|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2016 Шоу-бизнес
Ришат Төхвәтуллин бинтларга уралып, гипс салынган килеш концерт куйган (ФОТО)30 июль көнне Карамалы Гобәй авылында ачык һавада Ришат Төхвәтуллинның “Җәйге очрашулар” дип исемләнгән концерты булып узды. Ерак араларны якын итеп, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән җыелган халык Ришатның сәхнәгә чыгуын тилмереп көткән. Ниһаять, 2 сәгать вакыт узгач, бинтларга уралган, кулларына гипс салынган кыяфәттә Ришат тамашачылары алдына чыгып, моңлы җырларын бүләк иткән. Туймазы хастаханәсендә дәваланган җырчының үзендә көч табып, яраткан тамашачысына биргән вәгъдәсенә тугры калып, аларны хөрмәтләп, концерт бирүе батырлыкка тиң. Интернет челтәрендә тамашачылар юлланган хәбәрләр изге теләкләр белән сугарылган.
--- |
Иң күп укылган
|