылап карагыз,- апа тагын баягы урынга барып басты. Бу юлы инде ул ике кулын да күрсәтеп, ике аяк табаннарын кояшта ялтыратып, пароход хәтле дулкыннар чыгарып, йөзеп китте. Хәзер инде апаның чынлап та йөзә белүендә беркемнең дә шиге калмаган иде.
Бераз вакыт уйга чумып тордык. Безнең күңелсез йөзләргә карап апа:
- Мин сезне дә өйрәтәм. Менә игътибар белән башта карап торыгыз,- дигәч, барыбыз да җанланып киттек. Йөзәргә өйрәнү теләге шундый көчле иде, берсүзсез, төрткәләшми генә чиратка бастык.
 
- Менә шулай су өстенә сузылып ятасың да, бөтен көчкә батмаска тырышып кулларны чапылдатасың, аяклар белән ярдәм итәргә кирәк. Башта килеп чыкмый ул, бата башлыйсың. Бераздан барыбер өйрәнәсең, бик нык тырышырга гына кирәк.  Алай бик авыр түгел ул. Әйдәгез, тезелеп басыгыз,- дип безне дәртләндерергә тырышты.
 
Үзе тәҗрибәле тренер кебек, хаталарны төзәтеп, киңәшләр биреп торды. Без бер-бер артлы тезелеп, бер-беребезне алыштырып йөзәргә маташтык.
 
Мин бигрәк тә каты тырыштым. “Мин өйрәнергә тиеш. Апа кебек”, - дигән уй башымнан чыкмады. Ләкин үземнең чират җитеп, суга сузылып ятуга ук бата башлыйм. Бирешмәскә тырышсам да, елыйсыларым килеп китә. “Әллә мин булдыксыз микән? Әллә апа кебекләр генә йөзә ала микән? Югыйсә, беребез дә өйрәнә алмады бит әле”, - дип уйлыйм.
 
Шунда күз сирпеп апага карап алдым. Аның йөзе җитди, бөтен көчен җыеп, алга иелебрәк, мине күтәреп җибәрергә теләгәндәй карап тора иде. Аның халәтеннән мин дәртләнеп көч алгандай булдым. Физкультура дәресендәге кебек турырак, җыйнаграк итеп бастым. Шул вакытта күзем су өстенә калыккан бер бәләкәй генә балыкка төште. Мин йөзәргә теләп кулымны күтәрүем булды, ул аткан уктай алга атылды. “Аткан уктай алга атылды!” - дип кабатлап, бар көчемә алга ыргылдым. Шунда мин үземнең күпмедер вакыт батмый торганымны сиздем. Шатлыктан үземә үзем ышанмадым. Ул тойгы шундый рәхәт иде. Моны тагын кабатлыйсы килде. Чынлапмы бу? Ялгыш түгелме? Мин түземсезлек белән чиратымны көттем. Һәм тагын алга ыргылдым! Һәм тагын батмаганымны тойдым. Барысын да күреп, сизеп торган апа кулларын чәбәкләп алды.
 
Афәрин! Булды бит! Афәрин! - дип кычкырып җибәрде. Башкалар да моны күреп аңладылар.
 
Су буе тагын да җанланыбрак китте. Чиратка басарга килгәндә атлап түгел, су чәчрәтеп йөгереп килеп басарга тотындык.
Бу күренеш ниндидер бер ярышка охшап китте. Һәм ул кызганнан-кыза барды. Беребез суга сикереп, сай урынга барып җиткәнне дә көтми, икенчебез артыннан ук, тынычланып бетмәгән дулкыннар өстенә омтыла. Су өсте кайнап торган казанга әйләнде. Һәм аны бернинди көч тә туктата алмас кебек иде...
 
Шулай күпме вакыт узгандыр, белмибез. Ләкин бу минутлар дулкынландыргыч та, мавыктыргыч та иде.
Ниhаять, тагын су буен яңгыратып бер-бер артлы:
- Мин дә өйрәндем!
- Мин дә өйрәндем! - дигән тавышлар яңгырады.
Арып-талып, шатлана-шатлана яр буена тезелешеп утырдык.
 
Барыбыз да йөзәргә өйрәнгән идек, хәттә бездән ике яшькә кече булган Сәрия  дә.
Һәркемнең күңеле күтәренке, бертуктамый елмая-елмая, ташып торган хисләрне тыя алмыйча, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә ничек өйрәнгәнне сөйли идек.
 
Кинәт Сәрия кыюсыз гына:Карагыз әле, онытмадык микән? - дигәч, барыбыз да бер мәлгә куркып калдык.
Аннан соң дәррәү суга сикердек.
- Ю-ю-к, онытмаганбыз!
- Ура, онытмаганбыз!
 
Шулай кычкыра-кычкыра, су сибешә-сибешә арыгач, кайтырга чыкканда кояш кичкә авышкан иде инде.
Без үзебезгә ничектер үсеп киткәндәй күрендек. Ни әйтсәң дә, иртән без беренче  кат суга керергә килүче каз бәбкәләрен хәтерләтсәк, хәзер инде канат чыгарган каз төркеменә  охшый идек.
 
Арыган, ачыккан булуыбызга карамастан, күзләрдән нур сибелә, иреннәр бертуктаусыз елмая, бәләкәй генә йөрәкләр шатлыктан ярсып тибә. Бөтен дөньяны яңгыратып, безнең беренче җиңүне белдереп кычкырасы килә:
- Әй, син, кояш! Ак болытлар! Әй, Чия тау! Күрдегезме, мин йөзәргә өй-рән-де-ем!!!
 
Әлфия НУРТДИНОВА, укытучы-ветеран, Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы. 

Әлфия НУРТДИНОВА
Бердәмлек
№ --- | 08.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»