поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.09.2009 Ир белән хатын

ТАНЫШТЫРА, КАВЫШТЫРА... РАДИО

"Татарстан – Яңа гасыр" радиосында берзаман турыдан-туры эфирны парлап алып бару гадәте бар иде. Иңгә-иң эшләп, бер-береңнең холкын, гадәтен биш бармагыңдай белгәч, гаилә корып җибәрү дә гайре табигый тоелмый. Әнә шулай гаилә учагы тергезүчеләр арасында Алсу белән Аяз Исмәгыйлевләр аерылып тора. "Татарстан – Яңа гасыр" радиосының беренче көннәреннән үк эшли башлаган бу пар сабырлык, тугрылыкның, бер-береңә юл куя белүнең менә дигән үрнәге икән.

– Алсу, синең радио журналисты һөнәрен сайлавыңны очраклы түгел дип беләбез.

 

– Әти-әни кечкенәдән кеше күз алдына алып чыга иде. Һөнәре буенча укытучы алар. Әмма тора-бара, икенче югары белем алып, нефть өлкәсенә күчкәннәр. Әни инженер-эколог, әти социаль тармакны сайлаган. Мәктәп сәхнәсендә үземне судагы балык кебек сизә идем. Моңа музыка мәктәбендә укуым да ярдәм иткәндер. Миңа шулай һәрьяклап үсәргә мөмкинлек биргәннәре өчен әти-әнигә хәзер дә рәхмәт әйтәм. Менә шулай Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә барып кердем. Шунда укыганда "Татарстан" радиосына практика үтәргә килдем.

 

– Радио сине кай ягы белән җәлеп итте соң?

 

– Кечкенәдән радио тыңлап үскән буын бит без. Шуңа күрә аңа ихтирам, кызыксыну зурдан иде. Остазым Рәкыйп абый Гаффарда (эш серләренә үтемле итеп төшендергәне өчен рәхмәт инде аңа) тырышып практика үтәм шулай, бөтенесе белән исәнләшеп йөрим, күбрәк танышасым, аралашасым килә. Ә бер егет, исәнме-саумы юк, выжт итеп үтә дә китә. Бер көнне туктаттым да, син нишләп миңа сәлам бирмисең, дидем. Ә мин синең исемеңне белмим, ди ул. Менә шулай Аяз белән танышып киттек. Алар өске катта, без подвалда утырабыз. Әллә ни күрешми идек инде. Әмма минем кыюлык тәэсир иткән. Җаен табып, безнең бүлмәгә сугыла башлады егетем.

 

– Гаиләдә икең бер һөнәр иясе булу комачаулык итмиме?

 

– Киресенчә, ярдәм дә итә әле. Кайбер кешеләр, өйдә дә бергә, эштә дә бергә, бер-берегездән туеп бетәсездер инде, дип аптырый. Бер бинада эшләсәк тә, кайбер көннәрне бер-беребезне күрмибез дә хәтта. Очраклы гына коридорда очрашабыз икән, сәлам, дип елмаешып китәбез. Өйдә күрешмәдегезмени, дип сорыйлар шулчак. Алай да булгалый. Без бит икебез ике өлкә кешеләре. Аяз – хәбәрләр тапшыруының русча чыгарылышы мөхәррире, мин – PR менеджер. Эш буенча кайчак кичәләр оештырып, мәйданда ахыргача торырга туры килә, төнлә белән дә, таң алдыннан да кайткан бар. Мин Аязның авызын-борынын җыерып түгел, елмаеп каршы аласын беләм. Эш буенча уртага салып сөйләшер мәсьәләләр дә булгалый. Аяз минем хәләл җефетем генә түгел, иң якын, серләр сыярлык иптәшем дә.

 

– Димәк, сезгә көнләшү чире йокмаган икән.

 

– Без чәпчеп, бер-беребезгә янап тавыш чыгара торган кешеләр түгел. Көнләшү бар инде ул. Барыбыз да адәм баласы бит. Ләкин шаяртып кына. Бер-беребезгә ышанабыз без. Шулай булмаса, балаларыбыз – мәхәббәт җимешләрен ничек үстерергә кирәк? Әнә алты яшьлек Саматыбыз нәкъ әтисе төсле, өч яшьлек Әминәбез исә миңа охшаган.

 

Менә шушы урында әңгәмәгә Аяз кушылып китте.

 

– Безнең Алсу белән охшаш якларыбыз байтак. Икебез дә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамладык, икебез дә радионы яратабыз. Мин радиога аның кебек үк канатланып, Сиринә апа Латыйпова киңәше буенча килдем. Монда беренче көннән үк дуслар таптым.

 

– Остазларың дип кемнәрне атар идең?

 

– Университетта ук Попов ачышы серләре белән таныштыра башлаган, ярдәм итүдән тайчанмаган Миләүшә Айтуганова, хәбәрләр тапшыруы мөхәррире Мидхәт Миншин, аннан эстафетаны кабул итеп алган Рәзин Нуруллин... Алар миңа киңәшләр бирде, өйрәтте, күп мәсьәләләрдә булышты.

 

– Алсу сине кай ягы белән җәлеп итте?

 

– Беренчедән, бик чибәр ул. Ул чакта аңа 19 яшь иде. Акыллы, кыю, үз сүзен берәгәйле итеп әйтә белә.

 

– Гаиләдә кайсыгыз юл бирүче?

 

– Күбрәк миндер, мөгаен. Бездә, гомумән, кайсыбыз хаклы булган дип мөнәсәбәтләрне ачыклау сирәк була. Бер акыл иясе, әгәр хатын-кыз хаклы түгел икән, аңардан моның өчен гафу үтенергә кирәк, дигән бит әле. Мин дә шул принциптан чыгып, ярар шулай булсын, дип ризалашып куям.

 

– Балаларны тәрбияләү күбрәк кем өстендә соң?

 

– Бездә андый бүленеш юк, һәр эшне бергәләп башкарып чыгарга тырышабыз. Шулай да бер-беребезнең хәленә керәбез. Аның эше ишәеп китә икән, мин гаилә эшләрен үз өстемә алам, киресенчә дә була. Әниебез яшьләр өчен "Тынычлык хакына" дигән зур чара оештыру эшләре белән мәшгуль. Бу җәһәттән аңа минем кайбер киңәшләрем дә ярап куйды.

 

– Чынлап та эштә нәкъ урак өсте, – дип ачыклап үтә Алсу. – "Яңа гасыр"ны тыңласаң, үзеңне ишетерсең" проекты да финишка чыкты. Тамашачылардан гаризалар кабул итү туктатылды, инде жюри әгъзаларына җиңүчеләр-не генә барлыйсы калды. Шул арада балаларда музыкаль чаткылар күреп сөенергә дә өлгерәбез. Җәлил бистәсенә кайтып, үземнең пианиноны алып килергә, Самат белән Әминәгә беренче ноталарны төшендерергә дә вакыт дип уйлыйм.

 

Урам буйлап кулга-кул тотынышкан Аяз белән Алсу килә. Болар һаман бала-чага кебек җитәкләшеп йөриләр икән, дип тел шартлатучылар да байтак. Әмма алар бу сүзләрне әллә ишетә, әллә юк. Икесенең ике ягында – нәни дәвамчылары. Нинди генә җил-бураннар дуласа да, бу кулларның бер-берсеннән аерылмаячагына ышану өчен үзләренә бер карау да җитә икән.

 


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ | 25.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»