|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2016 Тарих
Данлыклы Иж-Бубый авылы балалары нәрсә белән кызыксына? (ФОТО)Беркөнне редакциябезгә Раиф Гәрәев килеп керде. Раиф абый – данлыклы Иж-Бубый авылында 25 ел дәвамында мәктәп директоры булып эшләгән һәм география укыткан кеше. Инде лаеклы ялга чыкса да, ул хәзер дә балалар белән эшләвен дәвам итә. Әле менә күптән түгел генә Казанда яшәүче эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәев белән балаларны походка алып барып кайтканнар. Редакциягә керүенең дә төп сәбәбе шул поход турында сөйләү иде. Әмма Раиф абый сүзне ерактанрак башлады. – Бүгенге көндә авылыбызда данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсенең музее бар һәм “Бубыйлар мирасы” дип аталган җәмгыять эшли. Мин шул җәмгыятьнең директоры. Без аны 2011 елда Искәндәр белән икәү оештырган идек, шул вакытлардан бирле матур гына эшлибез.
– “Бубыйлар мирасы” нәрсәләр белән шөгыльләнә?
– Безнең максат – Иж-Бубыйның тарихын, бигрәк тә мәдрәсә тарихын саклау. Шул максатларда без язучыларны чакырып әдәби очрашулар үткәрәбез, конференцияләр, кичәләр оештырабыз. Быел Иж-Бубый мәдрәсәсе төзелүгә 235 ел булды. Ике катлы, 300 квадрат метрлы бина ул. Хәзер без шул бинаны ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Тышкы ягын, фасадын ремонтладык инде, хәзер эчке ремонт кирәк. Моның өчен шактый зур суммада акча таләп ителә. Әмма хөкүмәт тарафыннан ярдәм булырга тиеш. Моннан тыш төрле грантларда катнашабыз. Берничә грант откан бар, акчасын шушы эшләргә тоттык.
– Ремонттан соң ул бинада нәрсә булачак?
– Иж-Бубый мәдрәсәсе музее булачак. Безнең хәзер музей бар-барлыкка. Тик ул вакытлыча өч урынга таратылган. Менә шуларны берләштереп, мәдрәсә бинасына күчерәчәкбез.
– Раиф абый, поход турында да әйтегез инде?
– Балалар белән эшләү – “Бубыйлар җәмгыяте”нең зур бер юнәлеше. Монда килүемнең төп максаты да шул поход турында сөйләү иде бит. Күптән түгел генә 7-11 сыйныф балалары белән Данилово авылына походка барып кайттык. Безне ни өчен Данилово кызыксындырамы? Эш шунда – Иж-Бубый авылы элек Сарапул өязе, Данилово волостенә караган. Бездән 15 чакрым ераклыкта гына урнашкан әлеге авыл волость үзәге булган. Данилово – урыс, Иж-Бубый татар авылы булса да, безнең элемтәләр нык булган. Татар белән урыс элек-электән дус яшәгәннәр, йөрешкәннәр, Иж елгасы аша күпер булган. Һәм менә без, ата-бабаларыбыз эзеннән дип әйтергә була, балалар белән җәяүләп шул авылга барып кайттык. Хәзер анда ике авыл арасындагы кыска юллар да калмаган, күпер дә юк. Шуңа елгадан “бау юлы” (рәсемдә) белән чыктык. Монысы походның иң күңелле мизгеле булды ахры.
– Данилово хәзер Әгерҗе районына карыймы соң?
– Менә шунысы кызык та инде аның. Данилово хәзер Удмуртиянең Киясово районына карый. 50-60 кешелек кечкенә генә авыл ул. Ә иң кызыгы шунда – бу авылдагы бер урам Бубый урамы дип атала. Бу электән шулай сакланган, Данилово белән Бубыйлар элемтәсен күрсәтеп торган һәм тора. Без анда Бубый исеме саклануга гаҗәпләндек тә, бик сөендек тә. Урыс авылында татарны шулай саклап калу бик күңелле күренеш.
Менә шул авылда 1812 елда салынган гыйбадәтханә бар. Италия төзүчеләре салган аны. Безнекеләр ул заманнарда эшли белмәгәнме инде... Менә шул храмның 2012 елда 200 еллыгы булды. Бу датага аны тулысынча рәткә керттеләр. Юл салынды, газ, электр, су керде. Эчен-тышын төзәттеләр. Көнләшеп әйтү түгел, әмма хәтта балалар да: “Безнең авыл зуррак та, данлыклырак та, ләкин безнең авылда мондый эшләр сүлпәнрәк бара”, – диләр. Бер караганда, безнең Иж-Бубый мәдрәсәсе чыннан да бик данлыклы. Дөрес, эшләр бара анда, тырышабыз. Менә Искәндәр, Казанда яшәсә дә, Иж-Бубый авылына нык ярдәм итә. Походка барган балалар ел саен “Йолдызлык”та катнашалар. Быел бөтен турларда җиңеп, “Пирамида”да чыгыш ясадылар, икенче урын яуладылар. Шул ук Искәндәр матди яктан ярдәм итте. Авылда репетицияләр өчен көзгеләр белән менә дигән зал ясап бирде, киемнәр белән булышты. Бу походны да ул оештырды, палаткалар, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итте.
– Сезнең балалар мәдрәсә, авыл тарихы белән чын-чынлап кызыксыналармы? Әллә аларга поход кына кызыкмы?
– Иж-Бубый балалары тарих белән бик кызыксына һәм тарихны яхшы белә. Әлбәттә, балаларга поход та кызык инде. Әти-әниләренең әйтүенә караганда, барып кайткач, шуны гына сөйләгәннәр.
– “Бубыйлар җәмгыяте”нең киләчәккә тагын нинди планнары бар?
– Планнар күп ул. Менә ремонтны төгәллисе бар. Аннары балалар белән Сарапулга походка барырга исәплибез. Сарапулга кадәр 40 чакрым араны җәяүләп чыгарга уйлыйбыз. Алла бирсә, тагын Искәндәр белән икәүләп алып барачакбыз балаларны. Әле менә Искәндәр белән Кырымга китеп барышыбыз. Танышлар чакырдылар. Анда да Бубыйларның нәсел дәвамчылары бар. Август башында Әгерҗегә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш. Без балалар белән бергә Иж-Бубый авылының кечерәйтелгән моделен ясадык. Шуны күрсәтергә, мәдрәсә турында сөйләргә дип торабыз. Алла бирсә, авылыбызны төзекләндерергә, мәдрәсәбезне яңартырга ул да ярдәм итәр.
P.S. Иж-Бубый мәдрәсәсе 1781 елда оештырыла. 1907 елдан башлап биредә гарәп, фарсы, төрек, урыс, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика фәннәре укытыла башлый. Бу фәннәр Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Моннан тыш фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Бирегә Русиянең төрле почмакларыннан укырга киләләр. 1908-1911 елларда Иж-Бубый мәдрәсәсендә һәр елны 500 шәкерт белем ала.
Чулпан ФӘТТАХОВА әңгәмәсе |
Иң күп укылган
|