поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
01.08.2016 Җәмгыять

Казанда яшәүченең BMW маркалы автомобилен тартып алганнар

Татарда, юрганыңа карап аягыңны суз, дигән әйтем бар. Еш кына без бу хакыйкатькә күз йомабыз. Әҗәткә мал җыеп, тиз генә рәхәт тормышка чыгу җаен карыйбыз. Ләкин нәтиҗә генә без көткәнчә булмый. Казан шәһәренең Яңа Савин районы суд приставлары башкалада яшәүченең BMW маркалы шәхси автомобилен тартып алды. Моның сәбәбе – машина хуҗа­сының 1 млн сумга якын әҗәт туп­лавы.

Ул транспорт салымы буенча 70 мең һәм тагын бер Мәскәү компаниясенә 900 мең сум бурычлы булган. Автомобильгә арест салу өчен, Яңа Савин районы суд приставы Юлия Борнова машинаның табылу урынына,  Яшел Үзәнгә юл тотты.  BMW шәһәр читендә генә урнашкан автосервиста кыш чыккан икән. Монда ул юл һәлакә­теннән соң килеп эләккән. Шул халәттә дә машина хуҗасы аны тизрәк тө­зекләндереп сатып, әҗәтен тү­ләргә ашыкмаган һәм машина хәзер дә  ремонтланмаган килеш.
 
“Безгә билгеле булганча, тү­ләмәүченең ике шәхси автомобиле бар – BMW  һәм Lexus. Әмма бу кешенең кайда торганлыгын һәм машиналарын кайдан эзләр­гә кирәклеген белми идек. Рос­реестр­дан җавап алгач, без бу ке­шенең ипотекага алынган фатирын табып, анда яшәү­челәр белән сөй­ләшкәч кенә, бурыч­лының кай­да яшәгәнлеген белдек. Ул әҗәте барлыгын таныды, каршы килеп маташмады”,– диде Юлия  Борнова.
 
Түләмәүченең ике машинасын да ЮХИДИ һәм юл камералары  ярдәмендә күзәткәннәр. Бер­никадәр вакыт узу белән BMW юлларда күренми башлагач, ЮХИДИ машинаның юл-тран­спорт һә­лакәтенә очравы турында хәбәр итә. Шуннан соң гына әҗәтле кеше машинасының автосервиста икән­леген белдерә.
 
Машина торган сервиста башкаручы пристав тартып алу беркетмәсен төзеде. Аның күчер­мәсе түләмәү­чегә җибә­реләчәк. 10 көн дәва­мында машина хуҗа­сының бу карарга карата шикаять белдерергә хакы бар, бурычын кап­лап, милкен дә саклап кала ала. Вакыт чыккач, машинаны әҗәт түләүгә җибәрәчәкләр.
 
Автомобильнең яраксызлыгын исәпкә алып, аны штрафстоянкада түгел, ә шушы ук сервиста калдырырга булдылар. Бирегә  BMWның бәясен ачыклау өчен белгеч килүе көтелә.
 
“Безнең бүлектә вакытында салым тү­ләмәүче 4 меңгә якын кеше исәпкә алынган. Аларның 2 мең 500гә якыны – физик, 2 меңгә якыны – юридик затлар. Бу­рыч­лыларның тартып алынган мал-мөлкәте әҗәт­не түләүгә тотыла”, –  дип хә­бәр итте Яңа Савин райо­нының баш суд приставы Елена Вәлиул­лова.  Шулай ук ул җәйге чорда түлә­мәүчеләр өчен Россия Федерациясе чиклә­реннән чыгармау чарасы булдырылуын да искәртте. Яңа Савин районында хәзерге вакытта 300 физик затка илдән чыгу чиклән­гән.
Моннан тыш, суд прис­тавла­рының электрон документ әйлә­неше ярдәмендә, әҗәт суммасын физик яки юридик затларның  банк счетларыннан  күчереп алу мөмкинлеге бар. 
 
“Закон буенча безнең бурычлы гаиләнең уртак милкен тартып алу  хокукыбыз да бар. Мәсәлән, 1 млн 700 мең сумлык җир салымын түләмәүченең  җирен  тартып алу буенча гариза белән судка  мөрә­җәгать иттек. Карар чыкканнан соң, бу җир кишәрлеге сатуга куелачак”, – дип ассызыклады Е.Вә­лиуллова.

Ләйсән КАДЫЙРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы