• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 05 Июль Ләйсән Сөнәгәтова
  • 05 Июль Ләйсән Таишева
  • 05 Июль Мәсгут Имашев
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
  • Казан шәһәрендэге Бр.Касимовых, 22/7 адресы буенча урнашкан тулай торактан 18 кв.м. бүлмә озак вакытка арендага бирелә. 4 катта. Кер юу машинасы,холодильник. Якында метро, базар, кибетләр, автобуслар тукталышы. Бәясе 9000 сум. т.89274406462
  • Казанда Грузчик,Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
 
 

 
Архив
 

               

26.09.2009 Экология

КАЗАНСУ ЮЫЛА. КАЙСЫ ЭКОЛОГЛАРГА ЫШАНЫРГА?

Казансу елгасы янында Универсиада корылмаларын төзүне фән эшлекләре яклап чыкты. Журналистлар белән галимнәр арасында тарткалаш туды.

 

“Универсиада корылмаларын төзү шартларында Казан шәһәре кысаларында Казансу елгасы” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” барышында экология, биология галимнәре журналистларны дөрес мәгълүмат бирмәүдә гаепләде.

 

Билгеле булганча, Татарстандагы бер төркем иҗтимагый экологлар Универсиада корылмаларын Казансу янында төзү табигатькә зур зыян салачак дип шау-шу куптарган иде.

 

Ягъни алар Казансуның яр буен “Миллениум” күпереннән алып Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге тимерьюл күперенә кадәр булган җирләрне ком юдырып киңәйтү “Кызыл китап”ка кергән үсемлек һәм җәнлекләрне дә юкка чыгарырга мөмкин дип белдерә килде.

 

Әмма бүген Татарстан фәннәр академиясе президиумы каршындагы экология проблемалары фәнни шурасы моның белән килешмәвен җиткерде, хәтта төзелешләр файдага да булырга мөмкин дип тә әйтте.

 

Алар сүзләренчә, Казансу елгасы ул инде Яңа-Савин районындагы тимер юлдан 200 метрда бетә. Шуңа Универсиада корылмалары төзелә торган җирдә Казансу елгасы юк, анда сазлыклар гына калган, ди галимнәр. Һәм аларны бетерүдән табигатькә зыян килмәячәгенә ышандыра.

 

“Сулыкларны ком белән юу, суның төп чыганагыннан яхшырак агуына китерәчәк. Шулай ук Универсиада корылмалары төзеләчәк җирләрне тиешле экологик проектлар ярдәмендә матурайту шәһәрнең үзәген күркәм итәчәк”, дигән фикердә югары уку йорты, фәнни институт хезмәткәрләре.

 

Моннан тыш, алар шул Казансу янындагы үсемлекләрне һәм кошларны саклау бер җирлек нигезендә генә мөмкин түгел, ягъни аны комплекслы хәл итәргә кирәк дип саный.

 

Галимнәр әйтүенчә, бүгенге шартларда икътисади һәм экологик өлкәдә бер уртак фикергә килергә кирәк. Һәм кала зур тизлек белән үсеш алган заманда үсемлекләрне саклап калу мөмкин булмаска мөмкинлеген дә әйтә.

 

Хәтта биология фәннәре кандидаты Олег Аськеев: “Шәһәрдә гомумән табигатькә урын юк”, диде.

 

Экологларның мондый карашы һәм инде барлык дөрес түгел мәгълүмат таратуда журналистларны гаепләү, каләм ияләре арасында каршылык тудырды. Алар галимнәргә дөрес мәгълүмат җиткерү өчен барлык басмаларның да ишекләре ачык булуын әйтте.

 

“Түгәрәк өстәл” барышында аңлашылганча, Казансу янында Универсиада корылмаларын төзүгә багышланган җыелышлар әле киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шул сәбәпле, кайберәүләр бу “өстән кушылган эш түгел микән”, дип шикләнде.

Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 23.09.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (39160) / 15.03.2010 00:07:43

Сонгы вакытта хокумэт спортка дип бигрэк куп акча сарыф итэ,ул Универсиада дип акылдан язалар инде. Шуна киткэн акчаларнын яртысын гына булса да фэн устерелешенэ тотсалар, файдасы кубрэк булыр иде!

№6 (36557) / 19.02.2010 20:39:36

Экологларны хөкүмәт сатып алды, шуңа күрә дә алар "бернинди дә зыян юк" дигән нәтиҗәгә килделәр. Казансуны юдыру начнрга китерәчәк, менә аның нәтиҗәсен күрәбез инде, елга кибә башлады. Аны сусаклагычта су дәрәҗәсе кимүе белән аңлатырга тырышсалар да, монда аның гаебе юк, ярдагы комнарның агып китүе аркасында Казансу күзгә карап бетә башлады. Ә хөкүмәт моны күрергә теләми, чөнки аның төп мәгънәсе-Универсиада объектларын төзү.

№5 (25413) / 29.10.2009 15:48:40

шул су, йәшеллек буйында булган өйләр су белән йәшеллектән һәм койаш белән җилдән шул универсиада биналары белән капланырга мөмкиндер бәлки, шулай булса шулай итеп шунда гына тора торган кешеләрнең тору шартлары начарланадыр һәм өйләренең бәйәсе бер аз төшәдер.

№4 (23740) / 27.09.2009 18:38:45

Йошкар Ола шәһәрендә 70 елларда,елганы казып, йуылган ком өстендә,микрарайннар төзеделәр.Елга зурайды,чистарды,үрдәкләр бала чыгара(шәһәр уртасында).Балык тота башладылар.Менә дигән булды.Безнең Казан шулай матурланса,начар булмас.
Сай су тиз җылына һәм сасый башлый,үләннәр үсә,тирән суда бу хәл йук.Борчылмагыз йук өчен.
Кемгәдер өлеш чыкмаган,шуңа тарткалаша ике татар.

№3 (23698) / 26.09.2009 22:51:54

Бездэ урыс приставкасын дорес тэржемэ итэ белуче татар журналисты юк бит. Сузнен мэгънэсен анламыйлар шикелле ботенлэй. Шунлыктан бик актуаль тема булса да, тэржемэ колке булганлыктан, бу язманы юмор булегенэ генэ элэрлек.

№2 (23695) / 26.09.2009 21:14:58

Озак кермәгәч, тагын да көлкерәк икән боларны укырга тырышып карау..)))

Икебезнен берсе дурак. (Миндер)

Елга ничек итеп юыла? Бәлки, юынадыр ул?

Юыла нәрсә унитаздан хәтта?

№1 (23692) / 26.09.2009 20:43:46

80 еллар Казансу елгасы нинди булган соң. Хәзер анда үсемлек, җәнлек түгел, кеше дә яшәрлек түгел. Юдырып куйган, су тизрәк агып чистармасмы

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте