|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2016 Криминал
Бавариядә көчле шартлау: 12 кеше яраланган (ВИДЕО)Бүген төнлә Бавариянең Ансбах шәһәрендә - Ansbach Open музыка фестивале үткән урын янәшәсендә көчле шартлау булган. Бу вакытта фестивальгә 2,5 мең тамашачы җыелуы билгеле. Полиция мәгълүматлары буенча, ресторанда яңгыраган шартлау нәтиҗәсендә 12 кеше зыян күргән, берсе һәлак булган.
Соңгы мәгълүмат буенча, шартлау җайланмасы аркасына рюкзак аскан кешедә булган. Әлегә аның кем булуы билгесез. Полиция моның теракт булуын кире какмый. Тикшерү эшләре дәвам итә, дип яза ren.tv.
--- |
Иң күп укылган
|