поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2009 Дин

ТАБЫШЫГЫЗ, КАВЫШЫГЫЗ

Мөселманнарга бездә дә игътибар арта бара хәзер. Хәләл ризык кибетләре, кафелары бар, мөселман сырхауханәсе, матурлык салоннары ачылды… Алардан да әүвәл башкалада таныштыру-кавыштыру үзәкләре барлыкка килгән иде. «Сөләйман» мәчетендә дә инде җиденче ел шундый үзәк эшләп килә. Күптән түгел алар «Инфо-ислам» мәгълүмат агентлыгы проекты буенча nikahrt.ru таныштыру сайты ачтылар.

– Мондый социаль челтәр булгач, сезгә эш тә калмагандыр инде, – дип мин мәчетнең уку бүлеге мөдире Мәликә ханым ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттем.

 

– Юк, – дип көлә Мәликә ханым. – Эшебез тагын да артты дисәк тә була. Ә сайтны төзегәндә чынлап та эшебезнең кимүенә өметләнгән идек. Чөнки вакытыбыз бөтенләй җитми башлады. Мөрәҗәгать итүчеләр һаман арта, бер-берсеннән ишетеп киләләр, шалтыратып кайчан килик дип сорыйлар. Ә бит аларның һәркайсы белән индивидуаль эшләргә кирәк. Шуннан соң башыбызга безгә сайт төзергә кирәк икән дигән уй килде. Һәм май аенда nikahrt. ru туды. Әмма барысы да сайтка үзе турында мәгълүмат калдырырга, фотосын урнаштырырга ояла, һаман да үзәккә килеп, анкета тутыралар.

 

Күбрәк кемнәр мөрәҗәгать итә?

 

– Бездә бит хәзер ирләргә караганда ялгыз хатыннар күбрәк. Тормышта үз урынын тапкан, үз-үзен тәэмин итә ала торган ханымнар килә. Аларга матди таяныч та кирәкми, ялгыз калудан куркалар. Аннары тагын бер тенденция бар – икенче хатын эзләү модасы китте. Бу байлар арасында гына күзәтелми. Күпхатынлылык Коръәндә рөхсәт ителгән нәрсә, шуңа күрә мин моңа каршы берни әйтә алмыйм. Әмма күпчелек ирләрнең теләсәң, икенчене, өченчене… алырга була дип уйлавы гына күңелне бимазалый. Моның бит икенче ягы да бар. Беренче хатын елап рәнҗеп йөрсә, икенче хатын алу зур гөнаһ була. Өстәвенә мондый никахларның күбесе аерылышу белән тәмамлана. Шуңа күрә ахырын уйларга кирәк. Аллаһы сөбханә вә Тәгалә, сезнең бер хатын белән торуыгыз хәерлерәк, дигән. Ирләргә шулай дип аңлаткач, кире уйлаганнары да бар.

 

Ә nikahrt. ru кемнәрне җәлеп итә? – дигән соравыма «Инфо-ислам» мәгълүмат агентлыгы редакторы Данис ГӘРӘЕВ җавап бирде:

 

– Әлбәттә, яшьләрне. Заманча мөселман яшьләренең аралашуга ихтыяҗы зур. Алар дискотекаларга йөрмиләр, үзләре кебек тәртипле, әхлаклы, иманлы кешене андый урыннарда, урамда очрату мөмкин дә түгел бит әле ул. Таныштыру хезмәте оештыру теләге шуннан туды. Аралашырга теләге булганнар өчен хәзер социаль челтәрләр җитәрлек, әмма аларда хәрам бик күп. Безнең сайтта ул юк. Әгәр дә берәрсе коткы тарату өчен махсус, әйтик, шәрә кеше фотолары элеп куйса, без аны шундук алып атабыз.

 

Аңлавымча, челтәрдә аралашкан мөселман кешесе гаилә коруны күздә тота. Сезнең аша танышып гаилә корган парлар бармы әле?

 

– nikahrt. ru эшли башлап, бер ай үтүгә, мәгълүматымны сайттан алырга кирәк, мин үз парымны таптым дип, егермеләп кеше мөрәҗәгать итте. Ә сайтта аралашырга теләүчеләр булса, аның башка социаль челтәрләрдән аермасы юк. Башта регистрация узарга, анкета тутырырга кирәк, теләмәсәң, фотоңны куймаска да була. Кызлар күбесенчә шулай эшлиләр дә. nikahrt. ru дөньяның төрле почмагыннан торып танышу, аралашу мөмкинлеге бирә. Хәтта Һиндстаннан да керүчеләр бар. Сайт бер урында гына таптанып тормый, аны һаман да уңайлырак итәргә тырышабыз. Бүгенге көндә дизайнын яхшырту өстендә эшлибез. Керегез, аралашыгыз, табышыгыз-кавышыгыз гына.

 

nikahrt. ru турындагы фикерләр

 

Илнур:

– Мондый портал күптән кирәк иде. Юкса мөселман егете әдәпле, инсафлы мөслимәне кайдан тапсын?

 

Гөлчәчәк:

– «Инфо-ислам» мөселманнар өчен бик файдалы эш башлаган. Күптән түгел генә минем иптәш кызым nikahrt. ruда үз парын тапты.

 

Римма:

– Челтәргә бары тик мөселманнарны гына үткәрәсе иде. Анкетасына ук «аракыны чама белән генә эчәм» дип язган егетләрне эзләп кермибез бит инде без анда.


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ 174-175 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»