поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.07.2016 Мәдәният

Гасыр вакыйгасы яки нигә бүгенге сәхнәне уҗым басуы белән тиңлиләр? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Лотфулла Фәттахов, Хөсәен Фәезханов, Кави Нәҗми, Мөхтәр Әхмәдиев, Гани Вәлиев, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев - татарның Нижгар җире биргән мәшһүр улларын барлаганда, без, әлбәттә, Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев исемнәрен дә беренчеләрдән булып атыйбыз. Соңгы көннәрдә бу икәвенең исеме якташларының теленнән төшмәде дисәк тә арттыру булмас. Чөнки моңа җитди сәбәпләр дә бар иде.

Актук һәм Чүмбәли авылында дөньяга килеп, гомерләрен татар җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган әлеге ике олпат затның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән  Уразавылда һәйкәл ачылды.  Җырчыларга һәйкәл кую турындагы тәкъдимне күтәреп алып, тормышка ашыруны чагыштырмача бик тиз тоткан ниҗгарлылар. Иң башта һәйкәл куелачак урын тәгаенләнгән (Уразавыл мәдәният йортының уң ягындагы парк белән янәшә); исәп-хисап счеты ачылган ( Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев 7 миллион акча күчерә); сынчылар арасында бәйге игълан ителгән. Эскиз рәвешендәге эшләр дә озак көттерми. Аеруча Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез - сынчылар Хафиз Әхмәтҗанов, Фәнис Миннибаев, Таһир Сөбхәнкуловлар активлык күрсәтә. 

Кыскасы һәркем бу эшне тизләтүдә булдыра алганча үз өлешен кертергә тырыша. Әйтик, Хәйдәр Бигичевның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүче мәскәүле Хафиз Әляутдинов сынчыларны бөек якташлары  туган Актук, Чүмбәли авылларына алып кайткан, алар белән Казанга да барып чыккан. Соңрак бәйгегә  Казанда яшәүче  сынчы Мәхмүт Гасимов та кушыла. Комиссия нәкъ менә Мәхмүт әфәнденең эшләренә өстенлек бирә. Әлеге  олы эшнең нәтиҗәсе буларак, узган атнада Түбән Новгород  өлкәсе Уразавыл бистәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев катнашында һәйкәл ачу тантанасы булып узды. Ул федераль Сабан туе кысаларында узучы олы чараларның берсе иде.
 
Ике көн буена дәвам итте тантана. Бәйрәм җомга көнне Уразавыл Мәдәният йортына каршы якта корылган сәхнәдә Ваһапов исемендәге фестивль концерты белән  башланып китте. Концертта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Екатеринбург опера театры солисты лирик тенор Илһам Вәлиевнең катнашуы гына да аның дәрәҗәсен билгели иде.
 
Әллә үзем барып бәрлим микән,
Шул таудагы кыя ташларга...
 
Моннан элек тә Казанда Хәйдәр Бигичевка багышланган бер концертта җыр бетәр-бетмәс Илһам Вәлиевны аяк өсте басып көчле алкышларга күмгән иде тамашачы.  Җырчының кыя-ташларны тетрәндерерлек бөтен йөрәк ярсуы,  шушы бер җырга сыйган диярсең! Никадәр көч, никадәр моң, ярсу! Шагыйрә Гөлшат апа Зәйнәшева гына түгел композитор Элмир Низамов та үзен Хәйдәр Бигичев урынына куеп караган диярсең. Чөнки җырның сүзләре нәкъ менә аның үтенече, аның кичерешләрен гәүдәндерү нәтиҗәсе буларак дөнья күрә.
Җырласам да, үксеп еласам да,
Юк басылмый йөрәк сагышым...
 
Татар җырчыларына  багышлап һәйкәл ачылуны Илһам Вәлиев тә, гасыр вакыйгасы дип атады. Ул әле шуны да искәргән. Концерт башланганчы урамда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев башкаруындагы җырларның язмалары яңгырап торды. Урам тутырып агылган халык болай гына узып китми, туктап шуны тыңлап тора, ди ул.
 
Кызык, әмма Россиянең читтәге бер төбәгендә үскән Руслан Сәйфетдиновның җырчы булып китүенә дә, беренчедән  кулына очраклы гына Хәйдәр Бигичевның Яхин романслары язылган дискы килеп керү сәбәпче булса, икенчедән аның үзенең Рәшит Ваһапов фестиваленә килеп эләгүен әйтергә кирәктер. Юкса “Хәйдәр Бигичев җырлары аша татар җырына гашыйк булдым. Шуннан үземне татар музыка сәнгатенә тапшырдым”, - дияр идеме ул.
 
Ваһапов, Бигичев... бу исемнәргә гомер буе әнә шулай  янәшә яңгырап килергә язган  ахрысы. Казанда да бер-берсеннән ерак булмаган урамнар йөртә бу ике якташның исемнәрен. Инде туган якларында ачылган сыннары да янәшә бер мәйдәнда тора. “Киләчәктә дә шушы һәйкәлләр янына килеп коцертлар тыңларга язса икән, аларның   җырлары дәвамлы булса иде”,- диләр нижгарлылар. Кемгә генә сүз катсаң да һәммәсе Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев турындагы хатирәләрен яңартты ул көнне.
 
Финляндиядә яшәүче адвокат  Атик Алиның тамырлары да Нижгар җире белән тоташа. Ул бәйрәмгә махсус кайткан.
 
  - Бу һәйкәл турында өч ел элек ишеткән идем. Бик ышанып булмады бу көнне күрәчәгебезне. Әмма төптән  бу мәсьәлә турында иманым бар иде, кайчан да булса бер көнне булачак дип. Шулай да бу кадәр булырын көтмәдем. Бу көткәннән матуррак. Йөрәкне бик елыта. Аларны искә алуны бик зур савап дип күрәм. Хәйдәр абый белән безнең аралар 1980 елларның урталарыннан башланып аның вафатына кадәр нык якын иде. Ул  чын кеше булды. Урыны җәннәттә булсын. Рәшит абый турында нәрсә әйтәсем  килә: аның әтисе һәм минем әтинең әбисе бертуганнар. Димәк, ул миңа якын кардәш,- ди ул.
 
Хәйдәр Бигичевның туганнары, сердәше, моңдашы, ва кыты белән тән сакчысы да, җан сакчысы да булган зат - Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева шулай ук бәйрәмнең көтеп алган олы кунагы иде. Бюстларны эшләү дәверендә сынчының остаханәсендә улы Айдар белән еш кунак булган Зөһрә ханым. Сынчы  Мәхмүт Гасимов чын-чынлап тойсын, хәрәкәттә күрсен дип, шактый гына видео – фото материаллар да алып барганнар, киңәшләрен дә биргәннәр.
 
- Мин бик риза бу эштән. Аның  башыннан ахырына кадәр катнашкан һәммә кешегә бик рәхмәтлемен. Ачылу тантанасы вакытында, Аллаһының ризалыгы өчен булса иде бу эш дип, эчемнән Коръән сурәләре укып тордым. Аллаһы бу эштән риза булса, аның халыкка да файдасы була. Бу Хәйдәргә дә, Рәшит абыйга да инде кирәк түгел. Миңа да йөрәк ярасы гына ул, төптән уйласаң. Гаҗәпләнәсе юк бу сүзләргә. Ул яра төзәлеп бетә торган түгел. Шушы эшне 18 ел буе күңелеңдә тотып, җилкәңдә алып бар әле. Моның өчен таш булырга кирәк. Кайда гына булсам да, Хәйдәрне искә алмаган кеше юк. Мин бит аларга: “Гафу итегез бу хакта сөйләшү миңа бик авыр,”, - дип китә алмыйм. Бәлкем, алар мине дә соңгы мәртәбә күрәләрдер. Мин дә бит шул ук халыкка хезмәт итәм,- ди Зөһрә ханым. - Һәйкәл куелуга килсәк, әйткәнемчә, мин бик шат. Ни өчен дисәгез, бу бик тәрбияви әсәрләр. Киләчәк буыннар шушы ике олы шәхесне үзләренә  өлге итеп куеп, үрнәк алсыннар иде. Алар икесе дә ислам динендә булдылар.  Рәшит абыйны күреп белмәсәм дә, укып беләм. Без аның җырлары белән тәрбияләндек. Алар икесе дә лаек мондый зурлауга, - ди җырчы.
 
Зөһрә апа үзе дә Хәйдәр Бигичевның вафатыннан соң аның мәдәни мирасын дөньяга чыгаруда зур эшләр башкарган. Җырчының  архивын  туплаган, берничә төрле CD дисклары, MP3 дисклары һәм 100 җырдан торган видеоархивын чыгарган. Соңыгы вакытта Хәйдәр Бигичевның мәктәп бинасы  кысаларында булдырылган музеен дәүләт канаты астына алдырып булмасмы дип йөрүе. Җан кушуы буенча башкарган тагын бер зур эше: “Фарыз гамәлләрен кылганнан соң, биш ел әзерләнеп, Хәйдәр исеменнән хач кылдым. Кыямәт көнендә Хак Тәгалә каршында Хәйдәрем хаҗи булып басып торса иде”,-ди Зөһрә ханым. Һәм  Хәйдәр Бигичевка үзенең  “Сакладым сине күңелемдә, Саклармын сине күңлемдә...” җырын багышлый...
 
Шимбә көнне иртәнге сәгать сигездә үк һәйкәл ачылышына район үзәгенә килгән халык умарта күче кебек кайнаша иде инде. Бар да түземсезлек белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевны көтте. Мәйданда Рәшит Ваһаповның “Әлфия”се һәм Хәйдәр Бигичевның “Күңелемдә яз” язмалары яңгырый, аларны бүгенге буын җырчылар Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов һәм Дәүләт камера хоры күтәреп ала. Мәдхиягә корылган теләсә-нинди зур бер прологны алыштырырга сәләтле иде шушы бер-ике җыр. Ниһаят, тантананың иң югары ноктасы – бер-бер артлы бюстлардагы япмалар ачыла. Мәйдан бермәлгә тын алмый торды шикелле. Шул мизгелдән якташлары катына таш сын булып мәңгелеккә кайтты алар.
 
- Шушы эшне башлап, башкарып чыккан кешеләргә аерым рәхмәт. Без  татар милләтен таныткан, югарыга күтәргән  һәм аның сәнгатендә тирән эз калдырган   әлегеге шәхесләр - Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны күңелләрдә мәңгегә  калдырачакбыз. Татар халкы ул бердәм. Бердәм булсак, көчле булабыз,-  дип Рөстәм Миңнеханов, гореф-гадәтләребезне, динебезне онытмаска чакырды. Мәртәбәле бәйрәм оештырган, шәхесләргә карата шушындый игътибар күрсәткән өчен  нижгарлылырга рәхмәтләрен җиткерде. Тантанада Татарстан Республикасының  күренекле мәдәният-сәнгать әһелләренең истәлекләрен мәңгеләштерүгә керткән зур өлешләре өчен проектның баш архитекторы Герман Бакулин; сынчы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Гасыймов; Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь муниципаль районы башлыгы Халит Сөләйманов; Түбән Новгород өлкәсе татар Конгрессы рәисе Гаяр Хасяновларга Рөстәм Миңнеханов Тататарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә менә Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов; Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов  шундый ук Рәхмәт хатын Түбән Новгород өлкәсе губернаторы кулыннан алды. Ничек кенә әйтсәк тә бу эшнең чишмә башы Рифат Фәттаховка барып тоташа икән. “Рифат Әхмәт улының инициативасы белән башланып китте бу эш,- ди әнә Кызыл Октябрь  районы башлыгы Халит Сөләйманов та. Ә Рифат әфәнде үзе исә һәйкәл торгызуга фәлсәфи якын килә һәм әлеге гамәлне ике төбәк лидереның уртак проекты дип атый.
 
- Һәйкәл ул милли хәтер дигән сүз. Милли хәтер ул милли үзаңның нигезе дигән сүз. Милли үзаң ул милләтне саклау, үстерү дигән сүз. Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев кебек олы затларга Ниҗгар җирердә һәйкәл ачу идеясен беренчеләрдән булып Рөстәм Миңнеханов күтәреп алды.  Һәм матди һәм әхлаки, һәм сәяси ярдәм күрсәтте. Бу тәкъдимгә безнең губернатор да шуның белән үк җавап бирде. Хәтер, мәдәният төшенчәсенең милли, төбәк чикләре юк.  Болар гомум кешелек төшенчәләре,- ди Рифат әфәнде  һәм Нижгар татарларының Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе буларак Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек якташларының, истәлеген мәңгеләштерүдә Татарстан республикасында башкарылган эшләр өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен  белдерде. Ә Нижгар җирендә бу инде бөек татар җырчыларын шушы дәрәҗәдә олылауның икенче очрагы. 2008 елда Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулу уңаеннан Актук авылында җырчыга атап һәйкәл ачылган  иде.  Тимерне кызуында сугарга өйрәнергә була нижгарлардан. Сынчы Рада Нигъмәтуллинаның еллар буе заводтан чыга алмый яткан Сара Садыйкова һәйкәлен күздә тотып әйтү инде монысын. Ул эшне дә Рифат әфәнде кебек хәрәкәткә китерүче “мотор” булса иде.
 
Халидә Бигичева, җырчы:
 
- Бу урын безнең өчен һәрвакыт изге булачак. Бүгенге көннең  кадере вакыт үткән саен артачак әле. Бирегә барлык туганнар белән бергәләп җыелып килдек. Һәйкәл янына яңадан да килеп, бәйрәмнәр үткәрсәк матур булыр иде. Хәзер балаларга әйтәбез инде: “Оныкларны китерергә урын бар”,- диеп.  Үзем исә Хәйдәр абыемның репертуарындагы  җырларны бик яратам. Концертларымда аның җырлары тулы бер блокны тәшкил итә. Хәзер инде  “Калды синең моңнарың” дигән җыр да өстәлде... Элгәре абыебыз гастрольләрдә булганда без бер уй белән яшәдек: килер бер көн, картлыкта иркенләп бергә-бергә җыелышырбыз, утырырбыз, күңелдә җыелганны туйганчы сөйләшербез дип...  Безгә бу язмаган булып чыкты. Без аны туйганчы күрә дә алмадык.  Андый кешеләр кыска вакытка гына киләдер. Анда да сайрый торган кошкай кирәкткер дибез... Ул минем төшләргә нндидер яңадан-яңа җырлары белән керә. Җырлый. Мин әйтәм: “Хәйдәр абый, ашыкма әле,  сеңлеләремә шалтыратыйм, алар да тыңласын димен. Ул әйтә: “Алар бит ышанмас, син тыңлатсаң да”,- ди.  Ул мин төшәремдә ишеткән җырлар булырмы, туармы икән бу дәньяда? Белмим. Сагынабыз. Әле авылда яңа йорт төзедек. Кичә генә туганнар белән елашып искә алдык. Авылда без  хәзер 26 кеше. Барыбыз да җәй айларына дип кайттык. Хәйдәр абыебызның үз өе дип, авылдагы иске йортыбызны саклап калырга тырышабыз.
 
...Кечкенә чагында өйдәге чаршауларны сәхнә пәрдәсе итеп,  кулларыбызга микрофонга ошатып ни дә булса тотып, бер-беребезне: хәзер Татарстанның атканган артисты Хәйдәр, Халидә җырлый дип игълан итә идек. Шунда олылар да җыела иде. Эшләре юкмы соң, безне тыңлыйлар , дип шакката идек. Җырны башлап китү авыррак булса да, Хәйдәр абыем җырлап китсә, аны туктату кыен иде. Әхмәт абыем җыр  башлап җибәрергә кыюрак иде.  Ул башлый да йөгереп чыгып китә торган иде. Хәйдәр абыемның хәтере бик яхшы иде. Радиодан бер генә ишетеп ала да, артыннан ук җырлый иде. Кайчагында сөйләшкәндә дә моңга салып сөйләшә идек...
 
Илһам Вәлиев, Екатеринбург опера театры салисты:
 
- Бу ике шәхеснең уртаклыклары күп. Әйтик, “Батырҗан” ариясен, Рәшит абый да, Хәйдәр абый да җырлаган. Үлемсез җырлар...Бүген мин “Батырҗан”ны җырлап торам, бер якта апалар, икенче якта абыйлар кушылып җырлый. Искиткеч! Ваһапов фестивале уңаеннан әйтер сүзем дә бар. Әлеге проектның җитәкчесе Рифат Фәттаховны бик батыр кеше дип саныйм. Бүгенге көндә җыр сәнгатенең халәте бик борчый үземне. Русча әйткәндә “выскачкалар” бик күп. Үзебезнең татар телендә җырлыйлар бит дип, бер яктан табын җырчылары белән дә килешергә буладыр. Әмма бит сыйфат та юк, көй дә юк. Көй дә хәзер татар көенә охшамаган. Ул әллә нәрсә. Мәхәббәт дигән төшенчәне дә примитив, рядовой бер нәрсә иттеләр бит. Монда да шул. “Исәнмесез”, дигәндәге итагать тә юк. Ваһапов фестивале яшь җырчыларны чыгара.  Бу бездә сыйфатлы җырчылар, дәвамчылар әле бар икән дигәнне курсәтеп тора. Менә безнең база нинди дип, күрсәтә фестиваль. Ул бик зур эш алып бара. Бүген аралап чын сәнгатебезне курсәтү бик зур батырлык. Мөфтәдин Гыйләҗев атлы һәвәскәр композиторыбыз бар Башкортстанда. Хәзер ул 70 тән өстә инде. Аннан да сорадылар: бүгенге сәхнәне ничек бәяләр идегез, дип. “Бүгенге сәхнә көтүчесез калган уҗым басуы. Анда нинди генә “хайван” юк”,- диде ул.  Минем беркемне дә җәберләп, кимсетеп әйтәсем килми: анда, әлбәттә, яхшысы да, яманы да бар.  Ваһапов фестивале исә шуннан яхшысын аралап ала.
 
 Рамил Курамшин:
 
- Мин элек зур җырчылар Казанда гына туа дип уйлый идем. Бер заман ишетәм Рәшит Ваһапов үз авылында бушка концерт куйган! Мондый сүз телефонсыз тарала. Бу бит әле микрофоннар да юк заман. Берсендә мин дә кердем Рәшит абый концертына. Аны радиодан ишеткән бар. Шулмы соң бу дип, күземне йомып тыңлаганым бик истә калган.
 
Өммегөлсем Фәйзрахманова:
 
- Бу бәйрәм буласын ишеткәч, бүген йоклый да алмадым. Йокым качты. Рәшит абый минем әти белән бергә Кызыл Октябрьдә башлангыч мәктәптә укыттылар, икесе дә бер елгылар иде. Август коеференциясе вакытында Рәхимов Хәмзә исемле бер укытучы тора да: “Бу залда мулла малае бар. Ул чыгып китмичә коференцияне башламаска”,-ди. Шул  көннән Рәшит абый Казанга китә. Әтиемне дә халык дошманы ясап, ун елга утырттылар.
 
Хәйдәр дә бик якын кеше. Алар концертлар белән кайтканда, баянчы киявем Харис Нигмәтҗанов белән гел миндә куна торган иделәр.  Ашка батыр, яхшы күңелле кеше иде Хәйдәр. Бик юксынам шул көннәрне хәзер.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»