|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2016 Киңәш-табыш
Эсседә ялгыз калмагыз!
Юан, кан басымы һәм холестерины югары булган кешеләр өчен артык кызулык аеруча куркыныч. Аяктан егарга маташучы эсселектән ничек котылырга соң? Белгечләр шәһәр халкына табигый тукымадан тегелгән башлык киеп, урамның күләгәле ягыннан йөрергә, үзләре белән гел су йөртергә, “бөке”дә калган очракта, шул су белән чылатылган кулъяулыгын чигә тирә-ләренә куеп торырга, 5-10 минут саен аз-азлап су йотып торырга киңәш итәләр. Туклануга килгәндә, белгечләр кызуда татлы, майлы, кыздырылган һәм тозлы ризыкларны бик аз кулланып, күбрәк җиңел үзләштерелүче ашлар, яшелчә салатлары һәм җиләк-җимеш ашарга, гадәти вакыттагыга караганда сыеклыкны өч тапкырга күбрәк эчәргә, ә исерткечләрдән һәм татлы сулардан бөтенләй тыелып торырга киңәш итәләр. Мондый эсседә иң яхшы эчемлекләр: газсыз су, яшел чәй, лимон кушылган чиста су, шикәр комы салынмаган гөлҗимеш, кипкән җиләк-җимеш сулары һәм алар салкын булырга тиеш түгел икән. Аннан югары кан басымын төшерүче яки холестеринны киметүче дарулар билгеләнгән кешеләргә аларны эчүне дәвам итү кирәк, диләр табиблар.
--- |
Иң күп укылган
|