|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2009 Мәдәният
АУДИОФОНД ЦИФРАЛЫ ФОРМАТКА КҮЧӘ2009 елның октябрь аенда “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең тавыш яздыру студиясе аудиофондны цифралы форматка күчерү эшен төгәлли. 60 елга якын тупланган материалларны Татарстан сәнгате һәм мәдәниятының аудиомирасы дип атарга була. 1948 нче елдан башлап республика радиосының тавыш яздыру студиясендә магнитлы тасмаларга яздырылган һәм фонотекада тупланып барган 40 меңнән артык аудиоязма реставрацияләнде һәм цифралы форматка күчерелде. Магнитлы тасманың саклану вакыты бик аз, ул тиешле саклау шартлары таләп итә. Шуңа да әлеге язмаларны озаграк саклана торган компакт-дискларга күчерү – милли мәдәният үрнәкләрен саклап калуның иң кулай ысулы. Язмалар арасында Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова һ.б. композиторларның әсәрләре (күбесе авторлар башкаруында); күренекле язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Гөмәр Бәширов, Әмирхан Еники, Хәким Сәлимҗановның тавышлары яздырылган әдәби материаллар; татарча спектакльләрнең аудиоверсияләре бар. Язмаларны реставрацияләү эшен “Яңа гасыр” радиосының профессиональ тавыш режиссерлары башкарды. Соңгы елларда күчереп яздыру Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән берлектә “Мирас” дәүләт программасы кысаларында башкарылды. Язмаларны каталоглаштыру эше исә 2010 елда төгәлләнәчәк.
Аудиофондның цифралы форматтагы тулы варианты “Яңа гасыр” радиосы фонотекасында һәм Татарстан Республикасының Дәүләт архивында сакланачак.
Фотода: «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең тавыш яздыру студиясе җитәкчесе Ләйлә Монасыйпова.
|
Иң күп укылган
|