поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.07.2016 Дин

Яровая законын үтәү зарур - дин әһелләре

Мәскәү җәмигъ мәчетендә Россия мөфтиләр шурасының Куркынычсызлык буенча комитеты түгәрәк өстәл уздырган. Бу хакта шураның матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, комитет җитәкчесе полковник Сәет-Мөхәммәд Әсәмбаев, Россия төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашкан. Түгәрәк өстәлдә күптән түгел кабул ителгән “Яровая законы” турында да фикер алышканнар. Искәртеп үтик: "закон" 20 июльдә үз көченә керде.

“Татар-информ” хәбәрчесе утырышта катнашкан дин әһелләре белән элемтәгә чыгып, аларның әлеге төзәтмәләргә бәйле фикерләрен белде.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты директоры Али Хәсәнов: “Яровая законы”н үтәү – зарурият”
 
 
Али Хәсәнов “Яровая законы”ның кабул ителүен, шуңа күрә аны үтәүнең бүген зарурият булуын әйтте. Түгәрәк өстәлдә төбәкләрдән килгән дин әһелләренә хәзерге вакытта мөселманнарның әлеге законны бозмыйча ни рәвешле эшчәнлек алып барырга тиешлеге аңлатылган, бу хакта тәфсилле мәгълүмат ирештерелгән. Чарада катнашкан прокуратура вәкилләре тарафыннан да законның ашыгып кабул ителүе һәм аңа төзәтмәләр кертергә кирәклеге искәртелгән.
 
Али Хәсәнов фикеренчә, терроризм һәм экстремизмга каршы төзәтмәләр дәүләт файдасына эшләргә, әмма террористлар азрак булсын дип тырышкан мөселман оешмаларының хокукларын чикләмәскә тиеш.
 
“Гомумән, бу законга бәйле сораулар шактый. Шундый бәхәсле мәсьәләләрнең берсе, әйтик, мөселманнарның торак биналарда урнашкан гыйбадәт йортлары статусына бәйле. Һәрхәлдә, киләчәктә законга төзәтмәләр кертү көтелә. Әмма аларның нинди булачагы төгәл билгеле түгел”, – диде ул. Түгәрәк өстәлдә дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп, законга кагылышлы фикер-тәкъдимнәрен юллау тәкъдиме белән чыкканнар. Сүз уңаеннан, аларны dum.smr@gmail.com электрон адресына җибәрергә була.
 
Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшид Бултачеев: “Түгәрәк өстәл тынычландырды: элек ничек эшләгән булсак, шул рухта дәвам иттерәбез”
 
 
“Яровая законы” безнең барыбызда да борчу уятты. Төзәтмәләрнең иеговистлар, десятниклар һәм башка дини агымнарга бәйле рәвештә кабул ителүен аңлыйбыз. Әмма закон барлык кешеләр өчен дә уртак, шуңа аны катгыйландыру мөселманнарга да, православиелеләргә дә, башка традицион конфессияләр вәкилләренә дә кагыла, диде Рәшид Бултачеев. Ул түгәрәк өстәлдә Россия мөфтиләр шурасының Куркынычсызлык буенча комитеты хезмәткәрләренең дин әһелләрен билгеле бер дәрәҗәдә тынычландыруына игътибарны юнәлтте. Элек ничек эшләгән булсак, шул рухта эшләвебезне дәвам иттерәчәгебез билгеле булды, диде. 
 
Төзәтмәләрнең аерым блогы “миссионерлык эшчәнлеге”нең нәрсә икәненә төгәл бәя бирә. Аерым алганда, законның мәчеттән тыш урыннарда миссионерлык эшчәнлеге алып баруны тыюы аңлашылмаучанлыклар тудырган иде. Түгәрәк өстәлдә бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелде: дини бинадан тыш урында бер дин вәкиленең икенче дин вәкилен үз диненә чакыруы тыела.
 
Закон гыйбадәт йорты рәвешендә файдалану өчен торак бинаны торак булмаган итеп үзгәртүне дә тыя. Бу да билгеле бер борчу уятты, чөнки безнең өлкәдә дә шәхси торак йортларны арендага алып торган кайбер дини оешмалар бар. Әмма “Яровая законы”нда бу уңайдан төзәтмәләр бар, ягъни торак йорт дини оешма тарафыннан арендаланган очракта анда гыйбадәт кылу тыелмый.
 
Мөселманнар төзәтмәләрнең ифтар, җеназа уздыру кебек гамәлләргә киртә кую ихтималы уңаеннан да борчу белдергәннәр иде. Әмма бу йолалар миссионерлык эшчәнлеге саналмый, шуңа әлег закон маддәләренә эләкми, дип ачыклык кертте Рәшид хәзрәт Бултачеев.

Искәртеп үтик: вөҗдан, дин иреге һәм дини берләшмәләр турындагы закон таләпләрен бозып башкарылган миссионерлык эшчәнлеге өчен гражданнарга 5 меңнән 50 меңгә, юридик затларга 100 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф яный. Яңа нормалар буенча, дини оешмалар тараткан әдәбият, аудио- һәм видео материаллар маркировкаланган булырга тиеш. Җинаять кодексында "халыкара террорчылык" дигән яңа состав пәйда булды, анда гомерлеккә иректән мәхрүм ителүгә кадәр җәза каралган. Террорчыллыка өндәү яки аны интернетта аклау 1 млн сумга кадәр штраф яки 5-7 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный. Экстремистик оешма, экстремистик җәмгыять эшчәнлеген оештыру, экстремистик эшчәнлекне финаслау өчен дә җәзалар катгыйланды. Уйлап эшләнгән террорчылык өчен яшь чиге 14 яшькә кадәр киметелде.

Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ --- | 25.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»