|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2016 Җәмгыять
Нижгар якларында туган телебезне саклау өчен көрәшүче "гөлле нурлы" Гөлнур турындаГөлнур ханым Мангушева (кыз фамилиясе Фазлыева, фотода сулда) Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Камка авылында яши. 38 ел бергә гомер иткән пар канаты Рәшит белән ул һәм кыз үстереп очырдылар. Хәзер инде эреле-ваклы 5 оныкларына әби-бабай алар. Гөлнур ханым 40 елдан артык стажлы укытучы. Яраткан шөгыле – татар халык иҗаты – фольклор. Төп һөнәре буенча да, фольклор буенча да бихисап рәхмәт хатлары, мактау грамоталары иясе ул. Агымдагы 2016 елда өлкә “Туган як” газетасының “Ел хатын-кызы” исеме дә аңа бирелде. Бу исемгә ул чын-чынлап лаек, чөнки нигә генә тотынмасын, һәр эшне үзен күрсәтер өчен түгел, яратып, кирәк дип табып башкара. Эчкерсез, яхшылыкларны бурычка эшләми торган кеше, һәр сүзен үлчәп сөйли белә, акыллы, тыйнак, сабыр. Сабырлыкны инде Ходай аңа жәлләмичә биргән. Бер генә мисал: хәзер бакый дөньяга күчкән каен әтисе һәм каен әнисенә каршы сүз дә әйтмичә, аларны хөрмәт итеп яшәде. Картлар мәңгелек йортларына киленнәренә рәхмәт әйтеп күчтеләр. Мәктәп коллективында, районда, авылда авторитеты зур. Авыл халкы Гөлнур ханымны белемле, балаларга карата таләпчән һәм шул ук вакытта миһербанлы укытучы буларак кына түгел, чит-ят җирдән килеп, Камканы төбе-тамыры белән үз иткәне өчен дә ярата һәм ихтирам итә.
Чит-ят дигәнем, Татарстанның Биектау районы Яңа авыл авылында Гөлнур 1955 елда дөньяга килә. Әтисе Тимергали абзый, әнисе Сәлимә апа канаты астында эшкә өйрәнеп, мәктәптә яхшы укып буй җиткәч, күңелендә күптән оялаган хыялы аны Арча педагогия көллиятенә чакыра.
Ә Нижгар якларына шушы уку йортын тәмамлагач, 1975 елда аяк баса Гөлнур. Аларга, бик яхшы укыган бер төркем студентларга, эш урынын үзләре сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Әлбәттә, якынрак җиргә төпләнәселәре килә инде кызларның. Сораша-сораша Сергач районы Камка авылын сайлыйлар: тимер юл бар монда, поездлар да туктала, димәк, әти-әниләргә барып килү башка авылларга караганда күпкә җиңелрәк булачак.
Беренче тапкыр Камка мәктәбе белән танышуын Гөлнур ханым елмаеп-көлеп искә төшерә. Бигрәк кызык инде: “Беләсезме, ул вакытта мәктәпләр туп-тулы иде бит. Эшләп үскәнгәдер, физик яктан да балалар көчле иде. Мин иң әүвәле 9-10 классларда рус теле укытырга тиеш идем. Мәктәпкә килеп, кара чәчле, кара күзле зур-зур егетләрне күргәч, каушап калдым. Директорга кердем дә: “Мин куркам, кечерәк классларны бирмәссезме?” – дидем. Шуннан соң бер укытучы алмашты минем белән: миңа башлангыч классларны бирде, үзе өлкәннәрне алды. Рәхмәт яусын!”
Башлангычларны Гөлнур ханым 10 ел укыта, шушы еллар эчендә институт тәмамлый. Аннан инде бераз көч алгач, тәҗрибә туплагач, өлкәнрәкләргә рус теленнән һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. Шул ук вакытта хезмәттәшләре һәм укучылар белән даими рәвештә класстан тыш эшләрдә актив катнаша. Күпме концертлар, спектакльләр куялар алар! Татарстаннан бергә килгән һәм хезмәт дәверендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Нурия ханым Сәинова белән аеруча да тыгыз аралашалар.
Өйдән-өйгә йөреп җыйган җирле материаллар кулланып уздырылган чаралар бихисап. Күпме уеннарны, җырларны, әйтемнәрне саклап калды Гөлнур. Авыз иҗатын гына түгел, кулына эләккән элекке киемнәрне, йорт әйберләрен дә җыя бара ул. Еш кына миңа да шалтырата, сөйләшеп туялмыйбыз. Әле бер җыр, әле икенчене тапканын хәбәр итә. Яисә ниндидер бию хәрәкәтләрен күреп китәргә чакыра. Озак та үтми укучылары белән авыл клубында фольклор темага концерт куюларын белгертә. Ә балалар бик яратып катнашалар андый чараларда. Сәхнәгә ир балаларны чыгару бик җиңел түгел, ә Камкада егет булып җиткәннәр дә җырлый да, бии дә, спектакльләрдә дә уйный. Кызганычка каршы, укучыларның саны елдан-ел кими, әмма ләкин Гөлнур ханым традицияләрне дәвам итә, ничек тә җаен таба. Үз авылында да яз саен "Нәүрүз" бәйрәме уздыра, районда инде алты ел дәвамында гөрләгән "Җәясу" татар фольклоры фестиваленә дә менә дигән номерлар әзерләп китерә. Быел ул җитәкләгән "Зимцәцәк" фольклор төркеме кызыклы уеннар белән генә түгел, борынгы эскизлар буенча тегелгән күлмәкләре белән дә гаҗәпләндерде.
Хәзер менә инде алтынчы ел Гөлнур ханым Мангушева татар теле һәм әдәбиятын укыта. "Алдагы елларда ана теленнән белем биргән укытучы пенсиягә җыенгач, татар теленнән дәресләр бирергә кеше табылмады. Менә шул сәбәпле, рус теле һәм әдәбиятын укыту буенча җыйган-туплаган хезмәтем шактый зур булса да, туган телемне саклау теләге белән, аны укытуга үзем күчтем. Әз генә булса да файдам тисен, дим. Телнең тәме балаларның канына, җанына сеңеп калсын, онытмасыннар. Фольклор белән шөгыльләнүләрем дә нәкъ шул нәрсә өчен куела торган хезмәт. Күпме хәзинәләребезне югалттык бит инде", - ди ул.
Гөлнур ханым татар тормышына, иҗат-сәнгатенә бар булмышы белән бирелгән. Татарстанда һәм безнең өлкәдә уздырыла торган төрле чараларда, семинарларда катнаша һәм кайберәүләр кебек йөреп кенә килми, күргән-белгәннәрен һәрчак үз эшендә куллана, башкаларга да җиткерергә ашыга. "Туган як" газетасы һәм Түбән Новгородта татар автономиясе чыгара торган "Нижгар татарлары" журналы белән тыгыз элемтәдә тора.
Мин бу язманы бик авыр яздым, Гөлнур ханымның эчке дөньясын дөрес күрсәтер өчен һаман-һаман нидер җитмәде. Ниһаять, күңелем язганымны кабул итте. Инде менә, хөрмәтле укучыларым, сезгә дә тәкъдим итәм. Гөлнурга, 38 ел бергә гомер итеп хатынының бөтен эшләрендә армый-талмый ярдәм итеп торган Рәшиткә, бала-оныкларына нык сәламәтлек, зур уңышлар теләп калам. Сез дә теләгез, чөнки андый фидакарь кешеләребез, кызганычка каршы, күп түгел шул. Халык иҗатының чишмәләрен нәкъ алар корытмый.
Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК, Сергач |
Иң күп укылган
|