поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2016 Киңәш-табыш

Артык суганны кая куярга?

Бакчачыларның уңыш җыя торган чоры. Кыяр, суган, кишер, кәбестәнең үзләренә җиткән кадәрен әзерләп куйганнар инде. Ә менә артыгын кая куярга? 36 градус эссе дип тормыйлар, кәрҗин күтәргән әбиләр базар чатына чыгып утыра.

Мөмкинлеге булганда, акчасын эшләп каласылары киләдер инде. «Океан» базарында үткән-сүткән кешегә ялварып диярлек крыжовник тәкъдим итеп утыручы Сәлимә ападан, аны башка юл белән урнаштырып булмыймыни соң, дип кызыксынам.
 
– Алыпсатарлар килеп сорап китә, бәясен бик түбән куялар. Бераз арттырсалар, интегеп утырмас идем, – ди.
 
Теләче районыннан кил­гән Әхтәм абый да сүзгә кушыла.
 
– Элек бәрәңгене бер ашханәгә тапшыра идем, бернинди дә проблемасы булмады. Хәзер әллә никадәр документлар сорап аптыраталар, – ди ул. – Сатыласы продукциянең күләме аз булгач, лабораториягә бару, белешмә өчен акча түләүләрнең мәгънәсе калмый.
 
Бакчачыларга берәр төрле ярдәм күрсәтелмиме икән дип, мин Татарстан бакчачылар ассоциациясе рәисе Владимир Дейнекинга шалтыраттым. Аның сүзләренчә, ассоциация андый проблемаларны хәл итми.
 
– Без шәһәр хакимия­те белән базарларда тү­ләүсез сатуны оештырдык. Башкача булыша алмыйбыз. Бакчачылык ширкәтләренең үз идарәләре булып, шунда берәрсе алынса гына инде бу эшкә. Безнең киләчәктә шулай эшләү нияте дә бар. Идарәдә кемдер ут өчен, кемдер каравыл өчен, кемдер юлларны карау, ә кемдер бакчачылар җитештергән продукцияне сатуны оештырырга тиеш, – ди әңгәмәдәшем.
 
Фермерлар, крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә дә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. «Экофермер» кооперативы рәисе Нурҗиһан Хәйретдинованы да борчый икән бу мәсьәлә.
 
– Бакчачылар продукцияләрен беркая да урнаштыра алмый, кая барсаң да, лицензия, сертификат сорап аптыраталар. Елдан артык шәһәрнең башкарма комитеты белән сөйләшүләр алып бардык. Җирле халыкка үз продукциясен сату өчен махсуслашкан мәйданчыклар төзергә уйлыйбыз. Башкарма комитет Казанда шундый җиде мәйданчык булдырырга рөхсәт бирде. Берсе Луковский урамында төзелеп ята. Анда сату бушка булачак. Цивилизацияле итеп төзелгән сату урыннары, базарлардан аермалы буларак, түбәле, чиста, пөхтә булачак. Алар барысы да бер стильдә матур итеп эшләнә. Бу урыннар нәкъ менә үзебезнең җирле халык өчен карала, – диде ул.

Фото: sntat.ru
 
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»