поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2016 Авто

Байкерлар Миңнехановны мотоциклда йөрергә өйрәтмәкчеләр

Казанда мотоциклчыларны автоинспекторлар гына түгел, ә әбиләр белән бәбиләр дә бик үк яратып бетерми. Җитди сәбәпләре бар, чөнки. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар катнашында автоинспекторлар белән байкерлар ягъни мотоциклчылар үзара “мәхәббәт” аңлаштылар.

ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов сөйләгәнчә, быелның алты аенда мотоциклчыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнары өчен 2159 административ беркетмә тутырылган, 94 кеше мотоциклны спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән, 220 кешенең транспорт чарасын идарә итү таныклыгы булмаган.  
 
 
- Мотоциклчылар гаебендә 22 һәлакәт килеп чыкты, мотоциклдагы ике кеше үлде, 25 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алды, - диде Рифкать Миңнеханов.
Баш автоинспектор сүзләрен куәтләп, җәмәгатьчелек вәкилләре дә мотоциклчылардан зарланды.
 
- Оренбург трактында, Сәлимҗанов урамында төнлә мотоциклчылар узыша. Әбиләр дә, бәбиләр дә йоклый алмый. Өлкән яшьтәгеләр каты тавышны авыр кичерә, - диде Ольга Хәмидуллина.
 
- Ямашев проспектында төннәрен биш-алты мотоцикл сәгатенә 150 чакрым  белән чаба, реактив самолет узган тавышлар чыга. Төнлә полиция патруль экипажлары саны арттырылсын иде, мотоциклчыларның кыланмышына чик куясы иде, - дип өстәде Артем Галиуллин.
 
Транспорт чарасының тавышы, техник регламент буенча, 96 дБ чигеннән артырга тиеш түгел. Төнге 22 сәгатьтән соң тавыш чыгару, гомумән, закон нигезендә тыела.
 
- Мотоциклга һәм тавыш йоткычка үзгәрешләр кертү тыела. Техник таләпләргә җавап бирмәгән, йә йөртүчесе исерек булган 572 мотоцикл штраф мәйданчыгына куелды, - дип кисәтте Рифкать Миңнеханов.
 
Мотоциклның тавыш йоткычы техник таләпләргә җавап бирмәсә - 500 сум штраф. Руль яки туктату механизмнары ватык булса, шулай ук 500 сум штраф, мотоцикл штраф мәйданчыгына куела. Мотошлем кимәгән очракта да штраф - 500 сум.
Мотоһәвәскәр Михаил Шутов үзе дә төннәрен Татарстан урамында йөк машиналарыннан һәм мотоцикллардан тавышлы булуын таныды. Михаил да, шулай ук “Ночные волки” мотоклубы байкеры Вячеслав та: “Мотоциклчыларның автоинспекторлар тарафыннан тоткарлануы законлы нигезләрдә булсын иде”, - дип, теләк-үтенечләрен җиткерделәр.
 
- Автоинспекторлар вәкаләтләрен арттырып җибәрсәләр, аларга карата чаралар күреләчәк. Мотоциклчыларга каршы ниндидер астыртын һөҗүм, чикләү юк, - дип җавап бирде Рифкать Миңнеханов.
 
 
- Яшьрәк чакта мин дә, сер түгел, мотоциклда шәһәр буйлап сәгатенә 200 чакрым белән чаптым, тавыш йоткычны да катылаткан булды. Хәзер аңлыйм, бу  дөрес эш түгел. Машиналар басымыннан тирән эзләр барлыкка килгән асфальт юлда мотоциклда кызу тизлектә бару, алгы тәгәрмәчне өскә күтәрттереп бару – үлемгә тиң. Мотоциклчыларның күпчелеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үти. Кызганыч, бер төркем кылана, - диде мотоспортчы Сергей Галкин һәм уйламаганда-көтмәгәндә Рифкать Миңнехановка тәкъдим ясады: - Рифкать Нургалиевич, әйдәгез, мин сезне мотоциклда йөрергә өйрәтәм!
 
- Рәхмәт, мин велосипедчы идем моңа кадәр. Велосипедтан да егылдым әле, шлем бәрелүдән саклап калды, - диде Рифкать Миңнеханов, - мотоциклга утырырга җыенмыйм, ләкин, мотоциклчыларга мөнәсәбәтем яхшы. Минем энекәшем дә, шактый гына дусларым да мотоциклда йөриләр.
 
Фикерен йомгаклап, Рифкать Миңнеханов:  “Казанда әлегә велосипедчыларга да, мотоциклчыларга да махсуслаштырылган юллар җитәрлек түгел. Шунлыктан  юлларда сак булу, кагыйдәләрне төгәл үтәү зарур”,  - диде.
Полиция хезмәткәрләре белән мотоклублар вәкилләре “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдән чыгып, бертавыштан карар-резолюция кабул иттеләр.
 
Резолюциядә түбәндәге таләпләр теркәлде:
Мотоциклны “А”, “А1” категорияләре, автомобиль идарә итү таныклыгында “М” категориясе булганда гына йөртергә рөхсәт. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм төнге тынычлыкны сакларга, мотоузышларны шәһәр читендәге махсуслаштырылган трассаларда гына үткәрергә.
 
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлегенә байкерлар белән берлектә мотопатруль оештырырга һәм мотоциклчыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен күзәтчелеккә алырга тәкъдим ителде.
 
Фото: sntat.ru

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 26.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»