|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2016 Криминал
Башкортстанда Татарстанның күчмә зоопаркыннан ике пума баласын урлаганнарТатарстанның күчмә зоопаркы Ишембай шәһәре эчке эшләр бүлегенә хайваннары югалуы буенча мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Зоопарк директоры полициягә ике пума (мәчесыманнар семьялыгына керүче хайван) баласы югалуы турында хәбәр иткән. Оператив төркем вакыйга булган урынны тикшергән. Полиция фаразлавынча, пума балалары аналары белән читлек эчендә булган. Карак ана пуманы икенче читлеккә күчергән, аннары махсус җайланма белән аның балаларын читлек эченнән тартып чыгарган.
Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү эше бара. РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлеге буенча (зур күләмдә урлау) җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|