|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2016 Милләт
Тәбрис Яруллин: "Ике-өч тел белмәсәң булмый"Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел 4-7 августта узачак. Хәзерге вакытта мәш килеп аңа әзерлек эше бара. Казан 30 илдән, 60 төбәктән 800дән артык кунакны көтә. Яшьләр татарга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып хәл итәчәк. Вакыт бик тыгыз булуга карамастан, алар Иннополис белән Кырлайга да сәфәр кылачак. Татарлар күпләп җыелган форсаттан файдаланып, татар альтернатив музыка концерты да оештырылачак, шулай ук форум делегатлары Казан халкы үз итеп өлгергән “Печән базары” чарасында катнаша алачак. Унике ел дәвамында эшчәнлек алып баручы форумда быел яңа рәис тә, шура да сайланачак. Кем булачак ул – әлегә билгесез. Оешманың гамәлдәге җитәкчесе Тәбрис Яруллин белән татарның авырткан сөяленә басып, кайбер мәсьәләләрне ничек чишеп булуы хакында сөйләштек.
– Тәбрис, Татарстанда ике дәүләт теле, әмма татар теле барыбер аксый. Икетеллелекнең гамәлдә булмавында кем гаепле?
– Гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Проблема бар икән, аны хәл итәрлек юллар, мөмкинлекләр табу юнәлешендә эшләргә кирәк. Беренчедән, кешеләрнең күпчелеге икетеллелекнең өстенлеген, аның мөһимлеген җитәрлек дәрәҗәдә аңламый, белми. Татар теле нигә кирәк, уңышсыз яки күп укыталар, риза түгелбез, элмә такталарда татарча да язарга кирәк идеме, кем укый аны, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бу – түбән дәрәҗәдә фикерләү. Ике яки өчтеллелек чит илдә – гадәти күренеш. Күптән түгел Исландиядә чукракларның куллар ишарәсе белән сөйләшүен дәүләт теле дип канунга керттеләр. 20 ел дәвамында бу юнәлештә эшләп, үзләренекенә ирешкәннәр.
Россиядә дә икетеллелек норма булырга тиеш. Бер телле төбәкләр юк диярлек. Каталоннарны испан телен белми дип әйтмиләр. Алар аны бик яхшы белә. Канаданың Квебек төбәгендә барлык французлар инглиз телен белә. Ләкин алар инглизчә белә дип, француз телен читләштермиләр. Алар барыбер белә, аңлый дип төшереп калдырмыйлар. Татарстан – зур чаралар уздыра, амбициоз проектларны ерып чыга торган алдынгы республика. Булдыклы кешеләр без. Әмма безнең уникаль якларыбыз моның белән генә чикләнми. Безнең ике телне бертигез белүебез, аны көндәлек тормышта куллануыбыз, ике мәдәниятне дә үз итүебез – безнең үзенчәлек.
– Нишләргә?
– Татар телен өйрәнү авыр дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Әмма бу бер татар теленә генә кагылмый. 11 ел дәвамында урыс телен дә укыйлар. Ә аны камил белүчеләр күпме? Инглиз телен су урынына эчәбез дип мактана алмыйбыз. Урамда туктат берәрсен, бик сирәкләре генә инглизчә җавап бирә алачак. Татар теле авыр үзләштерелә дигән фикерләүдән арынырга кирәк, аны матбугатта да артык күп чәйнибез. Ә менә икетеллелекнең өстенлекләрен бертуктаусыз сөйләү, аңлату, аны популярлаштыру эше авыррак бара. Икетеллелек – XXI гасырның иң алдынгы күрсәткечләрнең берсе. Заман кешесе буласыгыз килсә, кимендә ике-өч тел белү кирәк.
Икетеллелекнең өстенлеген түрәләр дә аңларга тиеш. Ихтыяр көчен эшкә җигеп, нинди генә чаралар узмасын, аларның ике телдә баруын оештырырга тиеш. Элмә такталар бар икән, ике тел дә бертигез кулланылсын. Гомумән, дәүләт эшенә алынган түрәләр ике дәүләт телен дә камил белергә тиеш. Белми икән, юллар ябык! Татар телен үзләштерү өчен мотивация кирәк. Ике телле белгечкә күбрәк акча түләү булмаса да, аны кадерләү, зурлау өчен мең төрле ысул табып була. Ике телне дә камил белүчеләргә үзгә мөнәсәбәт булуын күреп, башкалар да аның кебек булырга омтылыр. Тел дигәндә дәүләтнең катгый принципиаль карашы булсын иде ул. Моңа ирешү өчен берничә этапны узарга кирәк булыр.
– Телгә карата караш начарая барганда, кызыксыну, эшләргә теләк уяту авыррак булыр дип уйламыйсыңмы? Милләт бетә дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Яшьләрдә милли, тарихи үзаң ни дәрәҗәдә?
– Урыс кешеләре арасында татар телен белүчеләр статистикасын карадым. 40 яшьтән өлкәнрәкләр татарча сөйләшә белми, бик аз проценты гына белә. Әмма яңа буында татар теленә караш бик уңай. Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты татарча яхшы беләм дип җаваплаган, 5 процентының камил сөйләшүе ачыкланган. Яңа буын кешеләрендә комплекслар юк, алар ачык, күп тел белү көндәшлеккә бирешмәүнең яхшы ысулы икәнне аңлый.
Милләткә караш дигәннән, әйе, бүгенге яшьләрдә индивидуализм көчле. Әмма шул ук вакытта, мин башкалардан нәрсә белән аерылам, дигән караш бар. Мин үзгә, чөнки мин – татар, мин – бай мәдәниятле, тарихлы милләт вәкиле, бу миңа ярдәм итәчәк, дигән караш бар. 1990 нчы елларда милли мәктәпләрдә белем алган, демократия шартларында формалашкан кызлар-егетләрдә татарлыктан кимсенү юк. Уйлап карагыз: Пермьдә “Әкият” исемле бренд популярлашып килә. Бер татар кызы милли дизайнлы күлмәкләр тегеп сата. Пермь – урыс шәһәре. Анда Казандагы кебек миллилек белән кызыксынган аудитория юк. Әмма татар кызын бу бер дә аптыратмый, үзенә ошаган татар бизәкле киемнәр башкаларга да ошар дип бизнес корып ята. Тагын кемдә бар мондый милли психология?!
Тарихка килгәндә, татар тарихын ябырылып өйрәнү юк. Әмма бу татарга гына карамый бит. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты татарларның килеп чыгышы турында видеоролик чыгарды. Аны Фэйсбукка куйдык, бер атна эчендә 10 мең кеше караган. Минемчә, бу – яхшы күрсәткеч. Әмма тарихи үзаңны көчәйтергә кирәк. Мәктәпләрдә татар тарихы укытылмый. Шуңа күрә тарихны өйрәнсеннәр, кызыксынсыннар өчен төрле чаралар күрелергә тиеш.
– Соңгы елларда татар теле өйдә, гаиләдә өйрәнелсә, шул җитә дигән фикерләр ешрак яңгырый башлады, ягъни җаваплылык ата-аналар җилкәсенә шудырып төшерелә. Кемдер мәктәпләргә сылтый, дәүләт оештырсын, ди. Син нинди фикердә?
– Телне үзләштерүдә гаилә бик зур роль уйный, әмма татар телен өйрәнүне гел гаиләгә генә сылтап калдыру дөрес түгел. Гаилә генә саклап кала алса иде ул! Татар теле әти-әни, әби-бабай белән генә түгел, яшьтәшләр белән аралашу теле дә булырга тиеш. Мәктәп татар теле өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшерсә, анда татар теле дәресләре кыскарса, тәрбия үзгә телдә барса, берничә елдан соң татар әдәбияты тәрҗемә хәлендә генә калырга мөмкин. Татар исемле урыс телендә иҗат итүче язучылар гына булу перспективасы мине куркыта. Безгә бу кирәкме?
Кызганыч, никадәр мөмкинлекләр була торып, без Казанда бер генә татар элитар мәктәбен дә булдырмадык. Казан үзәгендә матур биналы, заман белән бергә атлаган коллективлы, милли элитаны әзерли торган уку йорты булмау күңелне кыра. БДИны бары тик урыс телендә генә тапшырырга дигән канун да безне артка өстери. БДИны урыс телендә генә бирдертү – милли дискриминация. Чеп-чи татар мәктәпләре дә урысчага әйләнеп бара. Иҗтимагый оешмалар да, дәүләт тә аңа каршы тора алмады, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәгә чыгарып фикер алышуны оештырып, канунны гамәлдән чыгаруга ирешә алмадык. Татар телендә югары белем ала алмау да – зур кимчелегебез.
Милли университет турында да күп бәхәсләр бара, ул кирәк. Бездә, татар яшьләре кулында әле нинди мөмкинлекләр бар, шуны кулланырга тырышабыз. Мәсәлән, без берничә тапкыр ачык лекция оештырдык. Ачык милли университет турында уйланабыз, әлегә ул концепция рәвешендә яши. “Акыл фабрикасы” проекты уңышлы эшләп китте. Хәзерге вакытта ул Казанда уза, берсен Әстерханга барып оештырдык. Менә аны киңәйтеп була. Онлайн яки дистанцион режимда уздырып, аерым белгечлекләр буенча квалификацияне арттыруны оештырырга мөмкин. Виртуаль милли университет хыялда бар, аны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.
– Тәбрис, яшьләр форумы ике елга бер җыелып тора. Һәрвакыт делегатлар күп килә, фикер алышалар, планнар төзиләр, резолюцияләр кабул итәләр, күңел ачалар да таралышалар... Әле сездән башка Казанда аерым татар дин әһелләре дә, хатын-кызлар да, эшмәкәрләр дә җыелыша. Интернет заманында мондый формат искермәдеме?
– Интернет заманасы булса да, кешеләрнең очрашуы барыбер актуаль. Дөнья практикасында да шулай, бездә дә шул. Ике елга икътисадый форумнар уза. Бу бит – глобаль очрашулар. Соңгы арада networking форматы киң таралган. Бу – кешеләрнең бер мәйданда очрашып, горизонталь аралашуы. Шушында кешеләр таныша, визит карточкаларын алыша, уртак проектлары турында фикерләшә. Безнең җыеннарга килгән кешеләр кимендә яңа идеяләр белән яна, аларны тормышка ашырырга дәрте уянса, бу да зур эш булачак.
Безнең пленар утырышлар да озын-озак хисапка корылмаган. Секцияләр утырышлары да “Акыл фабрикасы” форматында уза. Читтән килүчеләрнең, гадәттә, башкарган эшләре белән мактанасы килә, әмма барысына да сүз бирү мөмкин түгел. Шуңа күрә без форум вакытында проектлар сессиясен булдырдык. Бу дөнья күләмендә эшләнә, заманча тренд. Россия яшьләренең мондый алымны куллануын ишеткәнем булмады. Татарлар – беренче. Менә бу искергәнме, юкмы – әйт инде?!
Дөньяда нинди кызыклы форматлар, проектлар бар, без бүген шуларны кулланырга, эшкә җигәргә тиеш. Форматы заманча булган чараларны татарча кызыклы итеп эшләргә кирәк. Соңгы вакытта мин еш кына кабатларга яраткан сүзләр – татарчаны актуальләштерегез, һәр актуаль әйберне татарчалаштырыгыз!
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|