|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2016 Матбугат
Зифа һәм Марсель Әскәровлар бүген кызларына исем куштыралар (ФОТО)ТНВ каналының "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында эшләүче Марсель Әскәров күптән түгел әти булды. Хатыны Зифа аңа 29 июль көнне кыз бала тапты. Сабый Казанның "Ава-Казань" түләүле клиникасында дөньяга аваз салган. Зифа белән баланы кичә өйгә алып кайтканнар. Баланың авырлыгы 3 кг, буе 48 см. Бүген Әскәровлар гаиләсендә бәйрәм. Кызларына исем куштыралар. Исемнең иң матурын сайлаганнар - Сөмбел! Марсель һәм Зифаны чын күңелдән котлыйбыз! Көтеп алган балагызның игелеген күрегез!
--- |
Иң күп укылган
|