поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2016 Шоу-бизнес

Резидә Шәрәфиева файдалы, уникаль рецептлар тәкъдим итә

Җәй – рәхәтләнеп ял итү чоры белән бергә кышка запас әзерләп калдыру вакыты да әле ул. Болыннарда хуш исле җиләк, үлән, чәчәк исләренә исер-исерә – җиләкләр, бакчаларда чия, карлыган, крыжовник, алма, кура җиләге җыюлар. Аннан соң телеңне йотарлык төрле кайнатмалар кайнату, компотлар ябу, джемнар ясау, җиләк-җимешләрне туңдыргычка катырып куюлар дисеңме...

Ялы да, эше дә җитәрлек, кыскасы! Татарстанның атказанган артисты Резидә апа Шәрәфиеваның да бик моңлы җырчы гына түгел, ә бик уңган остабикә икәнен дә беләбез. Менә шуңа күрә дә бу көннәрдә талантлы җырчыбызның эше тыгыздыр дип, аңа шалтыратып, хәлен белергә булдык. Ә ул безнең белән үзенең бик кызыклы рецептлары белән уртаклашты.

– Ооо, чыннан да “урак өсте” бездә! – дигән һәрвакыттагыча шат һәм ачык тавышы ишетелде Резидә апаның. – Мәш киләбез! Үзебезнең бакчабыз булмаса да, сеңлемнең дә, әниләрнең дә бакчаларында җиләк-җимеш бик уңды быел! Урман җиләге дә күп булды бит. Уразада килеш, берне дә авызга капмыйча, өч көн рәттән унышар литр җиләк җыеп рәхәтләндем. Сеңлемнең чиясе бик уңды. Компот ябарга бер дә яратмыйм мин, бөтен җиләк-җимешне шул килеш туңдыргычка гына тутырам да, кыш көне шуларны кайнатып, компот эчәбез. Кайнатма да кайнатмыйм. Блендер белән болгатам да, сөттән бушаган шешәләргә тутырып, шулай ук туңдыргычта саклыйм. Кышка салатлар ясарга иртәрәк әле, ә менә кыяр тозлый башладык инде.

Резидә ханымның әнисе Рәйхана апа да бик уңган хуҗабикә икән. Хәер, алма агачыннан ерак төшмәгән инде!

– Әнигә 70 яшь булуына карамастан, без кайтуга җиләк-җимешләрне җыеп, әзерләп куя. Урманга да бик еш барабыз без. Әнинең телне йотарлык тәмле җиләк-җимеш “ассорти”ен “Шәһри Казан” газетасы укучылары белән дә уртаклашыйм әле. Ул крыжовник, ирга, кура җиләге, карлыганны барысын бергә блендерда изә дә, чама белән генә шикәр комы салып, туңдыргычка куя. Бик тәмле, куе кайнатма килеп чыга!

Җиләк-җимештән тыш, төрле-төрле файдалы үләннәр дә җыярга ярата икән җырчы. Бик файдалы, аеруча организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә торган гадәти булмаган рецептын безгә дә әйтте ул.

– Әрекмәннең яфракларын, сабакларын яхшылап юасыз да, иттаркыч аша чыгарасыз. Куе масса хасил була. Шуны марля аша сөзеп, согын гына файдаланасыз. Әлеге файдалы сыеклыкны бер стакан суга бер аш калагы салып эчәсез. Көнгә өч тапкыр эчегез. Иртән ач карынга эчәргә кирәк. Бөтен туганнарыма, якыннарыма шуны эчерәм. Балаларга күп бирергә кирәми. Берничә тамчы да җитә, – диде дә, “менә әле дә авылга ашыгам, җыясы җиләкләр бар, эшләр көтә!” – дип телефон трубкасын куйды Резидә апа.
 


---
Шәһри Казан
№ --- | 24.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»