поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.08.2016 Мәдәният

Ун татар шагыйре Россия антологиясенә керәчәк

Россия халыкларының заманча балалар әдәбияты һәм заманча шигърият антологияләрендә ун татар шагыйренең әсәре урын алачак. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә ил күләмендә Россия халыкларының заманча балалар әдәбияты антологиясе һәм Россия халыкларының заманча шигърияте антологиясе өстендә эш бара. Россиядә гомер кичерүче һәр халык әлеге антологияләргә бишәр заманча авторын тәкъдим итәргә тиеш.

Шул уңайдан Татарстанда татар милли әдәбиятын һәм татар әдәби теленә ярдәм итү һәм таныту буенча Редакция Советы төзелгән иде. Аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде. Әлеге Совет алдында татар халкының милли әдәбияты белән бөтен Россияне таныштырырлык авторларны сайлау бурычы куелды.

“Бик күп лаеклы иҗади шәхесләр арасыннан һәр Антологиягә биш авторны гына сайлау бик авыр булды, моның белән генә татар әдәбиятының бөтен байлыгын күрсәтеп булмый”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин Редакция Советының карарлары кабул ителгәннән соң.

Шулай итеп, татар балалар әдәбияты антологиясенә Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Ленар Шәех, Рәшит Бәшәр, Резеда Вәлиева кебек танылган шагыйрьләрнең әсәрләре керәчәк дип хәл ителгән. Ә заманча татар поэзиясе Илдар Юзеев, Ркаил Зәйдулла, Лена Шагыйрьҗан, Разил Вәлиев, Рүзәл Мөхәммәтшин әсәрләре аша тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә "Интертат".

Әмма, әйтергә кирәк, бу Антологияләр Россия Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге Россия халыклары милли телләренә ярдәм итү программасы кысаларында тормышка ашырылачак проектларның бер өлеше генә. Киләчәктә, заманча проза, заманча драматургия, заманча публицистика антологияләрен нәшер итү планлаштырыла. Аларда да кайсы татар авторларының әсәрләре урын алачагын Редакция Советы хәл итәчәк. Аның составында “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бар.


---
Addnt.ru
№ --- | 06.08.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»