|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2016 Милләт
Хәтер чарасы булып үттеТатар авылларында булып үткән хәтер көннәре Чүмбәли һәм Мәдәнәдә башланып китте, аларны Чүмбәлинең элекке көрәш мәйданнарында дан тоткан батыры Рәис Мөҗипов оештырды. Беренче булып Чүмбәлидә мәҗлес кордылар, каберлекләргә барып мәрхүмнәрне яд иттеләр, аннары, дин әһелләре һәм чакырылган кунаклар Мәдәнә авылының «Рәшидә» мәчете алдына җыелдылар. Рәис әфәнде шушы мәчетне төзеткән Фаиз Гыйльмановка сүзне бирде. Фаиз әфәнде үз чиратында Аллаһы йортының төзелеше, шушы изге эштә тырышлык күрсәтүчеләр һәм мәчетнең бүгенге тормышы турында сөйләп үтте. Аннары халык алдында Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Зарипов, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Түбән Новгородтан килгән Мансур хәзрәт Хөсәинов, Кызыл Октябрь районы мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмаилов, Мәдәнә һәм Кече Рбишча имамнары Рәмис хәзрәт Әшрәфетдинов белән Әмир хәзрәт Юсипов сүз тоттылар. Хөрмәтле кунакларның чыгышлары тәмамлангач, Ислам хәзрәт Мәдәнәнең дини тормышына зур өлеш кертүчеләрне мөфти Равил Гайнетдин исеменнән медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде. Шушы югары бүләкләргә Фаиз Гыйльманов, Шәмил Айсин, Наил Камаев, Фәрит Айнуллин, Равил Хисәмов, Рәмис хәзрәт Әшрәфетдинов, Мансур Бәдретдинов, Рушан Сибгатуллин, Рәис һәм Рәшит Мөҗиповлар лаек булдылар. Шулай ук югарыда язып үткәннәрне өлкә Диния нәзарәте исеменнән Гаяз хәзрәт Закиров та Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шуннан соң кунаклар мәчет алдында башланган абсолют авырлыкта билбаулар белән көрәш ярышларын карадылар. Биредә дүрт көрәш батыры бил алышты, баш судьялыкны Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки Валемеев алып барды, ә келәмдә судья вазифасын Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин башкарды. Көрәш барышында Зәки Валемеевны мөфти Равил Гайнетдиннең бүләге, Рамил Мусинны, Әдип Валемеевны һәм Рәис Мөҗиповны милли спортка өлеш керткәннәре өчен Кызыл Октябрь районы администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Көрәштә Мәскәүдә яшәүче Кызыл Яр егете Илдар Билялетдинов җиңде, аны Рәис Мөҗипов кучкар һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләде. Икенче һәм өченче урыннарны яулаган Сафаҗай батыры Ринат Сәбитов белән чүмбәлиле Рәмис Хәсәнов та кыйммәтле бүләкләргә, ә рбишчалы Айрат Ахсянов тамашачылар симпатиясе призына лаек булдылар. Кызганычка каршы, коеп ява башлаган яңгыр танылган артистлар Рәсим Низамов, ИлСаф, Ирфан Измайлов һәм Ринат Вәлиевның чыгышларына гына бераз комачаулады. ФОТОДА: бүләкләү мизгеле.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|