поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.09.2009 Җәмгыять

ТӨРМӘДӘ НИК ТӘРТИП ЮК?

Хәзер телевизорның кайсы каналын ачма – милиция, суд, бандит, адвокатлар... Кайчак җинаятьченең рәхәт тормышына көнләшеп, кызыгып та куясың. Совет чорында төшерелгән позитив, гап-гади фильмнарны кат-кат карыйсы килеп тора, ичмасам. Сагындыралар... Аларны әти-әнием дә көтеп ала, ул чорны күрмәгән яшь буынга да тансык. Ә бүгенге өч тиенлек сериаллармы? Туйдырды! Ул “Суд идет”, “Зал суда” ише тапшырулар – реаль тормыштан ерак ятучы фантазия җимеше. Чынлыкта хокук яклаучы һәм саклаучылар ничек эшләп ята икән? Адвокат Назим Сафин белән шул хакта сөйләштек.

– Телевизордан әкият күрсәтәләр, андагы судта артистлар уйный. Чынлыкта, кызганычка, Русия суд системасында гаепләү ягындагы үлчәү тәлинкәләре авыраеп тора. Безнең илдә судның гаепләнүчене аклавы бер процент та юк. Димәк, бер эләккәнсең икән, утырталар. Хәтта минем тәҗрибәдә дәлил җитмәгән очракта да гаепле дип таныганнары булды. Иң мөһиме – гаепләүче: “Мин эшләдем!” – дип бөтенесен үз өстенә алсын. Чагыштыру өчен Америкада җинаять эшенең 30 процент дәлиле җитмәсә, гаепләнүчене шунда ук җибәрәләр. Бер гаепсезне утыртканчы, йөз гаепле иректә йөрсен, диләр анда.

 

– Ләкин урысча әйтсәк, “собственное признание – царица доказательств”...

 

– Тикшерүче булып та эшләдем, андагы системаны беләм. Статистика, ачылган җинаятьләр саны өчен төрле ысуллар белән интектереп (мәсәлән, противогаз кидертеп, һава кертмичә тору һ.б. – Л.З.), гаепне танырга мәҗбүр итүче тикшерүчеләр бар. Әлбәттә, болай эшләргә ярамый. Һәр кеше үз киләчәге турында уйларга тиеш. “Мондый җәфа күргәнче утырып чыгам”, - дигән иде берәү. “Гаебен” таныды. Аннан кайткач, тиктомалга утыруыңны раслап кара син, әллә берәрсе ышанырмы?! “Кешесе булса, маддәсе табыла” дигән төрттереп шаяру да бар әле...

 

– Тикмәгә утырып, дөреслек еллар үткәч ачылган очраклар сезнең тәҗрибәдә булдымы?

 

– Мисал өчен, Кукмарадан биш егетне 5 елдан 10 елга чаклы хөкем иттеләр. Мин берсенең эшендә өлешчә катнашкан идем, ләкин берни эшләп булмады. Срокларын тутырып чыккач, гаепсез булулары ачыкланды. Чын җинаятьче рәхәтләнеп иректә йөри икән... Бу егетләр рухи зыянны каплату максатыннан, тагын суд юлын таптады. Биш ел төрмәдә гаепсезгә утырган өчен, дәүләт 300 мең сум бирде. Бүлеп карасак, бер ай рәшәткә арты – 5 мең сум дигән сүз! Бер акыллы кеше әйтмешли, хаклы булу гына аз, вакытында хаклы булырга кирәк. Миллионлаган репрессия корбаннары да Русия суд системасы турында күп нәрсә сөйли. Төрмәдә нигә тәртип юк? Чөнки аларның күбесе гаепсезгә утыра яки аларга башка җинаятьне такканнар. Ялгышларын аңлагач та чыгармыйлар. Дөрес хөкем итмәгән өчен җавап тоткан судьяны әлегә күргән юк.

 

– Җәмгыятьтә адвокат ул – бандитны, җинаятьчене яклаучы, дигән фикер формалашкан. Сезгә дә төрле кеше белән эшләргә туры килә, гаепсезгә тоткарланучыларны гына эзләп йөрмисез бит инде.

 

– Кешенең чыгырыннан чыккан чагы булырга мөмкин. Ә җинаять кылу өчен берничә секунд вакыт җитә. Соңыннан бик үкенсәң дә, артка юл юк. Адвокат - бандитны яклаучы, дип йөрүчеләр үзләре шундый авыр хәлгә юлыкмасын. Без булмасак, хокук саклаучылар кулына гына калырлар иде. Алар хөкеменә генә ышанып яшәүдән Алла сакласын! Икенче яктан, адвокат психолог та әле. Закон белән проблемасы килеп чыккан кешенең психологик халәтен күз алдына китерегез. Коточкыч авыр! Ә без аны тынычландырып, әкрен генә суд карарына әзерли башлыйбыз.

 

– Назим Әхмәтнурович, сез баш тарткан, алынмаган эшләр булгалыймы?

 

– Наркотиклар белән бәйле эшләргә алынасым килми. Чөнки бу җинаятьчелек аерым шәхесне генә түгел, җәмгыятьне үтерү өстендә эшли. Ләкин наркотикны кешенең кесәсенә, өенә, машинасына махсус ыргытып китү очраклары бар. Ул ысул бигрәк тә милли күтәрелеш чорында милли хәрәкәт вәкилләре эшчәнлеген туктату максатыннан кулланылган. Хакимиятнең көче азайган саен, репрессив функцияләре арта... Әгәр гаепләнүченең хаклы булуына иманым камил икән, наркотик белән тотылучыларны якларга алынам.

 

– Университет юрист һөнәре өчен кирәкле базаның күпме өлешен бирә?

 

–  Егерме процент чамасын. Теория белән практиканы берләштереп укыту җитми. Юрфакта укыганда, эш асылы аңлашылып бетми, ул тәҗрибә белән килә. Ләкин барыбер махсус белем, диплом кирәк. Хәзер һәр институтта диярлек юридик факультет ачтылар. Күпме диплом эшсез, тузан җыеп ята дигән сүз?! Бер вузның юридик факультетында укучы Киров өлкәсеннән килгән студент кыз мөрәҗәгать итте. Вакытында гариза язмау аркасында тулай торакта бүлмә бирмәгәннәр. Ә беренче елны шунда яшәгән, паспортында регистрациясе дә бар. Шул кызга бүлмә бирүләрен сорап, ә мин, үз чиратымда, студентларга практика белән ярдәм итәрмен, хезмәттәшлек итәрбез дип, деканга хат яздым. Декан: “Адвокатыгызга әйтегез: студентларны подъездга җибәрмибез. Хәзер адвокат конторалары урамдагы шәхси киосклар кадәр”, - дип борып чыгарган. Деканнарның белем һәм культура дәрәҗәсе менә нинди хәлдә!?

 

– Хәзерге вакытта адвокатлар арасында конкуренция көчле. Бәяләре дә бер чама түгел, аерма шактый зур – 200 мең сум сораучылар да бар. Араларында кешенең катлаулы ситуациясеннән файдаланып, ярыйсы гына акча эшләүчеләре дә җитәрлек. Кешегә яхшы адвокатны ничек танырга, кайсын сайларга?

 

– Килеп капкач, әтәч чукый башлагач кына, дөнья бетереп адвокат сайлаудан да начар әйбер юк. Тиз арада төпле, чын белгечне аерып алу авыр. Иң яхшысы – таныш, ышанычлы адвокатың һәрвакыт булсын. “Андый хәл миңа килмәячәк, эләкмәячәкмен”, – дияргә ярамый. Дөресен әйткәндә, арзанлы адвокат кыйммәткә төшә. Һәр адвокат үз хезмәтеннән, мөмкинлегеннән чыгып, гонорар хакын билгели. Үз эшемне югары бәялим. Шанс күпме икәнен, перспективасын әйтәм, алдамыйм. Гарантия бирергә хокукыбыз юк.

 

– Димәк, эләккән кешенең хәле мөшкелләнергә мөмкин. Хокук саклаучылар урамда юк-барга бәйләнмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

 

– Гап-гади кагыйдә: эчеп кайтма, кайтып эч! Милиционерлар да – фәрештә түгел, гади кешеләр. Өстәвенә, ришвәтчелек буенча беренче урында торалар. Беренче чиратта, кемнән ришвәт алып була? Исеректән. Җитмәсә, кыек сүз дә ычкындырса, бәхәсләшсә... Шуңа күрә теләсә кайда, теләсә кем белән эчеп йөрмичә, өйгә кайтуың хәерлерәк. Бәланең күбесе эчү аркасында килеп чыга.

 

– Халык хокук һәм бурычларын беләме?

 

– Юк диярлек. Халык законга ышанмый, аңа таянырга курка.

 

Коррупция белән көрәш чараларына юридик карашыгыз нинди?

 

– Коррупциянең нәрсә икәненә гади халык тизрәк төшенә. Әмма коррупция – тирәнрәк һәм күпкырлы төшенчә. Яңа закон буенча ул ришвәтчелеккә кайтып кала. Ныклап карасаң, илнең сәяси-хокукый системасыннан башлана. Мәсәлән, Русия Дәүләт Думасын формалаштырганда партияләр исемлегенә ничек эләгергә мөмкин? Әллә Татарстан парламентына депутатлар сайлаганда партия исемлегенә үз кешеләрен генә кертү юкмы? Хакимияткә килү юллары коррупцияләшкән икән, ул хакимият үзе нинди булырга тиеш? Халык хакимият өстеннән контрольдән читләштерелгән. Хәтта депутат сайлаганда үземнең тавыш белән ничек файдаланганнарын белә алмыйм. Кибеттә өч тиенлек товар алсам, миңа ул әйбернең исеме белән бәясе язылган чек бирәләр. Әмма сайлау комиссиясе минем таләп белән дә, кем өчен, кайсы партия өчен тавыш бирүемә белешмә бирми. Хәзерге дәүләт системасы коррупциянең иң чиктәге нәтиҗәсе белән көрәшә. Әгәр сәбәпләре белән көрәшсә, үз-үзе белән көрәшкән шикелле булыр иде.

 

– Дәүләт Думасы юридик хезмәткә адвокат монополиясе турындагы закон проекты әзерләде. Бу сезнең эшкә нинди үзгәрешләр кертәчәк?

 

– Адвокатларны болай да монополист дип атарга мөмкин. Чөнки җинаять эшен тикшерүгә алынырга, кешене якларга бары тик безнең генә хокук бар. Ләкин милек бүлү, фатир алу һ.б. шуның ише эшләрдә еш кына башка һөнәр ияләре дә очрый. Мәсәлән, физик, химик, тарихчылар. Мәктәпкә барасылары килмәгәч, институтта укыган фәнни коммунизмның кирәге калмагач, йә риэлторга әйләнәләр, йә гражданлык эшләре буенча йөриләр. Андыйлар, гадәттә, эшкә танышлары аша урнаша, юридик хезмәтне коммерция буларак кабул итә. “Адвокат-физик” – “слесарь-гинеколог” кебек яңгырый. Сәламәтлекне тарихчыга түгел, әлеге эшкә рөхсәте булган, белемле табибка тапшырасы килә бит. Адвокат монополиясе турындагы закон үз көченә кергәч, юридик хезмәтне адвокат, нотариус яки патентлы вәкил генә күрсәтә алачак.

 

– Адвокат эшенең төп уңышы – эләктереп алырлык факт табу һәм шуны судта оста итеп бәян итү. Килешәсезме?

 

– Әйе, ләкин ул ыргакны тотарга, дәлилләргә кирәк бит әле. Һәр кеше аңа үзенчә җавап эзли, төрле билгеләмә бирә. Хакыйкатьне табу – четерекле нәрсә. Юрист эшендә иң мөһиме – вакыт. Шаккаттырам дип ашыгырга да, соңга да калырга ярамый. “Көрәшкән кеше җиңелергә мөмкин генә, ә көрәшмәүчене – инде җиңелгән” дияргә була.

 

P.S. Сер түгел: адвокатларның хезмәт хакы бик әйбәт. Белгечләр фикеренчә, Русиядә юридик хезмәткә елына 2,5 млрд доллар акча тотыла. Русиядә якынча 100-300 мең юрист бар. Шуларның яртысы Мәскәү регионыннан.

 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 37 | 16.09.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»