поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
01.08.2016 Шоу-бизнес

Ринат Рәхмәтуллинның җәе ничек үтә?

Популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллинның җәе ничегрәк уза икән? Шул турыда белешергә дип автор-башкаручының үзенә шалтыраттык.
– Әткәй, мәрхүм, ярый әле Аллаһы Тәгалә төнне яраткан, ул булмаса кеше эштән бер дә туктый белмәс иде, дип әйтә торган иде. Көне бу әле бер, әле икенче шәһәргә, авылга сабантуйларга, концертларга йөргәндә гел шушы сүзләр колакта яңгырап тора.

Юлдан кайткан арада яңа җырлар яздырам. Туйлар, бәйрәмнәр дә алып барырга күп чакыралар. 8-15 августта Пермь якларында сольный концертларым үтәчәк. Шул мәшәкатьләр белән дә чабып йөргән көннәребез. 
 
Җәе булгач, бакча эшләре, вак-төяк ремонтлары да бар инде аның. Буадан берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан Түбән Наратбаш авылында яшәүче әнкәй янына да көн дә кайтып йөрибез. Ул исән-сау гына була күрсен. Кечкенә кызыбыз Регина җәй буе аның янында. Менә әле дә лагерьдан кайтты да, тагын әнкәй янына авылга китте. Кызыбыз да бик матур итеп җырлый. Аны үзем белән бергә зур шәһәрләргә чыгыш ясарга да алам. Олы кызыбыз Ландышның кияүгә чыкканына ике ел. Әлегә бәбиләре юк. Оныкны бик көтәм инде. Кызым башта яхшы эшкә урнашам диде, менә хәзер эше дә булды инде, бәлки, онык белән дә озак көттермәсләр дип өметләнәбез. 
 
Августның икенче яртысыннан соң ял турында да бераз уйларга вакыт калырга тиеш. Мин чит илләргә барырга кызыкмыйм. Ял итәр өчен үзебезнең Россия курортларын кулай күрәм. Быел Тоз күленә һәм Кырымга барырбыз дип торабыз, – дип планнары белән уртаклашты Ринат абый. 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе