поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.08.2016 Җәмгыять

«Эсседә акылдан шаша башлыйсың»

Эссе. Урамда яфрак та селкенми. Термометрда терекөмеш баганасы 35-37 градустан да артып китә. Айфоннардагы һава торышы хәтта +40 градус күрсәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе билгесез чыганаклардан алынган мәгълүматлар дөреслеккә туры килми, үзләренең бер тәүлеккә төзегән һава торышы фаразлары Татарстан буенча 98 процентка туры килә һәм бу иң ышанычлысы дисә дә, берни үзгәрми – барыбер эссе.

Шәһәр фатирында өлкән яшьтәгеләр чарасызлыктан юеш җәймәләр бөркәнеп утыра, кемдер су буеннан кайтып керми, йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләргә аеруча да авыр. Челлә кайчан чигенер, аны сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп ничек үткәреп җибәрергә, эссенең зыяны һәм файдасы турында белештек.
 
Быелгы озакка сузылган эсселек аномаль булып исәпләнсә дә, 2010 елгы корылык белән чагыштырырлык түгел, ди белгечләр. Ул еллардагы 40 градуслы челләне, җәе буе яңгыр яумаган районнарда җирләр ярылу, авыл хуҗалыгына килгән зыянны күпләр хәтерлидер әле. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина әйтүенчә, соңгы елларда, гомумән, температура күтәрелү күзәтелә. Җәен генә түгел, кышын да гадәттәгедән җылырак. Еш кына һава торышының шундый тотрыксыз булуы табигый бәла-казаларга китерә. Соңгы елларда Татарстанда климат кискен, экстремальгә әйләнә бара. Бу аеруча җәйге айларда сизелә. Хәер, бу безнең республикага гына түгел, бөтен җир шарына хас күренеш, ди белгечләр.

Кеше
Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе хәбәр итүенчә, эссе һава торышы аркасында, инсультлар, инфарктлар очраклары ешайган. Йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, авырлы хатын-кызларга, яшь балаларга кызуда аеруча да сак булырга киңәш итә табиблар. Еш кына кеше баш һәм йөрәк авырту, кан басымы уйнаудан зарлана. Кояшта пешеп, кызу сугып интегүчеләр дә җитәрлек. Ни хикмәт, кыздырган кояш астында йөрмәсәң дә, эссе һава, тынчу урыннарда кешенең хәле начарланырга мөмкин. Эссе кабуның билгеләре: бит кызара, баш авырта, күз аллары караңгылана, күңел болганыр­га, эч авыртырга, баш әйләнергә, тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Хәле начарланган кешене салкынча урынга алып чыгарга, кысып торган киемнәрне чишәргә, авыруга күп итеп су эчертергә кирәк, ди табиб­лар. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтергә була. Хәле яхшыланмаса, «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртырга кирәк.

Табигать
Эсселек аркасында себер якларында урманнар яна. Бу янгыннарның төтене хәтта безгә кадәр килеп җиткән иде, берничә көн Татарстанда, Башкортстанда кара томан торды.
 
Челлә бөҗәкләргә дә тәэсир итми калмаган. Казанда гына май аеннан бирле 300гә якын бал корты чагу очрагы теркәлгән. Галимнәр, нәкъ менә җәй эссе килү бөҗәкләр артуына сәбәп булды, дигән фикердә. Шөпшәләр, бал кортлары котырса да, черкиләр, чебеннәр азрак икән быел. Алар эссе яратмый, шуңа да урманнарга, сазлыкларга качып беткәннәр, ди. Балык Бистәсе, Алабуга, Биектау, Мамадыш районнарында кара еланнар еш күренә. Соңгы биш елда Россиядә елан чагудан үлүчеләр булмаса да, эсселектә әлсерәгән еланнар куркыта. Ә менә колорадо коңгызлары эсседә бик күренмиләр. Ләкин бу бәрәңге уңышы яхшы булачак дигән сүз түгел шул әле. Танылган бакчачы, академик Фарсель Зыятдинов:
 
– Күп кеше бәрәңгене «Престиж» белән агулап утыртканга да, колорадо коңгызлары һәлак булып бара. Аннары, эсселек тә аларга үрчү мөмкинлеге бирми. Озакка сузылган челлә бәрәңгенең нәселдәнлеген үзгәртүгә китерә. Бу үзбәкстан якларында еш күзәтелә. Хәзер алып карасагыз да, бәрәңге стандарт зурлыгыннан кечерәк, вак­лана башлаган икәнен күрерсез. Аның тәме дә үзгәрергә мөмкин. Бәрәңге алырга вакыт бар анысы, гадәттә 5-10 сентябрьдә генә «икенче икмәк» уңышына тотыналар, тик дым булмаса, бәрәңге үсәр дигән өмет юк. Эсселек бәрәңгегә өлешчә зыян салырга өлгерде шул инде, – ди.
 
Авыл хуҗалыгы
Татарстанда барган урак өсте өчен һава кулай да кебек, икенче яктан, җитәрлек дым булмау аркасында, кайбер районнарда өлгергән уңышны да югалталар. Кырларда технологик юллар белән корылыкка каршы көрәш бара баруын, әмма табигатьтән бирелгән явым-төшемне берни алыштыра алмый шул.
 
Актанышта, мәсәлән, ике айга якын яңгыр яумаган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов әйтүенчә, гектардан якынча 40 центнер уңыш җыеп алынса да, көзге культураларның кибүе күзәтелә. Икмәккә килгәндә, район быел берничә йөз миллион сум акча югалтыр төсле, дип фаразлый ул.
 
Быелгы җәйдә уртача температура 32-34 градус саклана, август аенда да температура климатик нормадан 6-7 градуска югарырак булыр, ди синоптиклар. 5 августтан челлә акрынлап чигенә башласа да, тиз генә салкынайтмаячак әле. 5-7 августта 25-30 градус җылылык вәгъдә итәләр. Алдагы көннәрдә урыны белән кыс­ка вакытлы яңгырлар, боз яварга, секундына 15-20 метр тизлектә җил исәргә мөмкин.
 
Сүзен-сүзгә
Олег Шайтанов, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган агрономы:
– Эсселек авыл хуҗалыгы өлкәсенә зур зыян салды дип әйтеп булмый, шулай да челлә нәтиҗәләре сизелерлек. Әлбәттә, озакка сузылган эсселек авыл хуҗалыгы тармагына файдага түгел. Ул һәр үсемлектә, бөртекле культурада үз чагылышын таба. Бөртекнең сыйфаты без көткәннән ваграк, начаррак. Хәзер менә кукуруз өчен бик борчылабыз. Терлек азыгы арасында кукуруз бик мөһим урын алып тора, ул – төп силос культурасы. Чәкәннәр, бөртек тулысынча өлгерсен өчен, серкәләндерү процессы сыйфатлы булырга тиеш. Ә бу бары 18-24 градус җылылыкта гына уңышлы була ала. Артык эссе бөртекне киметә, җитмәсә, туфракта дым юк. Тәҗрибә кырларында июльнең соңгы ике декадасыннан бирле тамчы да төшкәне юк. Кукурузның кыйммәте төшә. Нәтиҗәдә, савым күрсәткечләре кимергә мөмкин. Җәйге эсседә болай да сыерларның аппетиты югала, алар күләгәлерәк урын эзли, юньләп ашамый. Корылык көзге чәчү эшләренә дә комачаулый. Җирне эшкәртүе авыр, ул өлешләп сына, 2009 елда яңгыр яумаган кайбер районнарда уҗымнар бары көз көне генә тишелеп, кышны чыга алмаганнары истә. Коеп яуган яңгырлар безгә файдага түгел, сеңдереп, туфракка үтеп, сибәләп яуган яңгыр­лар кирәк.

Ә сез эссене ничек җиңәсез?
Фәүзия Кәримова, 82 яшьлек пенсионер:
– Җәйге бакчама барам. Иделдә йөзәм. Дөрес, су яшелләнде хәзер. Мунча керәм. Бер яккан мунча өч көнгә җитә. Иртәнге сәгать 6да торам да ишегалдында яшел чирәмдә салкын чыкта йөрим. Бик эсседә салкынча су белән коенам. Яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланам. Аз-азлап кына ат ите ашарга тырышам. Эсседән хәлем беткәне юк әле, шөкер.
 
Илназ Сафиуллин, җырчы, композитор:
– Мин эсседә газлы су эчәм, туңдырма ашыйм. Эссегә күнегеп киләбез бугай инде. Челләдә аз гына акылдан шаша башлыйсың. Ләкин ничек кенә булмасын, җәй шулай эссе булыр­га тиештер. Рәхәтләнеп коеныйк, авылга кайтыйк, кызыныйк, җәйнең рәхәтен тоеп, кадерен белеп калыйк.
 
 
Кояшның иң кыздырган чагында – 11.00-17.00 сәгать аралыгында урамга чыгудан тыелып торырга тырышыгыз.
Эсседә башка киеп йөрергә, җиңел, иркен, табигый тукымадан тегелгән кием кияргә, кондиционер булган кибетләргә ешрак кереп хәл алырга киңәш ителә.
Организм сусызлыктан интекмәсен өчен, көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Аеруча газсыз минераль су, компот, җиләк-җимеш морслары, лимонлы су, җылы яшел чәй файдалы. Суны иң эссе вакытта эчмәвең хәерле. Сәгать 8дән 12.00гә кадәр, 16.00дән 20.00гә кадәр 1-2 йотым белән ярты сәгатькә бер тапкыр гына эчеп кую яхшы. Артык салкын су салкын тию, үпкә ялкынсынуга китерергә мөмкин. Эсседә спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела. Шулай ук сыра, төрле газлы сулар да организмга начар тәэсир итә.
Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы, баллы ризыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.
Авыр физик эштән һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торыгыз.
Бүлмәдә 22, 23 градус җылылык иң яхшысы булып санала. Көндез кояшлы яктагы тәрәзәләрне каплагыз, ә төнлә тәрәзәләрне ачып куегыз.
Эсседә балаларга карата аеруча да игътибарлы булу сорала, дип киңәш итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 04.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»