поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2016 Язмыш

Үләселәрен төштә күрдем

Бер ел эчендә ике баласын югалткан Сания апа язмышы турында әнә шулай ди. Якын кешеләрен югалту моның белән генә бетми, аңа әле тагын ике киявен дә соңгы юлга озатырга туры килә.

Мин аны төштә күрдем
 
Сания апа үзенең язмышын сөйләсә дә, кайсы районныкы икәнен күрсәтергә кушмады. “Кешеләр кызгансын өчен түгел, кайгыларга да түзеп була икән, дисеннәр өчен эчемне бушатам. Балачагымда мин дә бик бәхетле кызчык идем. Без гаиләдә икәү үстек. Абыем белән бик дус идек. Тик ул кыска гомерле булып чыкты. 16 яшендә суга батып үлде. Әти-әнинең бар таянычы, юанычы булып мин калдым. Шуңа да аларны гел кадерләп яшәдем. Ирем Габ­денур белән гаилә коруым да әти-әнием   хакына булды. Алар­ның сүзен тыңлап дөрес эшлә­гәнмен: ирем бик тә әйбәт кеше булып чыкты, – ди Сания апа. – Гаилә коргач, читкә чыгып китмәдек. Әти-әниләрдән ерак түгел йорт салып чыктык. Габденурның әтисе күп­тәннән бакыйлыкка күчкән иде. Аның әнисен үз яныбызга алдык. Матур гына яшәдек. Бер-бер артлы өч балабыз туды. Барысына да исемнәрне әнкәй кушты. Олы кызым – Гөлфирә, икенчесе – Гөлси­нә, улыбызны Идрис дип атадык. Әнкәй бу сабыйларны үзе­неке итеп үстерде. Минем әти-әнием дә гел ярдәм итеп торды”.
 
Матур гына гомер иткәндә, Сания апаның әтисе урынга егыла. Шул ятуыннан башка тормый ул. Табиблар йөрәк авыруы диләр. Шулай итеп ике кодагый бергә яши башлый. Өлкәннәрнең авыр яшьлек еллары үзен сиздерә. Башта Сания апаның каенанасы Бәдәргә инсульт була, ике елдан үз әнисе дә урынга егыла. Әбекәйләр тиз генә бирешми. Каенанасы алты ел тилмереп, әнисе унбер елдан соң гына дөнья куя. Ул арада Габденур тракторга кысылып, гарип кала. Табиблар, бу кеше булмас инде, диләр. Әмма бер аяклы, бер куллы Габденур ныгый, терелә. Аны тәрбияләү дә Саниягә эләгә.
 
“Иремне югалтсам, нишләр­мен, дип алдан да елый идем. Тик тәкъдирне бернишләтеп булмый. Бер ел эчендә яралары ачылып, Габденурым яман чир белән авырый башлады. Алты айдан артык ятты. Ә аннары якты дөньядан китеп барды. Ул чакта балаларның үз тормышы иде инде, мин бө­тенләй ялгыз калдым”, – ди Сания апа. Кызлары әниләрен шә­һәргә чакырып карый. Әмма Сания апа гына беркая да китми. Балалар үстергән оясында яшәп кала. Тик кайгы-хәсрәт җиле кабат тәрә­зәләрен кага шул алар­ның.
 
 Матур гына эшләп йөргән чагында Гөлфирәсе, эче авыртканнан зарланып, табиб чакырта. Алар килгәндә, сукыр эчәге шартлаган була инде. Бер яктан караганда гап-гади кебек тоелган операциядән Гөлфирә айнымыйча үлеп китә. Аның ике баласы кала. Сания апа баласын югалтуны бик тә авыр кичерә. “Кы­зымның салкын җир куенына иңдерелүен күргәч, бөтенләй аңымны җуйганмын. Ашларын уздырган вакытта укол гына ясап тордылар”, – ди ул. Тик аның күрәселәре моның белән генә бетми әле. Гөлфирәнең елы көнне йөрәк өянәгеннән сеңлесе Гөлсинә дә үлеп китә. “Табыннарны бергә әзерләдек. Киленем дә шунда иде. Гөлсинәнең авырыйм дип зарланганы булмады. Ул көнне дә берни сиздермәде. Йөрәгенә җыйгандыр балам. Туганы үлгән көнне ул да китеп барды, – ди Сания апа. – Мин бит бу хәлләр буласын алдан сизендем. Бервакыт төш күрдем. Авызымдагы ике тешемне алып ташладым”.

Күп итеп дога укыдым
 
Шушы хәсрәтләрдән соң улы Идрис гаиләсе әнисе янына кайтып төпләнә. “Бала хәсрәтеннән дә авыры юк икән. Юләрләнәм дип торам. Ярый янымда онык­ларым булды. Шуларга карап юандым. Кайгыларымны басар өчен күп итеп дога китаплары укыдым”, – ди ул. Әмма Сания апа ишеген тагын кайгы җиле шакый. Бу юлы кызларының ашын уздырырга җыенганда, кияве Мансурны югалталар. Аңа инфаркт була. Әнисез үскән ике бала әтисез дә кала. Мансурның үлеменнән соң күп тә үтми, олы кияүнең туган ягыннан куркыныч хәбәр килә: “Рамилне ток суккан”. Тагын баласы ятим кала. Бу вакытта улы өйләнгән, кызы кияүдә була инде.
 
 80 яшен тутыручы Сания апаның бар терәге булып улы белән килене кала. “Адәм баласы моның кадәр кайгыларга түзә аладыр, дип уйламый идем. Үз башыңа төшкәч, түзәсең икән ул. Сабырлыкларга да өйрәнәсең. Хәзерге яшьләр түзеп тормый. Кирәкмәгән эш эшлиләр. Үзенә килгән кайгыларны бер сынау дип кабул итәргә өйрәнсәләр, тормышта җиңел булыр иде. Бар да, Ходай кулында. Ә без, аны узып, берни эшли алмыйбыз, – ди Сания апа. – Ул күтәрә алмаслык кайгы бирми”.
 
Тагын киләбез әле
 
 
Дөньяң түгәрәк булсын өчен акча кирәк, дип уйлаучылар нык ялгыша. Ак яулыклы әбиләребез әнә шулай ди. Аларча, бәхет ул – үз-үзең белән килешеп яшәү, булганына шөкер итү, авырлык­ларга елмаеп карый белү. Күптән түгел Казанга әнә шундый татар әбиләре килеп китте. Балык Бистәсенең Олы Елга авылы әбиләре Дания апа Хөснетдинова, Маһруза апа Габидуллина, Асия апа Сафиуллина тормыштан тәм табып яши белүчеләр икән. Аларның нечкә юмор хисе фотоларына караган һәрбер кешене елмайта, җиңеллек бирә. Әбиләргә сәяхәт бик ошаган, киләсе елга тагын киләбез, зарланырга яратучыларның борынына чиртәбез әле, дип әйткәннәр ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»