поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.07.2016 Мәдәният

30 яше тулмас борын опера сәнгатендә йолдыз булып кабынган Альбина Шаһиморатованың язмышын очраклы вакыйга үзгәрткән

Утыз яше дә тулмас борын Русия һәм дөнья опера сәнгатендә тиңдәшсез йолдыз булып кабынган, Көнбатыш Европаның һәм Американың югары дәрәҗәле театрларына эшкә чакырылган, шуларның берсе – АКШның “Хьюстон Гранд-опера”сының музыка студиясендә ике ел стажировка узган, опера җырчыларының иң абруйлы халыкара конкурсларында өч тапкыр җиңү, шул исәптән Гран-при һәм алтын медаль яулаган татар кызы Альбина Шаһиморатова турында мин тәүге тапкыр 2007-2008 елларда ишеткән идем.

Казан һәм Мәскәү матбугатында аның хакында язмалар да байтак күренде.   
 
Альбина интервьюларында шундый сүзләр дә әйтә: “Әткәемнең нәсел тамырлары Башкортстанның Авыргазы районы Корманай, Солтанморат авылларына барып, әнкәемнең нәсел тамырлары Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына барып тоташа”. Альбинага гомер бүләк иткән Шаһиморатовлар – безнең якларда – Башкортстанда бай тарихлы нәсел. Аның нәсел тамырлары 1756 елда Солтанморат авылына нигез салган старшина Солтанморат Янышевка алып чыга.
 
Ташкент – икмәкле шәһәр
 
Альбинаның картәтисе Яхия Вәлиморат улы Шаһиморатов Солтанморатка сугыштан каты яраланып кайта. Табиблар Урта Азиягә китәргә киңәш биргәч, егет Ташкентка юл тота. Субтропик климат аны савыктыра. Шунда ул үзенең гомерлек яры Мәгъсүмә белән таныша. Кызның картәнисе, күмәкләштерү елларында “кулак” язмышыннан качып, Татарстанның Чүпрәле районындагы Кече Чынлы авылыннан шушы якларга килеп төпләнгән була. Гомумән, Альбинаның тормыш географиясе киңлеге белән таң калдыра. Әнисе ягыннан нәнәсе – Ульяновск, картәтисе – Самара өлкәләреннән, һәм барысы да – саф татарлар.
 
Яхия Шаһиморатовның улы Әнвәр Ташкентта музыка мәктәбен һәм музыка училищесының баян классын тәмамлый. Армиядә ике ел ярым хәрби җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. дигән фикердән чыгып. Ташкент дәүләт университетының юридик факультетында белем ала һәм туган шәһәрендәге адвокатлар коллегиясендә 12 ел эшли. Бер үк вакытта җыр-моңнан да читләшми. 70 нче елларда яшь белгеч Гөлзадә Сафиуллинаны Ташкентка эшкә билгелиләр. Ул монда җыр-бию ансамбле оештырып җибәрә. Әнвәр шушы коллективка баянчы булып килә. Гөлзадәнең үтенече белән ансамбль өчен берничә җыр яза. 1974 елда алар Татарстан районнарында концертлар куя. Нәкъ әнә шул көннәрдә егетнең күңелендә моңа кадәр йокымсырап яшәгән хис – тарихи Ватанга тартылу тойгысы яңа көч белән кабына. Гөлзадә Сафиуллина Казанга кайтып киткәч, Әнвәр Ташкентта 60 нчы еллардан бирле эшләп килүче икенче бер татар ансамбле – “Яшьлек”кә күчә. Ләкин музыкага ничек кенә бирелгән булса да, бу бит әле эш арасында гына башкарыла торган, һәвәслек дәрәҗәсендәге шөгыль. Тылсымлы җыр-моң дөньясына җаның-тәнең белән кереп китү өчен ниндидер бер этәргеч кирәк. Әнә шундый этәргечне Стәрлебаш районында туып-үсеп, язмышын Ташкент һәм Кырым белән бәйләгән шагыйрь Әдхәт Синугыл белән дуслык бирә. Шагыйрьнең “Кил миңа” дигән шигыренә язылган җырдан башланып китә ул дуслык. Аннары бербер артлы яңа җырлар туып тора.
 
Әтисе Альбинаны җитәкләп музыка мәктәбенә илткәндә аңа нибары биш яшь була. Бу вакытта инде ул өйләренә килгән кунаклар алдында гына түгел, сәхнәгә дә чыгып җырлый. Теләсә нинди җиңел-җилпе җырларны түгел, татар халкының “Озата барма”, “Ялгыз каен” кебек мәшһүр әсәрләрен башкара ул.
 
Әнвәр Яхия улы соңрак Ташкент университетының юридик факультетын, Казан дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлап, 1989 елда юриспруденция буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Җырларының халык арасында киңрәк таралуы, татарча теле ачылган, татар моңын үз иткән кызының киләчәген уйлау аның тарихи Ватанга омтылышын көчәйтә. Аянычлы тарихи-социаль-иҗтимагый вакыйгалар – СССРның таркалуга таба баруы, союздаш республикалардагы болганышлар, Ташкентта үзбәкләрдән кала башка милләтләргә яшәргә мөмкинлекләр калмавы да Әнвәрне шушы карарга китерә.
 
Алгарак китеп шуны да әйтик, грек композиторы язган “Качаклар” ораториясен башкарганда Альбина шул балачак истәлекләрен йөрәге аша кабат үткәрә. Тугыз ел элек Ташкентның Алишер Нәвои исемендәге опера һәм балет театрында аерым концерт куярга кайткач, халыкның рухи мохтаҗлыкка төшүен күреп хафалана. “Хәзерге Ташкент минем шәһәрем түгел икән инде, ул танымаслык булып үзгәргән. Сәяси тотрыксызлык кешеләрне һәм мохитне кире якка үзгәртә икән”, – ди ул.
 
1991 елда Әнвәр Шаһиморатов, юриспруденция галиме буларак, Татарстанның Юстиция министрлыгына эш белешергә килә. Республикага андый белгечләрнең үтә дә кирәк чагы. Мөстәкыйльлекне тормышка ашыру өчен көрәш бара. Моның өчен Татарстанга үз законнары, норматив актлар таләп ителә. Министрлык каршында закон проектлары әзерләү белән шөгыльләнүче юристлар төркеме дә оеша. Әнвәргә әнә шул бүлектән эш тәкъдим итәләр. 1993 елда Шаһиморатов министрлыкта эшли башлый.
 
Хәйдәр Бигичев фатихасы
 
Дөнья опера сәхнәсенең булачак йолдызы ул чорда җырчы булырга уйламый да – Казан музыка училищесының хор дирижерлары әзерләү бүлегендә укып йөри. Ә аңарчы Ташкентта музыка мәктәбендә пианинода уйнарга өйрәнгән була. Бер очраклы вакыйга аның киләчәк язмышын үзгәртеп җибәрә. Әтисе Гөлшат Зәйнашева сүзләренә “Азатлык җыры” дигән җыр яза да телефон аша Хәйдәр Бигичевка тыңлатмакчы була һәм кызыннан шуны җырчыга көйләп ишеттерүен сорый. Альбинаның җырлавы Хәйдәргә ошый һәм ул аның кайда укуын белгәч: “Хор дирижерлары бүлегендә нишләп йөри ул? Аңа җырларга кирәк!” – дип кырт кисә.
 
Табигате белән тәвәккәл Әнвәр тагын кабынып китә һәм музыка училищесы директорына юл тота. Ризалашалар, әмма анда вокал укытучысы юк икән. Әнвәр Башкортстанның Салават районы кызы, данлыклы опера җырчысы, консерватория профессоры Зилә Сөнгатуллинаны күндерә. Шулай итеп, консерваториянең вокал кафедрасы мөдире нибары бер студентны укыту өчен училищега эшкә алына. Өч ел буе шулай шөгыльләнәләр.
 
Кыз Казан консерваториясенең хор дирижерлары һәм вокал җырчылары әзерләү бүлегендә дә укуын дәвам итә. Тәүге елны бер генә минут вакытын да бушка үткәрми: иртәнге сигездән башлап дүрт сәгать буена хор белән шөгыльләнә, аннан – опера классы, камера музыкасы, кичке якта Зилә Сөнгатуллинадан вокал серләрен өйрәнә. Шул ук вакытта Ания Туишевадан татар халык көйләрен башкару буенча дәресләр алырга да өлгерә.
 
1999 елда Казанда М.Глинка исемендәге халыкара конкурс үткәрелә. Альбина анда катнашмый, әмма жюри әгъзалары аны тыңларга вакыт һәм мөмкинлек таба. Алар икенче курсны тәмамлаган кызга Мәскәү консерваториясенә күчәргә тәкъдим итә.
 
Мәскәү өчен Казан да, Уфа да “периферия” санала, әлбәттә. Безнең милләткә карата мөнәсәбәт тә мәгълүм. “Имтихан тапшырып кара, ошасаң, бәлки, беренче курска алырбыз”, – диләр. Тик барыбер конкурс сынауларының өченче турында... төшереп калдыралар. Альбинаның Казан консерваториясеннән Мәскәүгә күчүендә Татар опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Сабиров һәм 2001 елда Татарстан Республикасы юстиция министры булып эшләгән Илдус Тарханов бәяләп бетергесез зур роль уйный. Әнвәр Яхия улы ярдәм сорап төрле югары оешма ишекләрен кага. Үҗәтлек нәтиҗәсендә генә сәләтле кызны түләүле бүлеккә кабул итәләр. Кырыс башкала аны чыныктыра, мөстәкыйльлеккә, иреккә өйрәтә. Консерватория профессоры Галина Писаренко аны опера җырчысы буларак ача. Катлаулы партияләрдән торган бай репертуарны икәү бергә әзерлиләр, төрле конкурсларда катнашу өчен программалар төзиләр.
 
Альбина Шаһиморатова сәнгать бәйгеләрендә катнашуның үз мөмкинлекләреңне тикшерү өчен генә түгел, ә рухи һәм физик көчеңне сынау өчен дә кирәклеген бик яшьли аңлый. Аның җиңүләре дә тарихи Ватаны – татар илендә яулана башлый. “Татар җыры” конкурсында берничә тапкыр дипломант була, 2000 елда Түбән Кама шәһәрендә узган Салих Сәйдәшев исемендәге җырчылар бәйгесендә – беренче, 2003 елда опера җырчыларының Ирина Богачева исемендәге Бөтенроссия конкурсында (Санкт-Петербург) икенче урынны ала.
 
Студент чагыннан ук үзен өметле, талантлы җырчы итеп күрсәткән, Мәскәү консерваториясенең төрле концерт залларындагы чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырган Альбинаны укуы да тәмамланмас борын К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театрына эшкә кабул итәләр. Иң башлап ул Дж. Вердиның “Травиата” операсындагы Виолетта партиясен башкара. Яшь, аз тәҗрибәле милләттәшебез татар җитәкчелегенең йөзенә кызыллык китерми. Америкага ике айлык гастрольгә барганда да аны Виолетта партиясенә алалар. Океан артында аларны чәчәкләргә күмәләр. Америка гәзитләре ул көннәрдә: “Шаһиморатованың җырлау осталыгы партнёрларыныкына караганда дүрт-биш тапкырга югарырак. Аның тавышы көчле алкышларга лаек, сирәк очрый торган тембрлы, гаҗәеп, искиткеч сопрано”, – дип язалар.
 
Альбина 2004 елда Мәскәү консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлап, аспирантурага укырга керә. Академик белем алган җырчының репертуарында төп урынны дөнья классикасы, урыс композиторларының әсәрләре алып торырга тиеш, әлбәттә. Әмма үзенең татарлыгын беркайчан да исеннән чыгармаучы, газиз халкына тугрылык саклаучы Альбинабыз татар халык көйләрен дә, композиторларыбыз әсәрләрен дә бик ярата. Чыгарылыш имтиханы өчен дә ул татар халык җыры “Бөдрә тал”ны сайларга җөрьәт итә. һәм ялгышмый! П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе диварларында, мөгаен, беренче тапкыр яңгыраган бу көй тыңлаучыларны таң калдыра. Плюс бишле! Мондый билге-бәяне соңгы ун елда биредә беркемгә дә куймаганнар... “Менә кемне бюджет акчасына укырга алмаганбыз бит”, –  дип үкенгәндер намуслары булганнар.
 
Аспирантура тәмамлаган татар кызын юллар Испаниягә алып китә. 2005 елда опера җырчыларының Барселона шәһәрендә узган Франсиско Виньяс исемендәге халыкара конкурсында өченче урынны яулый. 350 конкурсантның чыгышын жюри гына түгел, Парижның “Гранд Опера”, АКШның “Метрополитен-опера”, Лондонның “Ковент Гарден” театрлары директорлары да тыңлый. Җиңүчеләрне Гала-концертта мәшһүр җырчы Пласидо Доминго тәбрикли.
 
Альбина Казанда Ф. Шаляпин исемендәге халыкара фестивальдә беренче тапкыр катнаша һәм В. Моцартның “Тылсымлы флейта”сында төп партия – Төн патшабикәсен башкара. “В.Моцарт елы” дип игълан ителгән елда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында шушы коллектив составында чыгыш ясавын ул сәхнә эшчәнлегендә бер баскыч дип исәпли.
 
Америкада үткән сынаулар
 
Дөнья мәйданына чыккан өметле сәнгать осталарын Европа илләре һәм АКШ күзәтеп тора, ошатканнарын үзләренә чакыра. Альбинабыз да   Зальцбургтан (Австрия), Лос-Анджелестан (АКШ), башка   урыннардан тәкъдимнәр   ала   һәм “Хьюстон Гранд-опера” театры чакыруын кабул итеп. Ике елга океан артына китә.
 
Милләттәш-якташыбызның андагы күргән-кичергәннәре һәм казанышлары Ленинградта туып-үсеп, 1979 елда АКШка күченгән, тәрҗемәче буларак Хьюстон театрында да эшләгән классик музыка белгече Марк Зальцберг язмалары аша күз алдына шактый тулы баса.
 
“Шул чорда Америка һәм Европа сәхнәләрендә чыгыш ясаган байтак Русия җырчылары белән таныштым һәм дуслаштым, – дип яза автор. – Ләкин болар яшь артистлар түгел, ә бөтен опера дөньясына билгеле вокалчылар иде. 2006 елның сентябрендә мин театрның опера студиясендә дәресләр алу өчен дөнья операсының булачак йолдызы – әле генә Русиядән килгән Альбина Шаһиморатова белән таныштым. Бары белән канәгать булып, артык модалы киенмәгән бу кыз миндә әллә ни тәэсир калдырмады. Өстәвенә, борчулы кыяфәтле, йомык, дәшмәс һәм сөйләшмәс булып күренде. Бу аңлашыла да, чөнки ул бит чит илгә килеп эләккән, инглизчә бер сүз дә белми, дуслары-танышлары юк.
 
Беренче дәрес. Зур тәҗрибәле концертмейстер Питер Пастор килде. Альбинадан нәрсә җырларга теләвен сорады, ул Н.Римский-Корсаковның “Солтан патша турында әкият”еннән Патша кызы аккош ариясен сайлады. Югары колоратур сопрано тавышына язылган бу ария башкару өчен техник яктан шактый катлаулы. Альбинаның тавышын ишетү Питер белән без гаҗәпләнеп һәм канәгатьлек тойгысы кичереп бер-беребезгә караштык. Сирәк очраучы матур һәм көчле тавыш безне таң калдырды. В. Моцартның “Тылсымлы флейтасыннан Төн патшабикәсе ариясе дә гаять авырларның берсе. Чиктән тыш югары ноталарга һәм башыннан ахырынача бик җитез темпка корылган бу арияне көчәнмичә һәм иң мөһиме – матур һәм дөрес башкаручылар сирәк булды һәм әле дә аз. Альбинаны бу юлы да әсәрләнеп тыңладык. Дәрестән соң Питер миңа болай диде: “Студиябезгә сәләтле һәм өметле җырчы килде кебек. Аның белән эшләве җиңел һәм җан рәхәте булачак!” Мин хуплап баш кактым.
 
Бу җырчыны якты киләчәк көтүен шунда ук аңладым, мондый талантның үсешен күзәтү дә мавыктыргыч бит.
 
Студиядәге дәресләр вокал күнекмәләрен генә үз эченә алмый. Анда телләр, барыннан да элек итальян теле, опера һәм музыка нечкәлекләренә өйрәнәләр, театрның төп сәхнәсендә узачак тамашаларга кечерәк рольләр әзерлиләр, концерт залларында һәм бай меценатлар йортларында музыка сөючеләр өчен концерт куялар. Данлыклы дирижерлар, җырчылар һәм опера режиссерлары мастер-класслар үткәрәләр. Мәсәлән, бөтен дөньяга билгеле Эвелин Лир (лирик сопрано) катнашындагы мастер-классны искә төшерәм. Альбина Шаһиморатова Моцарт, Беллини, һәм Россининың берничә ариясен башкарганнан соң, Эвелин аның янына килеп кочаклап алды да, урысчалатып: “Алтын тавыш”, диде. Соңыннан инглизчә өстәп куйды: “Мондый тавышны инде 30-ел ишеткәнем юк иде”.
 
Шуны да әйтергә кирәк – сүз опера җырчысы гына түгел, ә колоратур сопрано турында бара. Итальянчадан тәрҗемә иткәндә, сопрано ул – иң югары хатын-кыз тавышы, ә колоратура “төс”, “тасвир” сүзләреннән килеп чыккан, ягъни җыр – төсле, тасвирлы картина кебек. Катлаулылыгы аркасында, аны башкару осталыгы бик азларга гына бирелә.
 
Альбинаның башка студиячеләрдән аерылып торган сыйфатлары –тавышының матурлыгы, яңгыраштагы кечкенә генә төгәлсезлеккә дә юл куймавы, аеруча катлаулы музыкаль өлешләрне күп тапкырлар кабатларга да иренмәве, партитураны җиңел укуы, пианино артына утырып, үзенең вокаль партиясеннән теләсә кайсы урынны уйный алуы.
 
Театр Альбина өчен әзерләп куйган фатирда музыка коралы юк иде. Мин аңа өебезгә килеп, Ленинградтан үзебез белән алып килгән яхшы пианинода уйнарга тәкъдим   иттем. Шуннан башлап хатын белән икәүләп   бу   моңлы   сандугачның яныбызда булуыннан һәм җырлавыннан ләззәт кичердек. Инструментта ул өздереп уйнады, бай коллекциябездәге меңнәрчә музыкаль язмаларны сәгатьләр буе тыңлады, театр һәм музыка буенча китаплар укыды. Гомумән, ул тәүлегенә 10-12 сәгать шөгыльләнә иде.
 
Данлыклы опера җырчысы Ева Пудель мастер-класс үткәргәндә, үзе дә сизмәстән, төп игътибарны Альбинага юнәлтте, аңардан опера партияләреннән авыр өзекләр башкаруны таләп итте, вак-төяк төгәлсезлекләргә дә бәйләнде. Кыз елардай булып: “Нигә бер миңа гына шундый мөнәсәбәт?” – дип тә сорады. “Студиядәгеләрдән син генә мин кушканнарны үти алачаксың, шуңа да сиңа карата артык таләпчәнмен, киләчәгең зур”, – дип җавап бирде Ева. Дөньяга танылган итальян дирижеры Эдуардо Миллер репетиция вакытында болай диде: “Альбина, син тавышыңны теләсә нәрсә эшләтә аласың. Мин синнән мөмкин булмаганны диярлек таләп итәм, ә син барысын да үтисең”. Минем белән сөйләшкәндә дирижер мондый тавышлы, талантлы һәм эшчән кеше аңа сирәк очраганын әйтте.
 
Милләттәшебезне тыңларга тиздән АКШның башка театрларыннан да концерт оештыручылар килә башлавы гаҗәп түгел. Студиядә чагында ук Альбина “Хьюстон Гранд-опера” репертуарындагы спектакльләрдә җырлый башлый. АКШ матбугатында ике ел буена аның Моцарт, Пуччини, Верди операларында башкарган партияләрен югары бәяләгән рецензияләр күренгәләп тора. Вердиның “Риголетто”сындагы төп героиня Джильданы тыңлаганннан соң тәнкыйтьчеләр Альбина Шаһиморатованы бу рольне иң талантлы башкаручы дип табалар һәм: “Ул Верди үзе теләгәнчә җырлады”, –  дигән нәтиҗә чыгаралар. Консерваториягә укырга кабул итмичә тинтерәткән Русия башкаласы матбугаты да кызның казанышларын күрми булдыра алмый: “Бар дөньяга танылачак яңа йолдыз”, – дип язып чыга.Сәнгать дөньясында таныш күренеш: талант ияләренең башкалардан күпкә өстенлеге сәхнәдәшләрендә, хәтта җитәкчеләрендә дә көнчелек тудыра. Студиянең директоры – элек урта кул гына җырчы булып, инде өлкәнәеп баручы ханымны да Албинаның уңышлары ярсыта, вазифасыннан файдаланып, ул аны төрлечә кысарга маташа. М.Зальцберг шундый бер очракны телгә ала.
 
Менә Альбина ике мең чакрымдагы Нью-Йорк “Метрополитен-опера”сына тавышын тыңлатырга оча. Икенче көнне Техас штатының төпкел бер шәһәрендә студиянең концерты планлаштырылган була. Ул анда нибары бер ария башкарырга тиеш. Студиядә аңардан башка да мондый гадәти концертта җырлаучылар бар. Шуңа карамастан, Альбинага Хьюстонга кайтырга катгый әмер бирелә. Аннары теге шәһәргә очарга кирәк, чөнки турыга авиарейс юк. “Моңа бит тоташ бер көн китәчәк. Ә миңа концерттан соң иртән Нью-Йоркка килеп өлгерергә, җаваплы сынауга арымыйча һәм тиешле вокаль формада барырга кирәк”, – дип Альбина директорга аңлатып карый. Тегесе ишетергә дә теләми, аны студиядән куу белән яный. Якташыбызга шушы озын юлны кабат үтәргә, әллә күпме нерв түгәргә туры килә, әмма барыбер тыңланып карауда яхшы чыгыш ясый. Сынауны узып, яхшы бәя алгач, ул студияне тәмамлау белән үк “Метрополитен-опера”да җырлый башлый.
 
“Гадәти көнчеллек аркасында директор белән яшь җырчы мөнәсәбәтләрендә кытыршылыклар очрап тора, – дип яза Марк Зальцберг. – Директор төн уртасында өебезгә шылтырата: “Альбина кайда?” Мин сабыр гына аңлатырга тырышам: “Дәресләр күптән тәмамланды, хәзер вакыт та бик соң. Аннары Альбина бала-чага түгел бит инде, буш вакыты белән үзе файдаланырга хокуклы...” Без телефон аша сөйләшкәндә Альбина өебездә пианино артында утыра һәм, студиядәгеләргә белгертмичә генә, вокалчыларның П.И.Чайковский исемендәге конкурсына әзерләнә иде. Бу бәйгедә аның беренче урын һәм алтын медаль яулавы Русия, Мәскәү һәм без, америкалылар өчен дә көтелмәгән хәл булды.
 
СССРда туып-үскән, шунда озак кына яшәгән кеше буларак, миңа шул да мәгълүм: бутсонкурсны оештыручыларның һәм жюриның бөтен максаты – беренче урынны совет музыкантларына бирү иде. СССР инде күптән таркалган. Русиядэ яшәп, хакимиятләр, күренекле остазлары яклавында булган катнашучылар барысы да инде танылу яулап өлгерде. Япь-яшь Альбинаның илдән китүенә дә елдан артык. Аны онытканнар. Язмалар буенча һәм еш. кына үз аккомпанементында гына әзерләнгән Альбинаның беренче урынга өмете дә аз иде. Бәйге үткәч үк Мәскәү гәзитләренең берсендә шундый сүзләрне укыдым: “Гомумән, алтын медаль Русиянең икенче бер җырчысына тәгаенләнгән иде, әмма Шаһиморатованың өстенлеге шулкадәр зур иде ки, жюри беренче урынны аңа бирмичә булдыра алмады”.
 
Шундый феноменаль җиңү яулап кайткан Альбинаны студиядә чытык чырай белән каршыладылар. АКШ җырчысы түгел, ә аларга килгән “урыс җырчысы”ның дан казануы аларга ошамады.
 
“Тамырларыңны беркайчан да онытма!”
 
2005 елда вокалистларның Чиләбедә үткән М.И.Глинка исемендәге халыкара конкурсында беренчелекне яулап, бүләк алырга чыккач, жюри рәисе Ирина Архипова болай ди: “Альбина, син Татарстан тамашачысының күз алдында үскәнсең. Үз тамырларыңны беркайчан да онытма. Андагы кебек рәхмәтле тамашачыны башка беркайда да тапмаячаксың”. Бу сүзләр Альбинаның һәрчак йөрәк түрендә.
 
Әлеге вакытта Альбина Шаһиморатова – Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы. 2007 елда Мәскәүдә үткән П.И.Чайковский исемендәге XIII халыкара конкурста, югарыда әйтүебезчә, төп бүләкне ала. Бу бәйге 1958 елдан бирле дүрт елга бер тапкыр үткәрелә. Спортта Олимпия уеннары нинди урын тотса, музыка тормышында бу конкурс шундый ук әһәмияткә ия. Анда җиңү музыкантка, җырчыга дәрәҗә, абруй өстәп кенә калмый, классик музыканың йолдызлы Олимпына юл ача. Заманында бу бәйге Елена Образцова, Тамара Синявская, Евгений Нестеренко кебек мәшһүр җырчыларны таныта. XIII конкурс йомгаклары буенча Альбинага Русия театр эшлеклеләре берлегенең “Опера театрының өметле артистына” дигән бүләген тапшыралар.
 
2008 елның җәендә Альбина дөньядагы җыр-музыка форумнарының иң абруйлысы һәм данлыклысы – Зальцбург фестивалендә Русиядән барган өч җырчының берсе буларак катнаша. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Австриядә оештырылучы фестивальгә Татарстаннан барган беренче җырчы була ул.
 
Альбина Шаһиморатова 2010 елның ахырында беренче тапкыр картәтисенең туган җиренә аяк басты, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солистлары белән берлектә Вердиның “Травиата” операсында төп партия – Виолеттаны җырлады. Казаннан ике көн элек кенә килеп, репетицияләр вакытында ук безнең артистларның ихтирамын яулады. Тамашачылар алдында җырлаганда исә алкышларның күпчелеге аның өстенә төште. Башкортстан телевидениесе шушы спектакльдән өзекне һәм Альбинаның бу вакыйга уңаеннан биргән кыскача интервьюсың берничә тапкыр күрсәтте. Якташыбыз ел ярым вакыт үткәч, Уфа сәнгать училищесында классик музыка сөючеләргә үзенең аерым концертын тәкъдим итте.
 
Альбина урысча, татарча, итальянча, немецча, инглизчә, французча җырлый. Концерт репертуарында – “Әллүки”, “Бөдрә тал”, “Болын”, “Таң атканда”, “Тәфтиләү”, “Гөлҗамал” кебек татар халык җырлары, Рөстәм Яхинның “Китмә, сандугач”, “Оныта алмыйм”, “Ышанам”, “Әниләр”, “Кем белер кадереңне”, Нәҗип Җиһановның “Зарыгу”, “Сиреньнәр”, “Алтынчәч” операсыннан Алтынчәч партиясе һәм, әлбәттә, әтисе язган җырлар.
 
Уфага ике тапкыр килүендә дә без аның белән озак кына сөйләшеп утырдык. Шунда ул башкорт халык җырлары “Таштугай”, “Сакмар”, “Сандугач”ны башкортча җырларга өйрәнүен әйткән иде. Сүз татар милли операларына килеп тоташкач, аның күзләре берчә очкынланды, берчә сагышланды. Башкортстанның Илеш районы үзәгендә туган композитор Резеда Әхиярова шагыйрь Ренат Харис либреттосына иҗат иткән һәм Габдулла Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Зәйтүнә партиясен җырлады.
 
Уфада сөйләшкән вакытта Альбина күптәнге хыялларының тормышка ашуы  – Ф.И.Шаляпин исемендәге фестивальдә катнашуы, Мәскәүнең Зур театрында дебюты үтүе, “Метрополитен-опера”да Төн патшабикәсен, икенче бер дебютында Бостон филармониясе оркестры белән Россининың ораториясен башкаруы турында сөйләгән иде. Бу очрашулардан соң без милләттәшебезнең Италиядәге Ла-Скала театрында, Англиянең Глайндборн фестивалендә, Германиядә, Голландиядә, Франциядә, Азәрбайҗанда һәм башка илләрдә уңышлы чыгыш ясавын ишетеп куандык.
 
– Чит илләрдә күп җырлаган артистка буларак, әйтегез әле, Русиядә һәм чит илләрдә опера солисткасының эшчәнлеге ни ягы белән аерыла? – дигән сорауга ул болай диде:
 
– Чит илләрдә телләр өйрәнәсең, репертуар байый, оста дирижерлар һәм концертмейстерлар белән эш итәсең, шунлыктан берөзлексез үсештә   буласың. Русиядә хәл башкачарак.Театр штатында булу үзе үк билгеле бер чикләр барлыкка китерә. Спектакльләр  теге  яки  бу  җырчыга  атап куелмый,  шуңа да театрның репертуарына яраклашырга туры килә. Бу җәһәттән мин үзем ярты ел эшләп киткән коллектив – Альбина Шаһиморатова Мәскәүдәге   К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко   исемендәге  музыка  театрын беренче чиратта күздә тотам. Шулай да миңа бәхет елмайды, дип әйтә алам. Чөнки М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарында минем тавышка туры килә торган опералар шактый. Өстәвенә җитәкчелек минем чит илләргә гастрольләрем белән дә килешә. Моның өчен аларга зур рәхмәт.
 
Альбинаның төп эш урыны Казанда булса да, анда ул сирәк күренә. Татарстан башкаласындагы һәр концерты зур вакыйгага әверелә. 2014 һәм 2015 елларда Владимир Спиваковның Русия милли филармоник оркестры белән берлектә концертлар бирә. Сәгать ярымга сузылган төп программадан тыш, тамашачылар Альбинаны һәм оркестрны алты мәртәбә сәхнәгә чакырып чыгаралар. Бөтен зал аягүрә басып, ун минут буе “Афәрин!”, “Браво!” дип кычкырып, давыллы алкышлый. Матбугат конференциясендә оркестр директоры Георгий Агеев журналистларга түбәндәге сүзләрне җиткерә: “Альбина Шаһиморатованың нинди мәшһүр җырчы булуын Казан аңлый микән?” Аны бүген үк бөек җырчы дип йөртәләр. Владимир Спиваков аны башка солистларга караганда ешрак чакыра. Альбинаның сәхнәдәшләре ихтимал көндәшләре белән мөнәсәбәтләрем бозылачагын белгән хәлдә шуны курыкмыйча әйтәм: Альбина – бүген дөньяның иң яхшы җырчысы, беренче санлы җырчы. Татарларның Венера Гыймадиева, Аида Гарифуллина кебек җырчылары пәйда булуына шатланам. Әмма Альбина алар арасында бөтенләй аерым урын алып тора. Ул – уникаль, гадәти булмаган тавыш”.
 
2015 елда Альбина Казанда ел саен Мария театрының (Санкт-Петербург) сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Валерий Гергиев тарафыннан оештырыла торган “Пасха кичләре” концертында катнашты. Алар хәзерге вакытта тыгыз хезмәттәшлектә яшиләр: Альбина бу театр сәхнәсендә дә җырлый.
 
2009 елның февралендә Альбина Шаһиморатовага “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде. Көнбатыш Европа һәм урыс композиторлары операларыннан вокаль партияләрне, татар композиторлары җыр һәм романсларын, татар халык җырларын гаять югары дәрәҗәдә башкарганы өчен 2011 елның апрелендә ул Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Ә янә бер елдан Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Д.Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” операсында Лючия партиясен башкаруы өчен Русиянең иң зур театраль премиясе “Алтын битлек” тапшырылды.
 
Альбина Руслан исемле татар егете белән гаилә корды, кызлары Аделина үсеп килә. Әнвәр Яхия улы Идел буе федераль округының арбитраж судында хезмәт итеп, отставкага   чыкты.   Хатыны   Равза   Изаһетдин   кызы   юрист   булып   эшли.   Буш вакытларында оныклары Аделинаны карашалар. 
 
Фәрит Фәткуллин, 
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фәрит ФӘТКУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»