поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.09.2009 Мәдәният

ҮЗЕҢНЕ БЕЛҮ – ҺӨНӘР, ТОРМЫШНЫ БЕЛҮ – ГЫЙЛЕМ

Иҗат психологиясен өйрәнүчеләр каләм ияләренең әдәби мәйданга килү юлларының шактый охшаш булуын билгели. Монда катлаулы тормыш, шәхси драма да һәм, кешеләр язмышыннан тетрәнү зур роль уйный, диләр. Билгеле, сүз әйтәсе килү, табигый талант, калыплы фикер йөртмәү һәм тагын башка сәбәпләре дә бар. Әлеге формуланың һәр буыны бүген әдәбиятыбызга килүчеләргә хас булмаска да мөмкин, ә менә кайсы гына классигыбызның тормыш юлын алып карасак та, гаять тә гыйбрәтле.
Шул ук вакытта социологлар, кеше җәмгыятьнең теге яки бу төркеменнән икенчесенә күчсен өчен, очраклылыкның да мөһимлеген таный. XX гасыр ахырының гаять тә кызыклы шәхесе, киң колачлы фикер йөртүне, гомумиләштерүләрне, тарихи-сәяси сабаклардан гыйбрәтле нәтиҗәләр ясауны һәм хәтта алдан күрүчәнлекне дә таләп иткән эпик прозабызны үстерү юлында армый-талмый эшләүче сирәк әдипләребезнең берсе Зәки ага ЗӘЙНУЛЛИН белән шул хакта гәпләшеп утырабыз. Мин аңа дистәләгән еллар Совет Армиясенә хезмәт иткән полковникны, техник фәннәр докторын әдәби мәйданга бары тик көтелмәгән хәлләр, хезмәт юлындагы яисә шәхси тормышындагы борылышлар гына китерергә мөмкинлекне әйтәм.

– Чыннан да шулай, туганым, – дип куәтли Зәки абый да. –Укыган кешеләр хәтерлидер: бу хакта «Сражение внутри Советской армии» хезмәтемдә язылган. Гомерем буе көчле характер сыйфатлары белән аерылып тордым. Теләсә кайсы шартларда кеше булып калырга кирәк: Армия шәхесне тапый – мин тапатмадым. Ул аты-юлы белән сөйләшә, чөнки нигезе – мат, анысы инде һәркемгә сеңә, шуңа күрә кайчак үземнән дә чыга.

 

Холык сыйфатлары дигәннән, мин шөһрәт яратам, әмма бары тик эшләп алганны гына, шуңа күрә тиз арада Рига хәрби училищесында иң яхшы укытучыга әйләнгәнмендер дә.

 

Зур фәнгә баштанаяк чумган вакыт. Темам, алган юнәлешем әйбәт. Инде бер дигән табышларым да бар. 1977дә элеккеләре янәшәсенә яңа заряд та уйлап чыгардым. Менә шул чакта шәхси дошманнар эшемнән җибәрергә маташа башладылар. Үч иткән кебек: яңа гына тәмамлаган докторлык диссертациямнең авторефератын тарату, документлар әзерләү вакыты. 44 яшь тә 2 ай миңа. Кыз әле мәктәптә генә укый – 14тә, малай өлкәнрәк – аларны кеше итәсе бар.

 

Җитмәсә, хезмәт һәм фән юлымда иң авыр вакытта  хатыным КГБ тарафына басты, аңа минем өстән мәгълүмат бирә башлады. Төрле гайбәтләр таралды. Килеп терәлдем. Русча әйткәндә, тупикта мин.

 

Иркутск авиация училищесында рота капитаны Д. К. Бакаловның, синең холык белән армиядә хезмәт итәргә ярамый, дигәне бар. Характеристикама: «При несправедливом к нему отношении доходит до крайности», – дип ассызыклаган. Нәрсә аңлатырга теләгәнен сорагач, әйтә куйды: «Бәяләмә белән танышкан кешеләр сиңа саграк мөнәсәбәт күрсәтерләр».

 

Чыннан да, мине чиккә китереп җиткергәннәр икән: үз-үземә кул салырга ниятләдем. 1978 елның сентябрь азаклары. Нарядта пистолет һәм 16 патрон бирәләр. Сишәмбе минем чират, шунда атылырга булдым. Шимбә көнне яңгыр астында сәгать ярым уйланып йөргәнмендер. Плащ авырайды, тәнгә дым үтте. Бер урыс зираты аша узарга уйладым. Серпухов каласында бу.

 

Карап барам: бик борынгы, 1600-1800 елгы каберләр бар. Каршы ягындагы коймасы алынып, шул турыдагы урман киселеп, яңа җирләр өстәлгән. Инде егермеләп мәет тә җирләнгән.

 

Каберләрнең тәрелесе дә, тәресезе дә бар. Атылып үлсәң, шушында күмеләчәгең тәгаен. Мөселман башың белән тәреләр астында, урыс арасында беркемгә кирәкмәгән әрвах кебек ятачаксың. Шул көнне эчеп йокладым да, уянгач, өч хикәя яздым: «Мыжык», «Бал суыртканда», «Хор». Дөрес әйтәсең, туганым, шәхси драма әнә шулай кешене фикер җиткерергә ымсындыра.

 

– Кайвакыт талантлы гына кешеләр дә тормыш мәшәкатьләре арасында буталып йөреп, әдәби мәйданда күренми кала. Сезнең талант менә югалмаган, күренү юлларын тапкан. Алай гына да түгел, зур прозага да күчкәнсез…

 

– Чыннан да, теге өч хикәяне язуын яздым, аннан, инде кая куярга, дигән сорау алдында калдым. Газетага бастырырга да әшнәлек кирәк, диләр. Мирсәй Әмир Җиргәннеке – Дәрдемәнд авылыннан. Башкортстаннан булгач, якташ дип уйлап, әсәрләремне Язучылар берлегенә аның исеменә җибәрдем. Фаил, Мәгъсүм абый, Зөлфәт бу турыда еш искә төшерәләр иде.

 

Хикәяләр белән танышуга ук Мирсәй абый «Чаян»га килгән. Бераз хәл алгач, гыжылдавыннан туктагач:

 

– Ригадагы бер полковниктан 3 хикәя алдым, икесе әйбәт, өченчесе тагын да әйбәтрәк, – дигән. – Тик анысын бастырмаслар гына. Өмет зур бу егеттә. Инде картайдым. Мин аны сезгә тапшырам.

 

Беренче әсәрләр басылу теләкне үстерә. 1981 елда, Казанга килгәч, Фаил Шәфигуллин өенә алып кайтты. Бер үк йортта яшәгән шагыйрь Зөлфәт, Мәгъсүм ага Хуҗин, яңа танышым Зирәк белән озаклап сөйләшеп утырдык. Фаил бик күп сорашты һәм киңәшләрен дә бирде. Мәгълүматың күп, тормыш тәҗрибәң бай, күләмлерәк әсәрләр дә яз әле, ди. Ике елдан соң «Карбыз суы» дип аталган юмор һәм фаҗига бергә үрелгән хикәя һәм «Үрләр аша» повестен яздым.

 

– Сезне нәкъ менә икенче әсәр бөтен халыкка танытты да шикелле. Зур ышандыру көченә ия. Киләчәктә язылачак әсәрләрегезнең әдәби стилен ачык билгели шикелле. Чынбарлыкны әдәби әсәрдә мөмкин булган кадәр төгәл чагылдырган проза дип әйтимме?..

 

– Үзем дә шундыйрак фикердә. «Үрләр аша»да бер генә нәрсә дә уйлап чыгарылмаган иде бит. Героиняларның прототиплары бар. Бик күпләр, әлегә иң яхшы әсәрең, диләр.

 

– Прозагыз искиткеч гүзәл милли хатын-кыз образларына бай. «Кырык бернең арбалы хатыннары»н гына алыйк. Югыйсә әдәбиятка килүдә гаилә тормышым да зур роль уйнады, дисез. Хатын-кыздан барыбер күңелегез кайтмаган.

 

– Әйе, сокландыргыч татар хатын-кызларын күп күрдем мин, әмма бергә тормыш башлаган, алты ел артыннан йөреп өйләнгән хатыным иң авыр чагымда хыянәт итте. Докторлык диссертациямне яклауга каршы оештырылган эшләргә катнашты. Баштарак кешегә санамаса, соңыннан дәрәҗәм артудан көнләште. Пенсионер булып калгач, мөнәсәбәте тәмам үзгәрде. Ир хөрмәте юк, ашарга-эчәргә әзерләми, кер юылмый.

 

…Эштән чыгарылгач, үземә дип бүлеп бирелгән җирдә кура җиләге, алмагачлар утырттым. Шулар белән юанып яшәр кебек идем. Бер атнадан килеп карасам, эзләре дә калмаган, бакча солдат күн итегеннән тапталган. «Убирайся, (…) татарин, сожжем, строить не дадим», – дип язылган такта кадап киткәннәр. Шуны оештырган Тысский фамилияле полковник белән каты гына сөйләштем, һаман яндыру белән куркыта. Бакчаны тәртипкә китерергә бер атна вакыт бирдем. 4 көннән килсәм, бар нәрсә элекке хәленә кайткан.

 

Өйдә генә, әйткәнемчә, хәлләр кире якка үзгәргән килеш. Саҗидә апа турында район газетасында «Ник ямансу бу көзләр?»не бастырган идем. Шул чыккан сан юк. Кайдалыгын соравыма каршы хатын бик ямьсез, тупас сүзләр белән җавап бирде. Эшләр болайга киткәч, чыгып китәм, диюемә дә, дүрт ягың кыйбла, дип тора. Шул хәлләрдән соң бер атна дигәндә чыгып киттем.

 

– Әдәби үзәкләр күп. Сезне нәкъ менә Казан тарткан.

 

– Шулай булды шул. Хатынны эшкә озаткач, архивларымны барладым. Ике капчык. Кешеләргә илттем дә, бер дустымнан бурычка 2 мең акча алып, чемодан тотып, өстәге кием белән генә Мәскәүгә чыгып киттем. Аның аша узганда да зиратка кереп чыгу гадәтем бар иде. Әхмәтхан батыр кабере янында басып торам. 72 самолетны бәреп төшергән очучы. Кеше өчен генә дә утызлапны яздырган. Кожедубныкыннан – 11гә, Покрышкинныкыннан 13кә артык.

 

Гиляровский исемле журналист каберенә дә барып чыктым. Бөтенләй каралмаган. Чистарттым. Ял итәргә утырдым. Тагы да шул: барыр кеше, кунар җир юк. Уйланам. Бер хатын хәрбиләр каберләрен тазартып, юып йөри. Эше беткәч, яныма килеп утырды.

 

– Сездә кайгымы? – дип сорый.

 

– Юк, – дим. Кабатлап сораган саен, каршы төшәм.

 

– Сөйләгез инде, – ди. – Мәскәүнең иң акыллы еврей хатынымын, миңа киңәшкә хәтта акча түләп йөриләр, гомерегез буе киңәшем өчен рәхмәтле булырсыз.

 

Сугыш вакытында Алабугада яшәгән икән. Татарларны мәрхәмәтлелекләре, киң күңеллелекләре өчен хөрмәт итә икән. Мин аңа чакыру буенча Казахстанга сопроматчы-прочнист булып эшләргә юл тотуымны әйттем. Ул миңа бары тик Казанга гына барырга киңәш итте, мондый белемле улларын татарлар кимсетергә юл куймас, диде.

 

Хатын-кызның әнә шундый изге күңеллеләре дә очрады миңа. Казан мине язучы буларак таныды. Ханым хаклы булган.

 

Гомер бетүгә барса да, иҗат хыялларымның очы-кырые юк. Әле менә татар тарихы турында дүрт томнан торачак әсәр язарга җыенам. Тәүге битләрен яза башладым, калганына Ходайдан гомер сорыйм.


Рифә РАХМАН
Шәһри Казан
№ 179-180 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»