|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2016 Җәмгыять
80 яшьлек Лашман бабае бакчасында абрикос үстергән!Лашманда (Чирмешән районы) яшәүче һәвәскәр бакчачы Рөстәм Галимов бакчасында абрикос та үстерә. Бу җимеш агачын – үсентесен, интернет аша заказ биреп, Красноярскидан кайтарттым. Инде икенче ел уңыш бирә. Чиләбедән алынган өч төп абрикос ботаклары да тамыр җибәрде. Аларны, як-якка киңәеп, метр ярым биеклектә генә үсә торганнарны, янә ике урынга төртеп куйдым, – ди ветеран. Сап-сары, татлы абрикослары, өлгереп, тәмам пешеп, коела да башлаганнар.
1970 елда Галимовлар бакчасын үз иткән абрикос агачының төп өлеше – кәүсәсе метр чамасы. Иң мөһиме – күп уңыш бирә, безнең шартларда да өлгереп җитә. Алай гынамы, Рөстәм абыйның груша агачында алар әллә ничә төрле. Ботакка ботак ялганган урыннар дистәләгән. Ботакларны бер-берсенә уентык ясап кертә, бакча сумаласын сөртеп, ябыштырып, пленка белән каплый. Ярашалар үзе.
Быел көз 80 яшен тутырачак Лашман “Мичурины“ның бакчасына керсәң, аннан чыгасы да килми. Әллә ни зур булмаган участокта алма, кура җиләге, карбыз, кавын, слива, суган, кишер, бәрәңге, тагын әллә нәрсәләр үсә.
Теплица эче дә буш түгел. Биредә кыяр, помидор чәчелгән, бер кырыйда лимон агачына урын табылган. Бәләкәй слива куагы аның җимешеннән – төшеннән үсә башлаган.
Озынча, эре булып өлгерүче кура җиләген ул күрше Әмир авылыннан алып кайткан. Өч ел элек. Таралмыйча үсә. Кызылы да, сарысы да бар. Кышка керер алдыннан Рөстәм абый кура җиләге ботакларын җирдән нибары егерме сантиметр гына калдырып кисеп чыга. Куркасы юк, икенче елны алар кабат бик тиз һәм яхшы үсә.
Виноград чыбыкларындагы зур-зур тәлгәшләргә дә күз төшми калмый. Алар 16 төрле, кызылы, яшеле, карасы, сарысы дисеңме, барысына да безнең як климаты килешә.
– Моның кадәр җиләк-җимеш үстерү өчен су да күп кирәктер? – дим тәҗрибәле бакчачыга. Аның җавабы кыска булды: “Юк, суны кирәгеннән тыш күп сипмим, су бит кайбер үсентеләрнең котырып үсүенә генә китерә, уңышка артык булышмый”.
Галимовлар бакчасында әллә ничә төр чәчәк бар. Кайсы – дәвалау үзенчәлекле, кайсы умарта кортлары өчен файдалы. Алты оя умарта кортлары хуҗалары кебек бик уңганнар, Рөстәм абый инде ике тапкыр бал аертырга өлгергән. Ана кортларны ул Украинадан хәтле кайтарткан. Элегрәк – бишне, соңгы елда тагын шулкадәр. Кортлары да тыңлаучан, әрсез, ил аерганнары юк.
Аның яшелчәләре, җиләк-җимешләре агу-фәлән, ят ашлама күрми диярлек. яндекс
Сүз дә юк, рәтләрдә чүп үләннәргә ирек куярга ярамый, алар уңышны киметә, җирнең маен суыра, көчен киметә.
– Бакчада эш бетми, әмма өлгереп була, мин кемнәндер ярдәм көтмим дә, – ди якташыбыз. – Аллага шөкер, кул-аягым исән. Чәчәкләр арасында йөргәч, җаным тыныч. Үстергән нигъмәтләремне кемгәдер биреп җибәрсәм дә сөенәм генә.
Рөстәм бабай иртәнге дүрттә үк аяк өстендә. 9 ел элек карчыгы вафат булгач, аңа бакчада да, өйнең башка мәшәкатьләренә дә өлгерергә кирәк. Әле бит дөнья хәбәрләрен дә белеп торасы килә. Дистәгә якын газетада (аларның күпчелеге – бакчачыларга атап чыгарылучы) Рөстәм абый кебекләр өчен киңәш, яңалык күп була. Компьютеры да еш кабына, интернет аша ул орлык, үсенте сорап, әллә кайларга заказ җибәрә, туган-тумача белән аралаша. Ара-тирә кунаклар да килә Лашманның мәшһүр бакчачысына. Әлмәттән, Лениногорскидан бик еш киләләр икән.
Күбрәк киңәш сорыйлар, үсентеләр дә алалар. Берни жәл түгел ветеранга. Бакча эше яшьләрне генә кызыксындырмый диярлек. Рөстәм абый моны һич аңламый. Бездә дә теләсә нәрсә, хәтта көньякта яки төньякта гына яхшы үсүче җиләк-җимешне дә яраклаштырырга мөмкин. Әгәр дөрес итеп, вакытында карасаң, бакчаңда хәтта коры дигән елларда да барын да уңдыра аласың.
...Рөстәм абый янында озак тормадым, иртәгә шәһәрдән балалары, оныклары кайтасы икән. 80не тутыручы бабай үзенә һәм кунакларга да булыр дип, дистәдән артык бройлер чебеш симертеп, әле генә аларны суеп, үзе үк йолкып та куйган. Вәт Лашман бабае!
Кадыйр ГОМӘРОВ |
Иң күп укылган
|