поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
25.07.2016 Хәйрия

Тимурга үз исемен ишетергә ярдәм итик

Казанда яшәүче 5 яшьлек Тимур чишмә агышын, кошлар тавышын, әти-әнисенең матур сүзләрен иштеүдән мәхрүм. Аның туганда ук колаклары булмаган. Мондый авыру 10 мең очракка бер генә тапкыр очрый икән. Өстәвенә колак пәрдәсе дә юк, ишетү каналларының да үсеше туктап калган. “Баланы тапканнан соң, акушер ханымның сүзләрен ишет­кәч, югалып калдым. “Сезнең балагызның колаклары юк бит”, – ди ул. Нишләргә дә белмәдем. Бер мәлгә телсез дә калдым”, – дип искә ала малайның әнисе Ирина.

Тора-бара ул баласының башка сабыйлар төсле түгел икәненә ияләшә. Әмма тик утырырга да ярамый. Баласы бераз үсә төшкәч, Ирина табиблар эзли башлый. Әмма Казан хаста­ханәләрендә өметләндерүче табылмый. “Тимурга биш яшь тулмыйча берни эшли алмыйбыз, диделәр. Ишетү функциясе тулысынча шул вакытта формалашып бетә. Бары шуннан соң гына протез ясау турында сөйләшергә мөмкин булачак икән”, – дип сөйли Ирина. Улының бөтенләй ишетмәвенә йөрәге әрни аның. Балалар бакчасына йөрсә дә, ишетмәве аркасында, Тимурның яшьтәшләреннән шактый калышуы да тынгы бирми. Үзе улы белән уртак тел таба ала. Әмма малайга тирә-яктагылар белән дә аралашырга кирәк бит.
 
Хәзерге вакытта Тимур колак аппараты киеп йөрергә мәҗбүр. Әмма табиблар сайлаган аппарат малайга килешеп бетмәгән. Сабый аны бары тик 15-20 минутка гына кия ала икән. “Бу аппарат балага уңайсыз булып чыкты. Ул аны кигәч тә, берәр хәрәкәт ясауга ук, ниндидер тавыш ишетелә башлый. Шуннан соң Тимур салдыруыбызны сорый. Ияләнеп бетә алмады. Шуннан соң тагын эзләнүгә керештем, – ди әнисе. –  Россиядә безнеке төсле авыруларга операция ясыйлар икән. Әмма нәтиҗәсе бик үк уңышлы булмаска да мөмкин, диләр. Беркем дә гарантия бирә алмый. Инде өметем өзелде дигәндә, телевизордан улымдагы кебек авырудан интеккән кечкенә малайны күрсәттеләр. Ваня иде аның исеме. Аңа бер фонд булышып, чит ил клиникасында колагына операция ясатканнар. Малай ишетә башлаган. Хәтта  матур итеп колак та ясап куйганнар”, – ди Ирина.
 
Ваняга ярдәм иткән клиника табибларын эзләп таба ул. Алар Тимурга да операция ясарга әзер. Әмма моның өчен зур чыгымнар кирәк. Сабыеның башка балалар кебек булуын теләгән ана мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. “Чит ил клиникасында дәвалану һәм операция ясау өчен бик күп акча кирәк булачак. Сабыйның колаклары ишетмәгәч, башка органнарына да зыян килә. Аның үсеше тоткарлана. Улымның ишетүен бик тә телим. Җир йөзендә ярдәм итә алырлык кешеләр бик күп.  Балама булышачакларына  бик ышанам”, – ди Ирина.
 
Тимурга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Билайн 8 (960) 05 49 763
Карта Сбербанка MasterCard
5469  6200 1866  1239
ИРИНА НАСЫРОВА 
срок действия 06/19

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы