поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.09.2009 Мәдәният

КАМАЛ СӘХНӘСЕНДӘ – ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН ӘСӘРЕ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 9 октябрьдә яңа сезонны ачарга ниятләп тора. Чираттагы 104 сезон традиция буенча «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин, С.Сәйдәш) музыкаль спектакле белән башланып китәчәк. Театр җитәкчелеге белдергәнчә, быелгы сезон әһәмиятле һәм истәлекле вакыйгаларга хәйран бай булыр дип көтелә. Яңа сезон былтыргы премьералар белән үрелеп барачак. 12 октябрьдә татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе Галиасгар Камалның тууына 130 ел тулуга һәм Академия театры аның исемен йөртә башлауга 70 ел тулуга багышланган зур тантаналы кичә узачак.

Шулай ук, 7 ноябрь көнне мәшһүр татар режиссеры Марсель ага Сәлимҗановның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе оештырыла. Ә 8 ноябрьдә әлеге истәлекле датага багышлап премьера – «Курчак туе» әзерләнә. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Курчак туе» –Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп эшләнде. Безнең театрга бу пьесаны моннан җиде ел элек алып килгәннәр иде. Катлаулы пьеса. Укып чыккач та, безнең театр әсәр белән кызыксынды, ләкин мин ул вакытта куркып калган идем. Г.Исхакый, гомумән, үзенчәлекле язучы. Ләкин җиде ел узганнан соң без аны сәхнәләштерергә кирәк дигән фикергә килдек. Аны ике автор – Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмит иҗат итте. Мансур Гыйләҗевның әсәрләре безнең театрда инде күптән куелмаган иде. Ә Ризван Хәмит заманында бик популяр драматурглардан саналды. Яңадан шушы авторлар белән эшли башлавыбызга бик шатланабыз», - дип белдерде.

 

«Курчак туе» спектаклендә театрның популяр актерлары – Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Айдар Хафизов, Радик Бариев, Рамил Вәҗиев, Раушания Юкачева уйный. Ә төп рольне яшь һәм талантлы артисткабыз Нәфисә Хәйруллина башкарачак.

 

Г.Камал театры бинасында 2-6 декабрь көннәрендә «Яшь татар режиссурасы» фестивален уздыру да каралган. Г.Камал театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов белдергәнчә, әлеге фестивальдә Ф.Бикчәнтәевның укучылары катнашачак. Аларның берничәсе быел диплом алса, калганнары  киләсе елга укуларын төгәлли икән. “Яшь татар режиссурасы” фестивале кысаларында Т.Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» (Лиля Әхмәтова), «Мулла» (Дамир Самерханов), И.Зәйниевнең «Люстра» (Туймазы Татар дәүләт драма театры), Н.Гогольнең «Акылдан шашкан кеше язмалары» (Альберт Гаффаров) күрсәтеләчәк.Фестивальгә  Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы» (Эмиль Талипов) спектакле белән йомгак ясалыр, дип фаразлана.

 

Моннан нәкъ алтмыш ел элек ГИТИСта беренче Татар студиясенең чыгарылышы булган. Ягъни, Казан сәхнәсенә 1949 елда Мәскәүдән бер төркем татар артистлар укып  кайта. Татар сәхнәсендә аларның исемнәре инде легендага әверелгән – Шәхсәнам Әсфәндиярова, Празат Исәнбәт, Гәүһәр Камалова, Дэллюс Ильясов, Асия Хайруллина, Асия Харисова, Рәфкать Бикчәнтәев, Асия Галиева, Рауза Әхмәрова, Гали Хөсәенов, Шакирҗан Харисов, Мәхмүт Хәсәнов. Әлеге шәхесләр турында Луара Шакирҗанова китап та әзерләргә алынган. 22 декакбрьдә театр бинасында зур бәйрәм – Татар театры көне билгеләп үтеләчәк.

 

Театр Яңа ел тамашаларын да читләтеп үтәргә җыенмый. Быел алар 25 декабрьдә старт ала. Балаларга “Иң зур татар чыршысы”нда яңа ел әкияте, Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле уеннар тәкъдим ителәчәк.

 

Театрның директоры Шамил Закиров белдергәнчә, быел театр тугандаш республиканың башкаласы – Уфага гастрольгә юл тотарга планлаштыра. Мәгълүм булгача, 14 февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне театр сөючеләргә драматург Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз – remake” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. Автор тарафыннан әсәр хәзерге заманга яраклаштырылган һәм 1970 елларда “Диләфрүзгә дүрт кияү” нинди уңыш белән барган булса, хәзергесен дә тамашачы шулай җылы кабул итәр, дип ышандыра театр җитәкчелеге.

 

Яңа сезонда яңа авторлар да бар. Мәсәлән, Камал сәхнәсендә беренче тапкыр Зәки Зәйнуллинның әсәре сәхнәләштерелә. “41нең арбалы хатыннары” дигән пьесаны сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев әзерли. Спектакль Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан әзерләнсә дә, биредә хатын-кыз образы чагылыш табачак.

 

Камаллылар журналистларга тагын бер шатлыклы хәбәрләрен җиткерде. 2010 елның апрель аенда “Россиядә - Франция, Франциядә – Россия елы” проекты  кысаларында татар театрына француз режиссеры – Доменик Питуазе киләчәк. Татар-француз проекты нигезендә ул бездә француз драматургиясенең җәүһәре булган Мольерның “Тартюф” спектаклен сәхнәләштерәчәк икән. Спектакльдә уйнар өчен актерлар кастинг узган инде.

 

Узган сезонда IX Халыкара “Нәүрүз” театр фестивале төрки дөнья мәдәнияте тарихында зур вакыйга булып язылды. Фестивальнең оештыру комитеты һәм дирекциясе 2010 елның июнь аенда “Нәүрүз” фестивале эгидасы астында Халыкара театраль форум уздыру турында карар кабул итте. Моннан тыш яңа сезонда театр халыкара һәм Россия күләмендә уздырылачак театр фестивальләрендә дә катнашырга вакыт табачак.

 

Быелгы сезон юбилейларга бай дигән идек. 104 сезон дәвамында театрның әйдәп баручы артистлары Фирдәвес Әхтәмова, Әзһәр Шакиров, Рузия Мотыйгуллина, Хәлим Җәләлов, Хәлимә Искәндәрова, Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанованың юбилей кичәләрен дә уздыру каралган. Җыеп кына әйткәндә, театр тамашачы белән очрашуга җиң сызганып әзерләнгән. Уңышлар телик аларга!

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 25.09.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»