|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2016 Шоу-бизнес
Гүзәл Идрисова ике айлык сабыен алып кая киткән? (ФОТО)Кечкенә балалар белән өйдә утырган вакытта берәр кешегә кунакка барсаң, яки дус кызларың белән очрашсаң, яисә балаларны дәү әниләренә калдырып, тормыш иптәшең белән икәү генә кинога, театрга барып кайтсаң, шундый рәхәт була инде ул! Әнә бит, унөченче майда өченче тапкыр әни булган җырчы Гүзәл Идрисова да шулай ди. – Минем хәлне яшь бәби белән өйдә утыручы әниләр аңлый инде! – дип көлә. – Сирәк кенә булса да кеше янына чыгу, бәйрәмнәр үткәрү, “һава сулау” миңа көч бирә. Узган атнада Марсельне беренче тапкыр биш сәгатькә өйдә калдырып, Биектау районында Илназ белән бергә юбилей алып бардык. Балаларның икесе няня белән калды, уртанчы улыбыз Рамильне үзебез белән алган идек. Бүген менә өченче тапкыр бәйрәм үткәрергә дип Чаллыга кайттык. Монда җиңелрәк инде. Әти-әнием үз йортлары белән яши, аларга балаларны да тыныч күңел белән калдырабыз. Казанда читенрәк шул. Гадәттә дуслар, туганнар ярдәмгә килә. Үзем бара алмаганда алар олыларын балалар бакчасыннан да алып кайтырга булыша. Әмма һаман саен дусларга да мөрәҗәгать итәргә читенсенәм. Илназ исә көне-төне эштә. Гаилә зур, аңа да эшләмичә булмый. Шуңа күрә бик сирәк кенә булса да, няня чакырырга туры килә. Моңа кадәр шул ук бер кешегә өч тапкыр балаларыбызны калдырган идек. Ошаткан идек үзен. Әмма ул да эшкә чыкты, кичләрен генә булыша ала хәзер. Кичә әле “Бирмәмен беркемгә” дип исемләнгән җырыбызга клип төшердек. Бер айдан әзер булырга тиеш Алла боерса.
Шушы көннәрдә Инстаграмда Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың серле фотосына да тап булган идек. Аның серлелеге нидә инде, дип уйлыйсыздыр. Эш шунда ки, коену киеменнән генә катерда йөзүче гаилә фотога “Дубай” дип пост калдырган. Уллары Марсельгә тиздән өч ай гына булачагын истә тотып, аларга “Кечкенәгезне дә үзегез белән алдыгызмы?”, “Дубайда бик эссеме?” дип сораулар яудырганнар. Илназ аларга үзенең җавапларын да бирә барган. Шулай да гаилә чынлыкта да Дубайда ял иткәнме соң, әллә бу шаярту гына булганмы? Берочтан Гүзәлдән әлеге фотоның да тарихын сораштык.
--- |
Иң күп укылган
|