поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.08.2016 Җәмгыять

Сафаҗайда шәкертләр ярышты (ФОТО)

23 июльдә Пильна районы Сафаҗай авылындагы мәктәп стадионында шушы авыл егетләре бертуган һәм Ринат аляутдиновлар инициативасы һәм тырышлыгы белән чираттагы “Шәкертләр бәйрәме” гөрләп үтте. Өлкәбезнең татар авыллары мәчетләре каршында җәйге укулар тәмамлануга багышлап оештырылган әлеге чара быел җиденче тапкыр уздырылды.

“Изге эшкә Ходай Тәгалә ярдәм бирә” дигәндәй, күк йөзендә болытлар куерып, менә-менә яңгыр явар төсле булса да, бәйрәм башлануга ялтырап кояш чыкты. Бәйгедә катнашучы командалар шоба буенча үзләренең чыгыш ясау чиратын ачыклаганнан соң, махсус Мәскәүдән килгән, тик хәләл чараларны гына оештыручы һәм алып баручы җор телле Азат Галләмшин сәхнә түренә бәйрәмгә нигез салучыларны һәм кунакларны чакырды.

Әлбәттә, һәрбер яхшы эш Аллаһы Тәгалә исеме белән башлана. Бу юлы да Ринат хәзрәт Аляутдинов бәйрәмне Корьән сүрәләре укып башлап җибәрде. Хөрмәтле кунаклар арасында өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та бар иде.

- Бүгенге бәйрәм шәкертләр, мөгаллимнәр, картлар һәм яшьләр, гомумән авылларыбыз өчен кирәкле вә әһәмиятле чара. Иң яхшы гамәл - дәвамлы гамәл. Шуңа барчагыз киләчәктә дә ислам кануннарын өйрәнүне дәвам итегез, чөнки Аллаһы юлында булган кеше бервакытта да югалмас. Тәңребез аны һәрвакыт туры юлга чыгарыр, - диде Гаяз хәзрәт үзенең тәбрикләвендә һәм шәкертләргә алдагы ярышларда уңышлар теләде.

Шулай ук бәйрәмне тантаналы ачуда Мәскәү имамы Илдар хәзрәт Аляутдинов, Сафаҗай авылы хакимияте башлыгы Фәрит Каюмов, мәктәп директоры Рамил Мусин һәм Пильна муниципаль районы Земство җыены депутаты Мирзахләм Абдулганиев катнашты. Ә инде Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсовның һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Закировның Пашат белән Семочки авылларында үткән Хәтер көнендә булып, Сафаҗайга да килеп, шәкертләрне һәм барлык халыкны сәхнәдән сәламләве бәйрәмнең дәрәҗәсен һәм абруен тагын да арттырды. Илдар хәзрәт, үз чиратында, төрле яктан килгән кунакларга, шәкертләргә аларны бәйгегә әзерләгән мөгаллимнәргә олы рәхмәтләрен белдерде.

- Моннан җиде ел элек авылыбыз күләмендә генә башланып киткән чараның елдан-ел колач җәюе безнең өчен зур куаныч. Әлбәттә, бу киң масштаблы бәйгене оештыруда байтак кешеләр катнаша, аны әзерләү күп көч таләп итә. Шуның өчен беренчедән җирле авыл хакимиятенә һәм мәктәп дирекциясенә рәхмәтләремне җиткерәм. Шулай ук партнерларыбыз һәм ярдәмчеләребез – Мәскәүнең Тарихи мәчетенә һәм Ислам институтына, Ринат хәзрәт җитәкчелегендәге imedrese дистанцион дини белем бирү порталына, өлкә Диния нәзарәтенә, Сафаҗай яшьләр хәрәкәтенә, авыл мәчетләренә, барлык нижгар бизнесменнарына да рәхмәтләремнең иң олысын юллыйм, - диде Илдар хәзрәт.
Ниһаять, бәйге старт алды, ярышлар башланды. Анда Мочали, Сафаҗай, Карга, Камка, Чүмбәли, Суыксу, Кече Рбишча, Пашат, Анды, Семочки, Татарстанның Буа шәһәре һәм Чуашстанның Тукай авылыннан килгән шәкертләр катнашты. Ярышны Казан шәһәрендәге Россия Ислам институты вәкилләре Рамазан хәзрәт Курамшин белән Илһам хәзрәт Динмөхәммәтов һәм Мәскәү Ислам институтыннан Илдар хәзрәт Альбеков составындагы бәйсез жюри бәяләде.

Бәйрәмнең беренче номинациясендә 7 яшьтән алып 12 яшькәчә балалардан торган 11 команда катнашты. Алар өчен бәйге дүрт этаптан: сәламләү, Корьән уку, Фикх (Культ поклонения) белән Акыйданы (Вероучение) белү буенча викторина һәм нашидлар башкарудан торды. Сәламләү этабында һәр команда үзе белән таныштырды, деви¬зын әйтте. Билгеле, жюри командаларның тышкы кыяфәтенә – ислам кануннарына хас булган өс киемнәренә дә игътибар итми калмады. Кагыйдә буенча, бер этапта катнашкан шәкерткә икенчесендә катнашырга мөмкинлек бирелмәде.

Беренче булып бу номинациядәге ярышны Пашат командасы башлап җибәрде һәм үзенең чыгышын тиешле дәрәҗәдә башкарды. Башка командалар да бәйгегә җитди әзерләнгәннәр иде.

Нәтиҗәдә, сәламләү этабында викторина белән берлектә беренче урынны Сафаҗай командасы яулады, икенче урын Тукай һәм өченче урын Карга командасына елмайды. Корьән аятьләре укуда беренче урынга Пашат шәкертләре командасы, икенчегә Анды, өченче урынга Суыксу командалары лаек булды. Ә инде нашидлар башкаруда урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында Сафаҗай, икенчедә – Тукай, өченче урында Кече Рбишча командасы.

7-12 яшьлек балаларның ярышлары тәмамлануга, сәхнә түренә көтеп алынган Татарстан кунагы, “Голос. Дети” шоу-программасында өченче урын яулаган татар халкының яшь йолдызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова күтәрелде. Барлык тамашачылар аның башкаруындагы мөнәҗәтләрне, араб, төрек, инглиз телендәге җырларын кайнар алкышларга күмделәр. Бәйрәм барышында Сәйдә үзенең искиткеч матур, моңлы тавышы белән тамашачы күңелләрен күп тапкырлар сөендерде.

Чибәр, мөлаем кызны сәхнәдән төшүгә һәрвакыт балалар төркеме сырып алды, ул һәрбересенә автографлар өләште һәм теләгән кеше белән фотога төште.

Кайнар төшке аш белән тамак ялгап алганнан соң, бераз ял итеп, намаз укыгач, бәйрәмнең икенче өлеше – 13 яшьтән алып 17 яшькәчә булган яшүсмерләр арасында рухи ярыш башланды. Биредә 13 команда: Пашат, Анды, Карга, Чүмбәли, Мочали, Сафаҗай, Рбишча, Камка, Семочки, Петрякс, Яндавишча, Тукай авыллары һәм Буа шәһәре вәкилләре көч сынашты. Бу номинациядә биш этап каралган иде. Беренче номинациядән аермалы буларак, биредә сәхнә күренеше күрсәтү һәм вәгазь уку биремнәре бар иде. Командалар һәр этапта да үзләрен иркен тотты, дин өлкәсендәге һәрбер сорауга төгәл-тулы, канәгатьләнерлек җавап кайтарды. Дини темага корылган һәм гыйбрәт алырдый сәхнә күренешләре барысының да күңеленә хуш килде. Бәйгедә катнашучылар аларда әдәп-әхлак темасын, ата-ананы, олыларны ихтирам итү кирәклеген, намаз укуның файдасын һәм башка күптөрле темаларны күтәреп чыктылар. Ә инде заманына карата актуаль булган проблемаларны чагылдырган вәгазьләр бәйгегә аерым бер дулкынлану өстәде, һәр кешене уйланырга мәҗбүр итте.

Икенче номинациянең нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгечә булды. Сәламләү һәм викторина этабында Чуашстанның Тукай авылы җиңеп чыкты, икенче урынга Петрякс командасы лаек дип табылды, өченче урынны Буа шәһәре яшүсмерләре алды. Корьән уку буенча беренче урында җирле Сафаҗай командасы, икенче урынны Тукай, өченчене Рбишча командасы яулады. “Иң яхшы вәгазь” этабында өстенлек кабат Сафаҗай командасына бирелде, икенче урын Буа яшүсмерләренә, өченче – Семочки командасына елмайды. Сәхнә күренешләре күрсәтүдә иң яхшылардан дип Буа командасы табылды, икенче урында Тукай, өченче урын Семочки командасына бирелде. Петрякс командасы тамашачы симпатиясе призына лаек булды.

Һәр ике номинациядә дә берди бүләкләр тапшырылды: беренче урыны яулаучылар планшетларга, икенчедә булганнар – смартфоннарга һәм өченче урынга лаек булганнар – самокатларга ия булдылар.

Төштән соң балалар өчен халык уеннары оештырылды, аларда катнашучы һәрбер баланы оештыручылар исеменнән истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр. Программага шулай ук милли көрәш тә кертелгән иде, анда барлыгы 62 батыр көч сынады. Көрәштәге бүләкле урыннар түбәндәгечә бүленде: 30 кг. – Каюмов Исмаил (Анды), 35 кг. – Хакимов Ваиз (Рбишча), 40 кг. – Ибраһимов Хафиз (Рбишча), 45 кг. – Багаутдинов Зөфәр (Рбишча), 50 кг. – Насретдинов Салават (Сафаҗай), 55 кг. – Атауллин Рафаэль (Сафаҗай), 60 кг. – Алимов Азыйм (Сафаҗай), 70 кг. – Аю¬пов Илдар (Сафаҗай), 70+ кг. – Андреев Сергей (Петрякс). Көрәштә җиңүчеләр кыйммәтле көнкүреш техникасы белән бүләкләнде.

Бәйрәмне оештыруга үзләренең вакытларын, көчләрен кызганмаучы ярдәмчеләр дә онытылмады бу көнне, аларны сәхнәгә чакырып Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Барлык чараны Мәскәү шәһәреннән килгән Каzаn Club Media төркеме видеога төшерә барды. Көне буе мәктәп каршындагы мәйдан мәш килде: Корьән сүрәләре, азан һәм дини вәгазьләр яңгырады, күңелле аттракционнар, спорт ярышлары гөрләде, милли атрибутика сату нокталары эшләде. Тулаем алганда, «Шәкертләр бәйрәме» үзенчәлекле, бүләкләргә бай булды һәм зур оешканлык белән үтте. Бәйрәм сәхнәсендә чын мөселманнарча матур, килешле кием кигән кызларны һәм егетләрне күрү күңелләргә үзе бер дәва булды. Бу бәйгенең төп максаты – зирәк, җитез, сәләтле, алга омтылучан, рухи камиллеккә ирешү юлларын эзләгән балаларны күрсәтү, алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләүгә йогынты ясау иде.



Олег ӘНДӘРҖӘНОВ фотолары.



 


Кадрия СӘМИУЛЛИНА
Туган як
№ --- | 02.08.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»