|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2016 Спорт
Исинбаева Путин белән очрашуда елап җибәргән (ВИДЕО)Мәскәүнең "Шереметьево" аэропортында Россия спортчыларын Рио-де-Жанейрода узачак җәйге Олимпия уеннарына озаттылар. Спортчыларны Уеннарга озатырга җанатарлары, Россия Олимпия комитеты җитәкчелеге, шул исәптән аның президенты Александр Жуков та килгән иде. Чартер рейс белән Рио-де-Жанейрога юл алган спортчылар арасында волейбол, гандбол һәм өстәл теннисы буенча җыелма команда вәкилләре, синхрон йөзү ярышларында катнашучылар, боксчы егетләр, ат спорты вәкилләре бар иде. Рио-де-Жанейрога 70 спортчы китте.
Уеннарда Татарстан данын 16 спортчы яклаячагы хакында хәбәр ителгән иде. Әмма волейболчылар Виктор Полетаев белән Евгения Старцева составка кертелмәде. Велоузышчы Илнур Зәкәриннең дә катнашуы шик астында.
Сүз уңаеннан, кичә спортчыларга үз фатихасын Россия Президенты Владимир Путин да бирде. Спортчыларга Уеннарга барудан мәхрүм калган, колга белән биеклеккә сикерү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы исемен яулаган Елена Исинбаева да үз теләкләрен җиткерде. Спортчының күз яшьләре аша ясалган чыгышын видеоязмадан карый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|