|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2016 Җәмгыять
Бушлай бензин өчен чишенгән Чаллы кызын эшеннән азат итәләрЧаллыда яшәүчене "Наиком" автозаправка станциясендә бикинида бензин салырга килгән өчен эштән азат итәләр. Бу хакта бүген җирле Chelny-biz.ru. интернет-портал хәбәр итә. Кичә бушлай бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотографияләре күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә урын алды. Фотога һәм видеога төшерү акцияне оештыручыларның төп шартларының берсе иде. Бер оешма җитәкчесе фотолар арасында үз хезмәткәрен танып алган һәм компаниянең дәрәҗәсен төшерә дип аны эштән азат итәргә карар иткән. Директор кыздан якын арада барлык ресурслардан фотографиясен алуны таләп иткән. Кичә язган идек: Бушка бензин салдыру өчен Чаллылар шәрә йөрергә дә риза (ВИДЕО)
Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|