поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, кызым, синең курчагың кайда?
    – Мин аны йокларга яткырдым, әни. Чөнки бу кино балалар өчен түгел.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Ноябрь
  • • Альберт Яхин (1931-2010) - язучы, галим
  • • Нурзидә Нотфуллина - язучы
  • • Хәй Хисмәтуллин (1895-1977) - әдәбият галиме
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
Архив
 
28.07.2016 Җәмгыять

Татарстан кызы Африка принцына кияүгә чыккан

Чаллы кызы Алинә Африкадагы Гвинея иленең булачак короленең улына кияүгә чыккан. Бу хакта “Вечерние Челны” газетасы журналисты Адилә Газетдинова яза. “Вечерние Челны” язуына, Алинә бәхетен мич башында көтеп ята торган кыз түгел. Ул, бәхет эзләп, Кытайга чыгып киткән һәм Шанхайда яраткан ирен – Бакины тапкан. Хәзер аларның уллары Дэвид үсеп килә.

“Минем һәрвакыт чит илдә яшисем килде, шуңа күрә Туризм академиясенә укырган кердем. АКШка барасым килмәде, Европада яшәү кыйммәт. Стажировка өчен Кытайны сайладым. Анда чит ил кешеләренә мөнәсәбәт яхшы, безне үзләреннән түбән итеп тоталар. Озын сары чәчле кызлар алар өчен матурлык үрнәге ахырысы – урамнарда фотога төшерәләр, аеруча әрсезләре чәчкә кагылып үтә”, - дип сөйләгән Алинә.
 
Кытайга Лондоннан килгән Баки да Шанхайны яраткан. Баки Конде Гвинея Республикасының принцы булуына карамастан, Алинә кебек үк Ватанында яшәргә теләмәгән.
 
“Мин һәрвакыт хатынымның нинди буласын белдем. Төшемдә күрә идем: ак тәнле, ак чәчле, күзе начар күрә торган. Алинәне күрүгә - минеке дип уйладым. Аның бөтен җире дә - күзләре, кулы, маңгае да ошады”.
 
Алинә булачак ире белән Бакиның Шанхайдагы төнге клубында танышкан. Баки кызга шунда ук игътибар итә, әмма якын килергә сәбәп таба алмый. Аларның танышуына Алинәнең иптәш кызының күбрәк эчүе сәбәп буа. Ул кызга кофе китерә, айнырга булыша һәм өйләренә алып кайтырга тәкъдим итә. “Ул үзен әнисе тәрбияләгәнчә, джентельмен итеп тотты”, - дип сөйли Алинә. Ярты елдан алар өйләнешәләр, уллары Дэвид туа. Алар үзара инглиз телендә аралашалар, Баки татарча берничә сүз белә, Дэвидны “улым” дип атый.
 
Алинәнең әти-әнисе белән танышыр алдыннан татарча берничә сүз өйрәнә.
 
“Аларның котлары чыкты, - дип сөйли Алинә. – Барысы да минем чит ил кешесенә чыгуымны беләләр иде, әмма аның Африкадан булуына бер дә риза булмадылар. Әбигә бик озак вакытлар берни әйтмәделәр. Әмма Баки белән кунакка кайткач, аны барысы да бик яраттылар, хәзер кияүләре өчен нишләргә белмиләр”.
 
Гаилә татар халкының да, үз халкының да гореф гадәтләренә хөрмәт белән караганын әйткән. “Булачак король 13 яшеннән 17 яшенә кадәр Африкада яшәргә тиеш. Мөгаен, безгә дә шунда күченеп китәргә туры килер”, - дип сөйләгән Алинә.
 
Рәсми мәгълүмат чыганаклары буенча, Африканың көнбатышындагы Гвинея дәүләте - Президент Республикасы, бу дәүләтнең Президенты - Альфа Конде. 

---
Татар-информ
№ --- | 28.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы