|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2016 Криминал
Татарстанда бичара карак җинаять урынында йоклап киткәнКазанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы урлашырга кергән җирендә йоклап китән 39 яшьлек Аширали Пулатовка карата гаепләү карарын раслап, җинаять эшен судка тапшырган. Тикшерү версиясе буенча, май аенда Пулатов, ишекне ватып, “Сирень” бакчачылар ширкатендәге бер йортка кергән. Ул кием-салым, көнкүреш электр приборлары һәм савыт-сабаны урлап чыгарга теләгән. Әмма бу ниятен тормышка ашыра алмаган – исерек булу сәбәпле җинаять кылган урында йоклап киткән. Тәртип сакчылары аны шунда кулга алган да.
--- |
Иң күп укылган
|