|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Азнакайда узган давыл өй түбәләрен каерып аткан (ФОТО)24 июльдә, якшәмбе көнне, Азнакайда җәйге давыл купкан. Табигатьнең көйсезләнүе кичкә таба – сәгать 4-5ләр тирәсендә булган. "Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган, – дип яза "Маяк". – Көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1 Май урамында шәхси торак йортның түбәсен алып аткан. Ә менә якын-тирә Мәнәвез, Яңа-Юл, Әгерҗе авылларында боз яуган".
Могҗиза дими ни дисең: бер полоса булып узганга давылны бер үк авылда яшәүчеләрнең кайберләре сизми дә калган.
Фото: vk.com/mayak33005
--- |
Иң күп укылган
|