|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2016 Криминал
Татарстанда исерек йөртүчене машинасына 10 тапкыр атып кына туктата алганнар (ВИДЕО)Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләренең әмеренә буйсынмаган машина йөртүчене шәһәр һәм район буйлап ике сәгатькә якын куып йөрергә туры килгән. Качкын артыннан Юл-патруль хезмәтенең 4 экипажы куалаган. Гадәттән тыш хәл чәршәмбе кич теркәлгән. Руль артындагы кешенең бик үк аек булмавына шикләнеп, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны туктатырга була. Ахыр чиктә алар хаклы булып чыга: машина белән йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, моңа өстәп ул көнне дә исерек булган ир-ат идарә иткәнлеге ачыклана. "Шуңа күрә качтым да", – дип аңлатма биргән ул үз гамәлләренә.
Кагыйдә бозучы машина йөртүчене 1,5 сәгать куып йөргәннән соң кырда кулга төшерәләр. Анысын да ун тапкыр атканнан соң гына.
Тулырак җирле телевидение әзерләгән видеоязмадан карый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|