|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2016 Авыл
Актаныштан Назлия Гобәева илкүләм авыл-спорт уеннарында тракторда мастер-класс күрсәткән (ВИДЕО)Актаныш районы Аеш авылыннан Нәзлия Гобәева Бөтенроссия авыл-спорт уеннарында Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап, механизаторлар бәйгесендә мастер-класс күрсәтте, дип яза "Актаныш" газетасы. Аның трактор белән идарә итүен видеога төшереп, интернетка урнаштырганнар. Исегезгә төшерәбез, XI Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары 14-20 июль көнне Сарытау шәһәрендә узды. Уеннарда Россия Федерациясенең 68 субъектыннан спорт делегацияләре катнашты, барлыгы 2 меңнән артык спортчы җыелган иде.
Татарстан делегациясе составына республиканың 6 авыл районыннан – Әгерҗе, Актаныш, Буа, Теләче, Мамадыш, Сабадан 44 спортчы, шул исәптән тренерлар, катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы гомумкоманда исәбендә 5 нче урынны, ә халык саны 800 мең һәм аннан артыграк булган төбәкләр төркеме буенча 1 нче урынны яулады.
Гөлшат ГАНИЕВА |
Иң күп укылган
|