поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2016 Мәдәният

Фән Вәлиәхмәтов белән “Кавказская пленница”дагы Шурик арасында нинди уртак охшашлык бар?

Фән Вәлиәхмәтов халык җырларын җырлап, көмеш телле тальян гармунын сыздырып уйный-уйный сәхнәгә килеп кергән чын мәгънәсендә зур артист. Гәүдәсе белән дә, тавышы белән дә сәхнәләрне тутыра ул. “Әрем исе, әрем тәме”, “Сарманай”, “Герман көе”, “Ак каеннар безне какмаслар” кебек халык яраткан җырларны сузып җибәргәндә күңелләрдә татарларның шушындый алыптай ирләре, талантлы җырчылары булуы, шулар булганга халкыбыз моңнары гасырларда яшәве белән горурлана башлыйсың.

Менә быелгы Самара Сабан туенда янымда утыручы ак яулыклы бер апа: “Мин бүген Сабан туена Фән Вәлиәхмәтовның килүен ишетеп бик шатландым һәм махсус аны тыңлар өчен килдем. Ә моңача оныгым Казаннан алып кайтып биргән кассетасын әйләндереп юанырга туры килә иде”, - дип сөйләп торган иде. Ялгыш сүз кушкан апа да аның “фанаткасы” булып чыккач, мәйданда андыйлар күптер дип уйлап, Фән Вәлиәхмәтовтан интервью алырга булдым.
 
- Сез гомер буе борынгы татар көйләрен җыеп, үзегез гармунда уйнап, үзегез җырлап, әле фестивальләр оештырып та яшисез. Кайчан һәм ничек яратып өлгердегез сез халык көйләрен?
- Мин Башкортстанның Шаран районындагы кечкенә генә авылда туып-үстем. Ул авыл юк инде хәзер. Элек тә зур түгел иде, ләкин 23 йортына  25 гармунчысы бар иде һәм шуларның барысы да берсен-берсе уздырып бабаларыбыздан килгән халык моңнарын суза, бию көйләрен сиптерә иделәр.
 
Ә радиодан ул вакытларда Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров көйләре агыла. Шундый мохитта үскән бала гармунчы булмый кем булсын инде?
 
- Профессиональ белемегез дә бармы?
- Уфа сәнгать училищесында төпле белем-тәрбия алганнан соң зур сәхнәгә Фәридә Кудашева чыгарды мине. Сигез ел буе аның белән бергә эшләп, аның сәнгать университетларын тәмамладым, дип әйтә алам. Җыр сүзләренең кайсысына басым ясарга, тавыш борылышлары аша җырның тирәнлеген ничек аңлатырга - барысына да өйрәтте ул мине. Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген дә бик яхшы билгеләренә тәмамларга насыйп булды.

- “Кавказская пленница” киносындагы Шурик кебек татар фольклорын, татар көйләрен авыллар буйлап җыеп йөрдегезме соң?
- Андый хәлләр дә булды. “Герман көе” җырын ишеткәнегез бар бит инде. Сүзләре тетрәндерә, әйеме? Аның сүзләре сугыш михнәтләрен татыган әби-бабайлардан җыелган сүзләр. Аларны мин үзем эшкәртеп сәхнәгә чыгардым.
 
Шул чакларда бер әби миңа: “Ирләребез сугышка киткәндә: ”Безнең авыл капкаларын, Ачык диеп япмагыз. Безнең газиз балаларны, Ятим диеп какмагыз”, - дип җырлап киткәннәр иде. Берсе дә кайтмадылар”, - дип сөйләгән иде. Шул сүзләр тәэсирендә туды бу җыр.
 
- Фән әфәнде, без сезне  Төбәкара “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” фестиваленең оештыручысы буларак та беләбез. Үзебезнең тәҗрибәгә таянып әйтә алам, авылларда гармунчылар бетеп бара. Әле 2000нче елларда гына Иске Ярмәк авылында гармун ясау остасы Гали Гәрәевка багышлап гөрләтеп “Уйнагыз, Гали гармуннары” фестивальләре оештырыла иде. Хәзер ул инде район күләмендә берничә елга бер мәртәбә генә уздырыла. Шул фестивальләргә кайткан саен гармунчыларыбызның азаюына, яшьләрнең гармун тотып сәхнәгә чыкмауларына борчылабыз. Татарстан, Башкортстан якларында андый проблема бармы?
- “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” фестивален ике мәртәбә генә үткәрдек әле. Нәрсәсе кызыклы - сезнең Шенталы районы, Татар Әбдекие авылыннан килгән Наил исемле егет быел беренче урынны алды. Шундый шатландым. “Рөстәм абыең Вәлиев кебек бул, улым!”, - дип үгет-нәсыйхәтләр бирдем үзенә.
 
Әйе, безгә алмашка килүче булырмы, дип борчылырга туры килә шул. Без, гармун уйнап үскән балалар, инде олыгаябыз, ә хәзерге балаларның башлары компьютердан чыкмый. Ә сәнгать бәйгесе әнә шундый талантларны барларга ярдәм итә.
 
- Без, Самара татарлары, Гали абый Гәрәев кебек гармун ясау остабыз булу, аның меңләгән гармуннарының бөтен дөньяга таралуы белән бик горурланабыз. Сез, профессионал буларак, аның гармуннарын ничегрәк бәяләр иде¬гез? Җитешсезлекләре бармы?
- Әлбәттә, хәзерге заман тальянкалары белән чагыштырып булмый аларны. Ләкин, заманына, тормыш шартларына караганда, Гали абый Гәрәев бик яхшы гармуннар ясаган. Алар бит әлегә кадәр халыкка хезмәт итә.
 
- Ә сез үзегез кем ясаган гармунда уйныйсыз?
- Җырчылар Салават, Хәния Фәрхи туып үскән Тәтешле районында яшәгән Зилияр Шакир улы Мохаяров ясап биргән гармунда уйныйм. Хәзер Казанда аның укучысы Айрат Харисов та яхшы гына гармуннар ясый. 

- Әйе, гармун ясау осталары, гармунчылар тарихка кереп баралар. Халкыбызның шушы иҗатын ничек тә булса саклап калып булырмы икән?
- Барысы да балачактан килә бит. Әгәр гаиләдә татар мохиты, татар җыры, татар гармуны хөкем сөрә икән, ул, һичшиксез, бала күңеленә кереп калачак. Менә фестивалебезгә Вятские Поляны авылыннан, Саратовтан килгән берничә кыз бала, сезнең Әбдекидән килгән Наил өздереп гармунда уйнадылар, җырладылар. Шулар инде безнең өметебез. Ә инде хәзерге гаиләләрдәге кебек һәрберсе үз гаджетында казына икән, андый бала үсеп җиткәч нәрсә буласын үзегез уйлагыз инде. Оясында ни күрсә, дигәндәй...
 
- Рәхмәт Фән әфәнде. Мин Сезгә озын иҗади гомер телим. Мөмкин кадәр күбрәк яшьләргә татар моңы, татар гармуны серләрен өйрәтеп калдырырга насыйп булсын.
 
Фотода Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ (уртада) Сабан туе кунаклары һәм гармунчылар арасында.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 22.07.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»